Хөрмәтле театр сөюче дусларыбыз! Сезне 19 апрельдә Әнвәр Давыдов исемендәге Камышлы район мәдәният йортында булачак «Татарча өйләнү» исемле ике пәрдәлек комедиясен карарга чакырабыз.
Башлана 18.00 сәгатьтә. Билет бәясе — 50 сум.
«Татарча өйләнү» — Ркаил Зәйдулла тарафыннан иҗат ителгән ике пәрдәлек комедия. Аны беренчеләрдән булып Оренбург Татар драма театры сәхнәгә куйды. Бу әсәр «Яңа татар пьесасы – 2008» ярышында өченче урынны алды. Ул Рауль Мирхәйдәровның «Игълан аша танышу» хикәясенә нигезләнеп язылган.
Район мәдәният йорты һәм Камышлы татар халык театры.
Камышлы авылы.
Просмотров: 1227