Зирәк зиһенле Хәдичә апа

IMG_398720 апрельдә Елховка районының Мулла авылында туып-үскән Хәдичә Шаһит кызы ХИСАМЕТДИНОВАга 90 яшь тула

Зирәк акыл, ныклы исәнлек белән туксан яшькә җитү бәхете бөтен кешегә дә тәтеми. Ә бит апаның яшьлеге сугыш елларына туры килгән. Мулла авылы халкы, ачлыктан, кырда кышлаган башаклар җыеп, септик ангина белән авырып үлгәндә, Нураевларның күпбалалы гаиләсеннән бер мәет тә чыкмаган. “Әтиебез безгә башак җыярга рөхсәт итмәде. Урыс авылларына чыгып китеп, ялланып эшләсә эшләде, ә безне, җиде баласын, беркайчан да ач тотмады. Аннан ул йөк-йөк икмәк төяп кайта иде. Әти бит колхозга керергә теләмәде, единоличник булып йөрде. Шуңа да ачлык безнең өйне урап узгандыр. Дөрес, әтинең хуҗалыгы зур түгел иде — җәен сыерыбызны җигеп җир сөрде, кыш буе әниебез шул ук сыерны савып, безгә сөт эчерде. Бәлки шулай күп эшләп, авыр яшәгәнгә күрә дә безне Себергә җибәрмәгәннәрдер”.

Шулай да, сугыш вакытында Хә­дичәгә колхоз кырларында сабанчы булып эшләргә туры килә. Ә сугыш тәмамлангач, кыз мулла малае Сәлимгәрәй Фәләх улы Хисаметдиновка кияүгә чыга. “Яратышып озак йөр­дегезме соң?” — дигән соравыма: “Новочеркасск шәһәрендә хәрби хезмәт үткән егет ялга кайткан иде. Кызларның кич утырган җиренә килгәч, мине күреп алган. Берничә мәртәбә генә очрашканбыздыр. Сроктан тыш хезмәткә китәр алдыннан никах укыттык та икәүләшеп, кулга-кул тоты­нышып, хезмәт итәргә киттек. Анда мин дә тик тормадым. Әнием өйрәткән тегү һөнәре буенча эшкә урнаштым, шундук цех мастеры итеп куйдылар”.

Шулай да авыл кызы шәһәрдә озак яши алмый, биш елга сроктан тыш хезмәткә ялланган ирен авылга кайтырга әйди. Шулай, ел ярым вакыт хезмәт иткәннән соң, яшьләр авылга кайта. Сәлимгәрәй экономист, колхоз рәисе кебек җитәкче урыннарда эшләп, бер-бер артлы туган дүрт баласына — Хәмдия, Шамил, Наҗия, һәм Алиягә иркен булсын өчен, яңа өй салып керә. Ә Хәдичә районның Госстрах инспекторы булып эшкә урнаша, атна саен диярлек попутный маши­нага утырып, район үзә­генә отчетлар белән йөри.

“Мондый җаваплы эштә егерме ел буе ничек эшли алдыгыз?” — дип сораган идем, төпчек кызы Алия үзенчәлекле генә итеп җавап кайтарды: “Безнең әни ул зиһенле гаиләдән бит. Әнисе Камалия мәдрәсә тәмамлаган, әтисе дә бик грамоталы кеше булган. Шундый гаиләләрдә үскән балалар да башкалардан аерылып тора, башкача фикер йөртәләр алар. Аны хезмәткәрләре дә, җитәкчеләр дә, халык та ярата, хөрмәт итә иде. Әниебез Ленин исемендәге колхозда да эшләде бит әле. Ә кышкы озын төннәрдә мамык шәлләр бәйләп сата иде. Күзләрен бетереп, кызларына бирнә әзерләү өчен шулай акча эшләде ул”.

Менә хәзер аңлашылды инде: Хәм­дия һәм Наҗия повар-технологлар, Алия — өлкә ятим балалар үзәге директоры урынбасары, ә бердәнбер уллары Шамил — төзү институтын тәмамлаганнан соң, карьерасын гади төзүче буларак башлап җибәргән һәм профессиясенең иң югары баскычларына күтәрелгән шәхес. Туксанынчы еллар башында ул инде үзенең “Элри” төзү компаниясен булдыра, күп еллар аның белән идарә итә. Хәзер аның уллары Рамил һәм Ринат, кызы Эльмира әтиләренең эшен дәвам итәләр, ә үзе, Губерна Думасы депутаты буларак, хөкүмәт эше белән шөгыльләнә. Менә сеңелесе Алия һәм әнисе яшәгән янәшә ике фатир да аның фир­масы төзегән күпкатлы йортта урнашкан.

Бүген Хәдичә апа патшаларныкына тиң кәнәфиләренә утырып, гарәп телендә язылган Коръән китабын укый, яшь чагыннан биш вакыт намазын калдырмыйча үтәп бара, алты ел элек вафат булган Сәлимгәрәе рухына дога кыла. Җиде оныгы һәм тугыз оныкчыгын да онытмый: юллары — уң, уй-фикерләре төпле, ниятләре изге булсын дип тели. Әби алар белән бик горурлана. Хәмдиянең уллары Равил һәм Руслан, Шамилнең уллары Рамил һәм Ринат, кызы Эльмира, Алиянең кызы Лилия – барысы да Самараның төзү һәм архитектура институын тәмамлаган акыллы, ипле, укымышлы заман кешеләре. Ә Наҗиянең улы Ирек политехника институтында укыган.

Хәдичә апа гарәп графикасы буенча укырга 72 яшендә өйрәнә. Моның өчен Мулла авылы имамы мәрхүм Гомәр хәзрәт Әхмәтвәлиевка һәм икетуган сеңелесе Факиягә рәхмәтле ул. Шушы кешеләр аның кулына Коръән китабын китереп бирделәр. Менә бит, гомерле булгач, 18 ел буе Коръәнне кулыннан төшерми: “Бик юанычлы китап ул, кулыма алу белән бөтен хәсрәтләрем дә тарала”, — ди.

IMG_3987

Алия (сулдан уңга), Хәмдия, Хәдичә апа һәм Шамил Хисаметдиновлар һәйкәл янында.

Алия (сулдан уңга), Хәмдия, Хәдичә апа һәм Шамил Хисаметдиновлар һәйкәл янында.

Хәдичә һәм Сәлимгәрәй ХИСА¬МЕТДИНОВЛАР Новочеркасскта хез¬мәт иткән вакытта (1953 ел).

Хәдичә һәм Сәлимгәрәй ХИСАМЕТДИНОВЛАР Новочеркасскта хезмәт иткән вакытта (1953 ел).

Ә җәй җиттеме, йомшак кәнәфиләрен калдырып, туган авылына кайта. Анда аны йорты, күрше кызы Лилия Әбде­рәхимова кетәклегендә кышлаган тавык­лары, бакчасы көтә. Туксан яшендә дә тик тормый Хәдичә апа, бәрәңгесен дә чәчә, помидорларын да үстерә, җиләк-җимеше дә кызарып пешә. “Икенче бакчаны утыртырга никтер балалар кушмый. Ничек инде үз җиреңне буш тотып була?” — дип көрсенә ул.

Медсестра булып эшләүче Лилия­не дә мактап телгә ала: “Тәрәзәдә утым янамы, иртән капкам ачылганмы — карап кына тора, балакаем. Ачылмаган булса, тәрәзәмнән керә дә укол кадый. Бик ипле, бик игътибарлы бала. Ходайның рәхмәтләре яусын иде. Мәшәкать ясыйм инде мин аңа, тик авылымнан, туган йортымнан башка яши алмыйм”.

Хәдичә апа туган авылына кайткан саен мәчет янында сугыш ветераннары истәлегенә куелган һәйкәл янына килә. Аны да улы Шамил үз акчасына ясаткан. Монда аның бертуган абыйсы Хәниф Нураевның (ул Ленинрад фронтында сугышкан, аннан соң әле Ерак көнчыгышка япон сугышына да җибәрелгән һәм туган якларына соңлап кына кайткан) исеме бар. Ә менә Сәлимгәрәйнең бертуганнары Котдус һәм Ислам Хисаметдинов сугыш кырларында ятып калганнар. Намаз укыган саен Хәдичә апа корбан киткән туганнары рухына да догалар кыла, аларга шундый һәйкәл куя белгән улы Шамилгә багышларга да онытмый.

Очрашу башында Алия үзенең әнисе турында “зирәк зиһенле” дип юкка гына әйтмәгән икән. Барысын да белә, барысын да хәтерли апа. Сокланып карап тордым аңа. Туксан яшебез тулганда барыбызга да Ходай шундый акыл бирсәче, дип теләдем аерылышканда.

 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1512

2 комментариев

  1. Кадрия Минсафина (Абдулганеева) в пишет:

    Кадыча апа белянь Сялимгяряй абзый.

  2. Хадичэ апа , Ходай Тәгалә синең шул бәхетләреңә өстәп сәламәтлек бирсен. Күпме еллар укыган догаларың кабул ителеп, гомер дәфтәрең буенча, җәннәтләрдә булырга язсын.Амин.