Доллар бәясен күзәтеп барасызмы? / Рубль тагын арзанайды: акча кәнфит кәгазенә калмасын дисәң, аны кайда сакларга?

a4aa4b70d7a4e4bb2f04fb1575b819c8_500_0_0АКШның Россиягә каршы кертелгән яңа санкцияләре илдә яшәүче һәркемнең кесәсенә сукмагае. Доллар һәм евро кыйммәтләнә башлады, рубль исә түбән тәгәри. Көнкүреш техникасы сатучы кибетләр, бәяләр 20 процентка кадәр артачак, дип “сөендерде” инде. Белгечләр исә сабыр итәргә куша. Финанс базарында вазгыять тотрыкланганчы күпмедер вакыт кирәк булачак, дигән алар. Сез доллар һәм евро бәясен күзәтеп барасызмы?

Сорауга Татарстанның атказанган артисты Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, сәясәтче Руслан АЙСИН, “Өметлеләр” мәчете имамы Алмаз хәзрәт САФИН,  кредит белгече Гөлназ НАСЫЙБУЛЛИНА, менеджер  Фәридә ЗАКИРОВА җавап бирә.

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА, Татарстанның атказанган артисты:

– Доллар бәясен бер дә күзәт­кәнем юк. Кулымда тотарга акчам бармы, шул җитә. Гомергә акчаны әвеш-тәвеш китерергә кызыкмадым. Эшләгән акчабызны җыймыйбыз. Йә төзелешкә тотабыз, йә берәр зур әйбер алып куябыз. Ирем Илсур еш кына: “Миндә акчаның булганы да юк, беткәне дә юк”,– дип шаяртырга ярата. Шуннан аңлагыз инде.

Руслан АЙСИН, сәясәтче:

– Бу мәсьәлә мине бик тә борчый. Чөнки безнең көндәлек һәм социаль тормышыбыз долларга бәйләнгән. Үзегез карагыз, без­нең икътисадыбыз глобаль системага тоташкан. Күпчелек товарлар да доллар яки еврога сатып алына. Әлеге исемлеккә көн­күреш техникасын, машина, кием-салым, кайбер азык-тө­лек­не дә кертергә мөмкин. Димәк, аларның бәяләре артачак. Бу исә һәркайсыбызның кесәсенә сугачак. Мондый хәл ник килеп чыкты соң? Чөнки санк­цияләрнең йогынтысы бик көчле. Беренче чиратта, алар тәгаен кешеләргә каршы юнәлдерелгән, арада Рос­сиянең зур бизнесменнары да бар, сәнәгатьнең иң зур шир­кәт­ләре – алар кулында. Ил икътисады тышкы базар белән бәйле. Кредит алу, сату – болар барысы да Көнбатыш белән тыгыз бәй­ләнештә. Икенчедән, бу әле соң­гы санкцияләр түгел. Әле тагын көтелә алар. Ә финанс базары әлеге вакыйгаларга үз мөнә­сәбәтен чагылдырып кына бара. Икътисад бик сизгер бит ул.

Алмаз хәзрәт САФИН, “Өметлеләр” мәчете имамы:

– Бер дә доллар бәясен карап барганым юк. Динебез бер валютадан икенчесенә күчүне тыймый. Һәр кеше моны үз мөм­кинлегенә карап эшли дип уйлыйм. Артык акчам булса, кү­чемсез милек алып куяр идем. Долларга ышаныч юк бит ул: бер төшә, бер менә. Акчаңны югалтырга да мөмкинсең.

Гөлназ НАСЫЙБУЛЛИНА, башкаладагы автосалоннарның берсендә кредит белгече:

– Чит илләрдә ял итәргә яраткан кешеләрнең барысы да доллар бәясен күзәтә дип уйлыйм. Быел иптәш кызым белән юлламаны бер ай алдан алып куймакчы идек. Әмма аның бәясе долларга бәйле. Мартта ул 58 сум тирәсе булса, хәзер 64 меңгә күтәрелде. Түземсезлек белән бәя­се төшүен көтәбез. Бизәнү әйберләрен, төрле витаминнар­ны да интернет аша сатып алам. Чөнки складтан очсызракка ки­терәләр. Әмма нигәдер бәяләре гел үзгәреп тора. Аптырагач сораган идем, долларга бәйле, дип аңлаттылар. Хезмәттәш­ләрем­нең барысы да доллар курсы белән кызыксына. Авылда андый ке­шеләрне белмим. Чит илгә җыен­ганда, әни: “Кызым, доллар ничә сум соң ул?” – дип сорап куя.

Фәридә ЗАКИРОВА, менеджер (Казан):

– Бер үк вакытта хезмәт хакы да артса, долларның кыйммәт­ләнүен сизмәс тә идең. Ә товар бәяләре әлегә үзгәрмәде. Артыр инде ул: чит ил көнкүреш техникасы да, автомобильләр дә. Элегрәк мондый вакытта таныш-белеш арасында, кара көнгә дип, кибеттән әллә ничә көнкүреш техникасы сатып алып куючылар да булды – иттарткыч, кухня комбайны, электр чәйнеге… Кемнең нәрсәгә акчасы җитә инде. Хәзер андый шаукым узды. Долларның кыйбатлануын һәм түбән тәгәрә­вен бер генә күрмәдек. Сәясәт һәм икътисад өлкәсендәге үзгә­реш­ләргә тынычрак карарга өй­рәнеп киләбез бугай. Узган атнада җәйге ял өчен чит илгә юллама алырга дип, бер туристик агентлыкка кереп чыккан идем. Андагы бәяләрне күргәч, күзем маңгайга менде. Алмадым, артык акча юк, ялга бармыйча торырмын. Бу көннәрдә акчаны долларга алмаштырудан да мәгънә тапмыйм.

«Ватаным Татарстан» газетасы.

* * *

Елгалар ярларыннан чыгып, халыкны муеннан суга батырган быелгы апрельдә икътисад өлкәсендәге тетрәнүләр дә җир тетрәүгә тиң булды кебек. Финанс базары белгечләре дә юатырга ашыкмый, борчылырга соң инде, ди. Шулай да күпне күргән безнең халык паникага бирелми, әллә инде акчасы юкмы?

Дөньялар тыныч түгел, Россия белән Көнбатыш арасындагы санкцияләр сугышы янә финанс базарында киеренкелекне арттырды. 10 апрель тагын тарихка кереп калыр, мөгаен. Рубльнең бәясе төшү, доллар һәм евроның хаклары артуы илнең, кешеләрнең икътисади хәленә йогынты ясамый калмас, әлбәттә. Әмма белгечләр, чираттагы “кара сишәмбе”не юрарга ашыкмый.  

“Хәзер кешеләр дүртенче телевизор артыннан йөгерми”

Заманча тарихта “кара сишәмбе” – “черный вторник” берничә тапкыр күзәтелде. Әйтик, 1994 елның 11 октябре ил хәтерендә шулай калды. 2014 елның 16 декабрен исә әле онытырга да өлгермәдек. Ул чакта халык чын-чынлап рубльнең “кәнфит кәгазенә” әйләнүеннән курыкты. Нәтиҗәдә бигрәк тә көнкүреш техникасы кибетләрендә ыгы-зыгы купты: киштәләрдәге товарларны кырып-себереп алып бетерделәр, кеше башына дүртәр телевизор җыйдылар.

“Акчабызны саклап калабыз дип, халык быел алай көнкүреш техникасы артыннан йөгермәс инде. Беренчедән, ул дүрт-биш телевизорны аннан соң сату мөмкин булмады диярлек, көн саен яңа модельләре чыгып тора, искеләренә инде ихтыяҗ юк. Икенчедән, кешедә хәзер акча күп түгел”, – дип аңлатма бирде финанслар базарында брокерлык хезмәте күрсәтүче “Альпари” компаниясе аналитигы Анна Кокорева. Ул илдәге соңгы вакыйгалар уңаеннан, “РБК-Казан” мәгълүмат агентлыгы уздырган фикер алышуда катнашты.

Анна Кокорева үзенең сүзләрен Россия статистика комитеты мәгълүматларына таянып дәлилли. “Статистика халыкның керемнәре кимүен күрсәтә, кешеләрнең акчасы бик аз. Узган ел банкларга кулланучы кредитларын, шул исәптән кредит картларын алырга мөрәҗәгать итүчеләр бик нык арткан. Бу – банкларда кредит ставкалары төшүгә бәйле түгел, ә халыкка акча җитмәвен аңлата. Бигрәк тә микрозаймнар алу күрсәткече үсте. Микрозайм – ул аз күләмдәге сумма. Монда шул югары ставкалы микрозаймнарның халыкны бурычларга батырып, кабалага кертүен дә әйтмичә мөмкин түгел. Киләчәктә әлеге микрофинанс оешмаларының ставкалары күләмен чикләүче кагыйдәләр кертеләчәк дип сөйлиләр, моны мөмкин кадәр тизрәк эшләсеннәр иде”, – ди финанс аналитигы.

Акчаларны кайда сакларга соң?

Берәүләр акчаларын – банкта, икенчеләр банкада саклый. Банклар белән кабатланып торган күңелсез хәлләр хәзер күбрәк икенчесен сайларга этәрсә дә гаҗәп булмаячак.

Әмма әле тагын бер чара бар. Күчемсез милек гомер-гомергә акча саклауның иң ышанычлы чарасы иде. Моны Татарстанның Риэлторлар гильдиясе җитәкчесе Андрей Савельев та раслады.

“Акчаң югалмасын дисәң, күчемсез милек ал. Аңардан фонд базарында кебек супер табыш килмәсә дә, инфляцияне исәпкә алып та, барыбер акчаң югалмый, табышың тотрыклы кала”, – дип сөйләде риэлтор.

Мисалга, ул Казанда Казансу елгасы буенда төзелгән күпкатлы яңа йортларны китерде. “2016 ел азагында бер клиентыбыз анда бер бүлмәле фатирны 3 миллион сумга алган иде. 2017 ел азагында сатарга уйлагач, бәяләр 3 миллион 800 меңгә менгәнен белде. Янәшәдә генә тагын яңа йортлар төзелә, төзүче компания анда бер бүлмәле фатирларны 4 миллионга тәкъдим итә, нәтиҗәдә, клиентыбыз сатмый торырга карар кылды”, — ди күчемсез милек базары белгече.

Әле фатирны арендага тапшырып та өстәмә керемгә өмет итәргә була. Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итәргә әзерләнгән Казан өчен бу аеруча актуаль. Фатирны арендага биреп, акча эшләп калырга теләүчеләр шактый. “Матбугатта тәүлегенә фатирны 100-300 мең сумга арендага бирү турында игъланнар чыкты, дип яздылар. Мин андый очракларны белмим, бу шаярту гына булгандыр. Ике бүлмәле фатирларны чемпионат вакытында тәүлегенә иң күбе 30-40 мең сумга арендага бирәләр, яисә тулысынча чемпионат чорына 100-150 мең сумга”, – дип ачыклык кертте риэлтор.

Яшәү шартларын яхшыртырга, быел торак сатып алырга теләүчеләрне тынычландырып исә ул, долларның артуы Татарстанда фатир бәяләренә йогынты ясамачак, дип ышандыра.

“Мәскәүдә вәзгыять бераз башкачарак, анда алыш-бирешне долларда да башкаралар. Ләкин Татарстанның күчемсез милек базарында рубль белән эш йөртәләр, шуңа күрә доллар үскәнгә карап кына бездә фатир бәяләре үсмәячәк”, – ди ул. 

Әмма шул ук вакытта икенче яртыеллыкта күчемсез милеккә бәяләрнең барыбер берникадәр артачагын фаразлый. “Бу Россиядә “Дәүләт милек кадастрасы турында”гы федераль законга кертелгән үзгәрешләр быелның июленнән үз көченә керүе белән бәйле. Төзүче компанияләрнең чыгымнары артачак, шуңа күрә алар торак бәяләрен дә күтәрергә мәҗбүр булачак, – ди Андрей Савельев. – Кешеләрнең сатып алырга мөмкинлеге булмаганнан гына бәяләр барыбер төшмәячәк, торак базары “катып” калачак. Бүгенге көндә Татарстанда бәяләр болай да югары түгел, моннан да түбән була алмый, бәяләр төшмәячәк. Банклар ипотека тәкъдим итә, аларның мөмкинлекләреннән файдаланучылар күп. Бүген торакның 60 проценты ипотекага сатыла. Росреестр мәгълүматларына караганда, күчемсез милек базарында быелның беренче яртыеллыгында җанлану күзәтелде. Узган елның беренче кварталы белән чагыштырганда, быел үсеш 5-10 процент тәшкил итә”.

Үз чиратында риэлтор күчемсез милек өлкәсендә “долевой”, ягъни өлешләп түләнә торган төзелештә катнашканда бик сак булырга киңәш итте. “Татарстанда бөлгенлеккә төшкән “Фон” һәм “Свей” кебек ике зур төзелеш компаниясенең һәм аларда акчаларын югалткан кешеләрнең язмышын һәрвакыт истә тотарга кирәк”, – диде ул.

“Кешеләр паникага бирелмәде”

Ипотека темасын дәвам итеп: аның килешүендә илдәге икътисади вәзгыятькә карап, процент ставкасы үзгәрергә мөмкин дигән пункт та була.

Казандагы банкларның берсендә җаваплы вазифада эшләүче Олег Бачурин сүзләренчә, ипотека программасы төрле була. Процент ставкасы үзгәрү ихтималы булган килешүләрне банклар гражданнарга көчләп такмый. “Кешенең сайлау мөмкинлеге бар. Процент ставкасы үзгәрергә мөмкин килешүләрдә, гадәттә, фатирлар кимрәк процентка тәкъдим ителә”, – дип ачыклык кертте ул.

Банк вәкиле доллар белән евро бәяләре үскәннән халыкта паника күзәтелми, дип белдерде. “Банк кризисы көтелә дип әйтә алмыйм. Кешеләр акчаларын рубльдә саклый һәм валютага алыштырырга ашкынмый”, – диде Олег Бачурин.

“Гомумән, кешеләрдә бүген кредитлар бик күп дип тә әйтә алмыйм, әле бу өлкәдә банк хезмәтләрен тәкъдим итәргә була. Халык кредитлары өчен дә вакытында түләп бара. Кредит биргәндә хәзер клиентларның финанс хәлен ачыклау җиңеләйде. Кешенең рөхсәте белән Пенсия фондына күчерелгән страховка түләүләрен карап, даими керемен чамалап була. Шуңа күрә элекке кебек бурычлы кредитлар саны күп түгел”, – диде банк вәкиле.

“Татарстанның чын криптовалютасы юк”

Банкларда акча сакларга шикләнгән кешеләрне заманча цифрлы валюта язмышы кызыксындырмый калмый. Криптовалюта базарының һаман да законлы нигезе булмавы, анда акча кертүче гражданнарның хокуклары якланмавы да сер түгел. “Татарстанның үзенең криптовалютасы булдырылды дип, күпме яздылар. Без бөтен интернетны актарып чыктык, ышаныч уятырлык криптовалюта тапмадык. Әлегә криптовалюта сатуны оештыручыларның максаты бер генә – кешеләрдән акча җыю, аларны ничек кайтарачаклары турында уйлаучы юк”, – диде финанс аналитигы Анна Кокорева. 

Ул финанс базарындагы бүгенге тетрәүләргә иң мөһиме эре бизнес чыдасын, дигән фикердә. “Кече бизес ул эре бизнеска һәм анда эшләүчеләргә хезмәт күрсәтә, әгәр эре бизнес җимерелсә, бюджетка да, гражданнарга да авырга туры киләчәк, кече бизнес та үләчәк. Әгәр эре бизнес үсә икән, димәк, ул кече иптәшләренә дә яшәргә ярдәм итәчәк”, – дип ассызыклый аналитик.

Быел ялга кайда барырга?

Тиздән каникуллар, отпуск яллары чоры башлана. Халыкны чит илләргә юлламаларның бәяләре кызыксындыра, дөресрәге борчуга сала. “Борчылырга соң инде, бәяләр арта һәм артачак”, – ди белгечләр. Халык арасында берәүләр – «ял бәясе ат бәясе түгел инде» дисә, икенчеләр – «Россиядә ял итәрбез», дип юана.

intertat.tatar

Просмотров: 871

Комментирование запрещено