Мигъраҗ кичәсе хөрмәтенә

561637_c5f4a84aead549ff8da0e0db1299d18a~mv2_d_5184_3456_s_4_213 апрельдә Сызран шәһәренең Үзәк мәсҗидендә Мигъраҗ кичәсе хөрмәтенә ифтар мәҗлесе үтте.

Ошбу күркәм чараны оештручылар — Үзәк мәсҗидтәге дини укуларга йөрүче хатын-кызлар һәм абзыйлар. Бу изге мәҗлес чираттагы уку елы тәмамлану һәм укуларга нәтиҗә ясау уңаеннан үткәрелде. Һәм дә аны Изге Мигъраҗүннабии кичәсендә уздырырга булдык.

Бу көн Рәҗәб аеның 26cы иде, шуңа күрә бик күп мөселманнар нәфел уразасын тоттылар. Мәҗлесне ифтар вакытына әзерләдек. Чараны икенде намазы укып башладык. Соңрак Илгизәр хәзрәт үткән уку елына нәтиҗә ясады:

«Дәресләр октябрьдә башланды. Укучылар баштан өч төркем иде. Соңрак икегә калды. Беренче курсларны (беренче ел укучыларны) Дания абыстай Сәгъдиева укытты. Татарча авыррак белүчеләр өчен дәресләрне Әнүзә Мөстакаева алып барды. Дания абыстай да, Әнүзә ханым да 2016 елда Казандагы атаклы, югары дәрәҗә белем бирә торган «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тамамладылар.

Аллаһыга шөкер, ошбу беренче курс алты ай өчендә Коръәни-Кәрим тотып укырлык дәрәҗәгә җиттеләр. Ник болай шатланып сөйлим, чөнки укучыларның яшьләре 50-60та, хәтта олыраклар да бар. Димәк Коръән укырга өйрәнергә беркайчан да соң түгел.

Беренчедән, бик нык теләк һәм тырышлык кирәк. Икенчедән, чәйнәп бирә белә торган  (Дания абыстай белән Әнүзә ханым кебек) мөгәллимәләр кирәк.

Икенче курста бер ничә генә кеше булса да, аларның яшьләре 65-70тә. Хәзер инде алар тиз һәм җиңел итеп Коръән укыйлар. Өченче курсларыбыз инде — күптән Коръән укучылар. Икенче һәм өченче курсларны үзем укыттым. Аларга тирәнрәк белем бирергә, Коръән укылышларын төзекләндерергә тырыштык, бергәләп Кәләми Шәрифне тулысынча, 30 парасын, укып чыктык, Аллаһыга шөкер! Һәм дә Коръән тәфсирен укый башладык.

Бөтен өч курс та, барысы да бергә — 30 укучы. Хөрмәтле укучыларым, сезгә бик күп изге догаларым. Ошбу алган белемләрегез динебезгә һәм милләтебезгә хәерле хөзмәтләр кылырга җиңеллек бирсен. Рәсүлебез Мөхәммәт Мостафа саллаллаһү галәйһи үә ссәлләм әйтәдер: «Ли күлли шәйин тарику үә тарикүлҗәннәти талябүлгилми» — «Һәр нәрсәнең юлы бар, җәннәт юлы исә гыйлем өстәүдер».

Без сезне тикмәгә генә укытмыйбыз. Киләчәктә динебезне һәм гореф-гадәтләребезне сакларга — сезнең һәм безнең, мәсҗид әһелләренең, бурычыдыр. Кем соң бездән башка сакласын? Чөнки хәзерге вакытта безнең, татарларның, күркәм дини йолаларын бидгать, яңалык, фәлән-фәсмәтән, дип юкка чыгарырга теләүчеләр дә әз түгел. Бигрәк тә яшьләр арасына кемдер бу агуны сала. Нәтиҗәдә, алар олыларны наданга саный башлыйлар. Һәм дә күп очыракта алар хаклы да булалар, чөнки алар намаз укый, кайсыберләре Коръән дә укый белә һәм үзләрен галимгә саный башлый. Шуңа күрә без, олылар һәм урта яшьтәгеләр, динебез Исламны яхшы белергә, кулыбызга тотып Коръәни-Кәримне укырга тиешле. Менә инде шул вакытта яшьләр сезнең сүзләргә игътибар итәчәкләр. Иншә Аллаһы! «

561637_1696fafc0e90485da1fc227da176e494~mv2_d_5184_3456_s_4_2561637_93698e7942174b3daf4c3f601884f999~mv2_d_5184_3456_s_4_2 561637_a9981eaded894db6a8f9d013076fbac6~mv2_d_5184_3456_s_4_2 561637_c5f4a84aead549ff8da0e0db1299d18a~mv2_d_5184_3456_s_4_2Аннан соң Илгизәр хәзрәт Мигъраҗ хакында вәгазь сөйләде. Ифтарда шәкертләрдән Коръән укытып, дога кылдык һәм садакалар өләштек. Әлхәмдүлилләһ! Аннары намазлар укыдык…

Ахрыда Илгизәр хәзрәт ошбу мәҗлесне оештырып, хөзмәт куючыларга, садакаларын бирүчеләргә һәм дә мәҗлестә катнашучыларга изге теләкләр белән дога кылды.

Сызран мөхтәсибәтенең баш имамы ахун Илгизәр хәзрәт СӘГЪДИ.

Сызран шәһәре.

Просмотров: 1155

Комментирование запрещено