Тарихка керми калган ачыш: Алтын Урда шагыйре Сәйф Сараи Җирнең Кояш тирәсендә әйләнгәнен Коперникка кадәр әйткән булган

photo_2018-04-16_11-13-50Дөнья фәнендә Җирнең Кояш тирәсендә әйләнү фикерен фәнни нигезләүче дип XV-XVI гасырларда яшәгән Коперникны атыйлар. XVI гасырда Джордано Бруно шул ышануы өчен җәзалап үтерелгән, шул фикере өчен 1633 елда Галилео Галилей суд каршына баса. Коперникка кадәр йөз ел, Брунога кадәр 200 ел алдан Сәйф Сараи Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен «Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәрендә сурәтләп яза. 

«Татар-информ» хәбәрчесе Җирнең кояш тирәсендә әйләнүне тасвирлаган безнең язучының фаразы ни өчен дөнья күләмендә танылмаган икәнен аңларга тырышты.

Сәйф Сараи (Сарай) 1321 елда Алтын Урданың Камышлы шәһәрендә туган татар язучысы. «Гөлестан бит-төрки» һәм «Ядкәр-намә» әсәрләре авторы. Сарай әль-Җәдид шәһәрендә укыган. 1380-нче елларда Мисырга күченгән һәм Солтан сараенын канцеляриясендә эшләгән. 1396 елда вафат булган.

«Гөлестан» Голландиянең Лейден университеты китапханәсендә саклана. Икенче кулъязма Үзбәкстанда табылган, ул шигырьләрдән һәм «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаныннан тора.

«Сөһәйл вә Гөлдерсен» әсәренең кыскача эчтәлеге

Аксак Тимер гаскәр белән Алтын Урданың көнчыгыш төбәкләреннән берсе булган Үргәнечкә һөҗүм итә, анда күп явызлыклар эшли: игенче өйләре яндырыла, җирдә “су кебек” кан ага. Сугышта Сөһәйл исемле бер гаскәри әсир төшә. Аяк-кулларын богаулап, аны тирән чокырга – зинданга ташлыйлар. Якыннары белән күңел ачып йөргән шаһ кызы Гөлдерсен бу хәлне күреп кала һәм егеткә гашыйк була. Бу вакыйгадан соң кыз Сөһәйл белән очрашу чарасын эзли башлый.

Ниһаять, юл табыла: беркөнне кич Гөлдерсен зиндан сакчысы янына бара һәм алып килгән азыкларын аңа бирә. Сакчы аларны ашау белән йокыга китә (мөгаен, кыз ризыкка йоклаткыч кушкандыр). Форсаттан файдаланып, Гөлдерсен Сөһәйл янына төшә. Шул кичне ике гашыйк бергәләп качалар; шактый баргач, аларның юлы сахрага керә. Сусызлыктан һәм ачлыктан Сөһәйл белән Гөлдерсен бик йончыйлар. Кызны коткару өчен Сөһәйл су, азык эзләп китә. Ул әйләнеп килүгә, Гөлдерсен инде үлгән була. Кайгы белән дөньяда яшәгәнче, ярың белән үлү яхшырак, дип Сөһәйл үз-үзенә хәнҗәр кадый. Шулай итеп, ике гашыйк һәлак була.

Язучы Гөлдерсеннең Сөһәйлне күрүе һәм аңа гашыйк булуын сурәтләгәндә түбәндәге чагыштыруны куллана:

Сөһәйлне күрде-йү әйләнде бер дик,
Гөнәш гәрдендә йөргән мисле Йир тик
Үзен гөл белде, былбыл Сөһәйлне,
Аны севдейү тәслим итде мәйлне. 

Хәзерге әдәби телгә шигъри тәрҗемәсе (Н.Арсланов):

Кыз әйләнде бу батыр яшь тирәли,
Җир әйләнгән кебек Кояш тирәли.
Сөһәйлне-былбыл, үзен гөл санады,
Сөйде, тагын күрергә булды аны.

Сәйф Сараиның бу әсәре ни өчен танылмаган?

Әсәрдән күренгәнчә, Сәйф Сараи Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен әдәби сурәтләү чарасы буларак куллана. Автор өчен бу билгеле факт икәне күренеп тора. XIV гасырда яшәгән Сәйф Сараида бу белемнәрне каян белгән?  Ни өчен бу әсәр дөньякүләм дәрәҗәдә танылу алмаган?

Бу сорауларны «Татар-информ» язучының әсәрләрен өйрәнгән галимнәргә юллады. 

«Бөтендөнья астрономнары бөтенесе дә шаккатты»

Татар әдәбияты галиме, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов:

— Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүе турындагы фикер Көнчыгышта Коперник, Брунолардан бик күп гасырлар алда билгеле була. XI йөздә яшәгән Насыйр Хөсрәүдә дә (1004 – 1088, таҗик-фарсы шагыйре, фәлсәфәче) бар ул. Шуның нәтиҗәсендә Сәйф Сараи билгеле хакыйкать рәвешендә үзенең әдәби әсәренә образ, деталь буларак та кертеп җибәрә.

Ул әсәр бездә бераз онытылыбрак та тора. Бездә күп әйберләр юк ителеп, аннары онытылып торганнан соң кабат кайта. Менә шуның аркасында бу әсәр танылмаган.

Хатыйп Миңнегулов әйтүенчә, әсәрне таныту омтылышы да булган. 

«Безнең Казан университетының астрономия кафедрасы профессоры Наил Сәхабетдинов бар иде. Ул берничә ел элек Лондонда Бөтендөнья астрономнарның конференциясендә катнашкан. Шунда Сәйф Сараидан шул өзекне китергәч, бөтенесе дә шаккатты дип сөйләде”.

«Безнең халыкның дөньяга карашы, фикерләү дәрәҗәсе бер башка өстен икәнлеген күреп була» 

Филология фәннәре кандидаты, доцент Әлфәт Закирҗанов әлеге әдәби сурәтләрне дөньяви ачыш итеп тәкъдим итүгә шикләнеп карый. Галим аны фәнни кысаларга кертеп, астрономия фәненең алга китүе нәтиҗәсе дип гән фикердә түгел.

«Билгеле, шәрыктә астрономия белән шөгыльләнгәннәр. Әйтик, Әбүгалисина һәм башкаларның обсерваторияләр төзегәнен беләбез. Шул ук вакытта мин Сәиф Сараиның әлеге моментын әдәби сурәт буларак кына кабул итәм. Ягъни, автор Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүен сизгәндер, ләкин ул фәнни ачыш буларак түгел, ә гади күзәтү нәтиҗәсе буларак кына кабул ителә. Җирнең, Кояшның ниндидер тарту көче барлыгы турындагы мәгълүматны күрүдән дә бигрәк, бары тик гади күзәтүләргә нигезләнгән әдәби сурәт кебек кабул итәргә кирәк дип саныйм мин.

Сәиф Сараиның фәнни  ачыш дәрәҗәсендә кабул итәрдәй фикерләре булган дип әйтергә нигез юк. Җир асты, күк, галәм турында язганнар күп, тик алар бит бөтенесе фараз кылу рәвешендә генә. Формулалар аша, еллар буе күзәтеп килгән ниндидер формага салынган фәнни белемнәр аша түгел, ә интуиция, фараз кылу рәвешендә. Мин “күк йөзенә карыйм да, әнә теге йолдыз аша, бәлки, Кояш галактикасына чыгу мөмкинчелеге бар” дип фараз кылып яза алам. Бу да нәкъ шундый очрак, минемчә. Ахыр чиктә, фантастик әсәрләрнең нигезе шул бит инде. Аларны бит беркем дә фәнни ачыш дип санамый”.

Галим Сәиф Сараиның әсәренә ни өчен игътибар аз булу сәбәбен аңлатты: “Миңа калса, беренчедән, аның читкә таралу даирәсе аз булган. Ул Европа телләренә тәрҗемә ителеп, җәмәгатьчелеккә җиткерелмәгән, аны аз кеше белә. Икенчедән,  фараз әдәби сурәт буларак кына кабул ителүендә. Ә андый әдәби сурәтләр фантастик әсәрләрдә тагын да күбрәк. Фараз кылу, әйткәнемчә, бүген дә була ала. Без һәм сез андый фаразларны хәзер дә әйтә алабыз.

Сәиф Сараи язучы буларак икенче планда кала, чөнки аның иҗаты, бигрәк тә “Гөлстан бит-төрки”дәге бүлекләр, аларның исемнәре һәм эчтәлекләре борынгы фарсы әдибе Сәгъдигә ияреп язылган. Мин аны тулысынча күчереп куйган дип әйтмим, әсәр нәзыйрә алымында иҗат ителгән. Нинди генә очракта да Сәиф Сараи “автор второго ряда” булып калачак, Сәгъдиләр, Фирдәүсиләр рәтенә менмәячәк. Хәтта Хөсрәү әйткән әлеге фикерне дә астрономиядә фәнни ачыш буларак кабул итмиләр бит, чөнки ул әдәби сурәт буларак калган.

Төрки-татар әсәрләребезне рус әдәбиятының “Повесть временных лет”, “Слово о полку Игореве” кебек әсәрләре белән чагыштырсак, алар, һичшиксез, безнең халыкның дөньяга карашын, фикерләү дәрәҗәсенең бер башка өстен икәнлеген күрсәтә. Рус халкы әле ул вакытта төрле сәбәпләр аркасында тоткарланып үсеп килә. Күпмедер вакыттан соң, Алтын Урда ханлыкларының үзара сугышы аркасында, кызганыч, татар халкының үсеше тоткарлана”.

Борынгы татар әдәбияты үрнәкләрен хәзерге заманда танытып буламы?

Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов:

«Борынгы әдәбиятны таныту белән башка халыклар да шөгыльләнә, кемдер уңыш казана ала, ә кемдер юк. Мәсәлән, инглиз, уэльс халкы үзләренең борынгы язучыларының әсәрләрен кино аркылы таныта. Россияне мисал итеп алсак, 2017 елда “Легенда о Коловрате” дигән фильм чыкты, ул XIII гасыр борынгы рус әдәбиятына карый. Фильм куелгач, бу әсәргә зур кызыксыну уянды. Миңа калса, без дә борынгы татар әдәбиятыбызны кинофильмнар аркылы таныта алабыздыр. Безнең әдәбиятыбыз башка халыкларга да кызык булырга мөмкин. Шул ук “Идегәй”не алыйк. Ул бит татарларга гына түгел, башка төрки халыкларга да хас булган дастан. Башка халыклар белән берләшеп фильм төшерергә мөмкин дигән фикердә мин.

Минемчә, кызыклы итеп төзелгән уку әсбаплары да борынгы әдәбиятне танытуның бер ысулы була ала. Күптән түгел китап кибетендә тарих һәм борынгы әдәби әсәрләр буенча инглиз телендә комикслар күрдем. Ягъни, тагын бер ысул – комикслар аркылы таныту. Моның өчен тарих институтыннан, әдәбияттан ниндидер креатив кирәк.

Шулай ук, кыска гына видеороликлар аша танытырга мөмкин дип уйлыйм. Тарихны аңлый торган, заманча итеп мәгълүмат бирә торган дизайнерлар, рәссамнар, белгечләребез бар. Моны тормышка ашыру өчен, уртак координатор булырга тиеш. Әгәр дә кино төшерә алмыйбыз икән, ике минутлык кыска видео – буктрейлерлар төшереп тә була. Ул китапка кызыксыну уятырга мөмкин дип саныйм. Мондый әйберләргә зур акчалар кирәкми. Борынгы татар әдәбияты сюжетларын Голливуд фильмнарының сюжетлары белән дә чагыштыру начар булмас иде».

Җирнең Кояш тирәли әйләнүен фәнни исбатлау

Җирнең Кояш тирәли хәрәкәтләнүе турында фикер Борынгы Грециядә — б.э.к. 400 елларда Пифагор мәктәбе кысаларында барлыкка килә. Филолай Җирнең планета булганын һәм аның тәүлек арасында Үзәк Ут тирәли әйләнгәнлеге турында фараз ясый. Бәхәсләр бара, мәсәлән, моны Аристотель кире кага. Архимед Кояш тирәсендә Марс планетасының да әйләнгәнен әйтә.

Чын гелиоцентрик система — Җирнең Кояш тирәли әйләнүе турындагы фикерләү б.э.к. III гасырда Аристарх Самосский тарафыннан тәкъдим ителә. Клеанф дигән фәлсәфәче Аристархны «Җирне үз урыныннан күчергәне өчен» хәтта хөкемгә тартырга куша.

Урта гасырларда гелиоцентрик система онытыла. Шулай ук Борынгы Грециядә туган геоцентрик система — Җир тирәли Кояш әйләнеп йөри дигән фикерләү алгы планга чыга. 

  Николай Коперник 1473 елда сәүдәгәрләр гаиләсендә Польшаның Торунь шәһәрендә туа. 1531 елдан Коперник үзенең гелиоцентрик системасын булдыруда һәм медицина өлкәсендә эшли башлый. Николай Коперник, борынгы грек фәлсәфәчесе Пифагорның бертигез боҗра рәвешендә хәрәкәт итү принцибына таянып, планеталарның Кояш тирәсендә әйләнү теориясен уйлап таба. Нәтиҗәдә, аның 1543 елда «Күк аралары әйләнүе турында» китабы Нюрнбергта басылып чыга, әлеге хезмәтенә ул 40 елын багышлый.

1616 елда католик чиркәве Коперникның гелиоцентрик система теориясен рәсми рәвештә тыя, чөнки ул Изге Язуга каршы була. Шулай ук «Күк аралары әйләнүе турында» китабы Римның тыелган китаплары индексы исемлегенә кертелә.

Джордано Бруно (чын исеме Филиппо Бруно) 1548 елда Италиянең Неаполь шәһәрендә солдат гаиләсендә туа. Николай Коперникның фикерләрен яклап чыга һәм, аның аспектларына нигезләнеп, берничә ачыш ясый: галәм чиксез; галәмдәге йолдызларны шул ук кояшлар; Кояш системасында әлегәчә ачылмаган планеталар барлыгын искәртә; дөньяда Кояш кебек җисемнәр чиксез; чит планеталарда Җирдәге кебек “яшәү” бар. 1600 елның 17 февралендә Джордано Бруно католик чиркәү тарафыннан еретик буларак инквизиция учагында Италиядә яндырыла. 1889 елда ул урынга һәйкәл куела.

intertat.tatar

Просмотров: 884

Комментирование запрещено