Хадж-операторы рекомендуют мусульманам совершать паломничество в молодом возрасте / “Идел-Хаҗ” изге сәфәргә яшь вакытта барырга өндәп мөрәҗәгать итте

TUHI0577Хадж-операторы рекомендуют мусульманам совершать паломничество в молодом возрасте и не откладывать поездку на пенсию. Ведущие компании РТ, занимающиеся организацией паломничества, дали свои рекомендации, как сделать хадж легким и не нанести ущерб здоровью мусульманина.

«Будущие паломники должны быть готовы к хаджу как духовно, так и физически. Мы рекомендуем совершать хадж в более молодом возрасте и не откладывать поездку на пенсию, когда состояние здоровья уже может не позволить легко переносить нагрузки. Каждый мусульманин должен осознавать всю важность хаджа и ответственно подходить к подготовке, ведь в хадж человек едет не как турист, а как гость Аллаха», – отметил пресс-секретарь официального хадж-оператора Духовного управления мусульман Республики Татарстан «ДУМ РТ Хадж» Игорь Смоленков.

Он подчеркнул, что в Мекке перед Всевышним паломник должен предстать в наиболее подходящем состоянии, стараться проводить время в поклонении, проявлять терпение, стойко переносить возникающие трудности пути. Поэтому морально готовиться к хаджу необходимо заранее, изучая литературу и стараясь стать лучше.

Помогать паломникам будут сопровождающие их лица, которые обладают обширными знаниями в области хаджа, знают языки и имеют опыт работы с хаджиями. Пресс-секретарь «ДУМ РТ Хадж» пояснил, что руководители групп начинают подготовку своей группы заранее, рассказывая, что нужно взять с собой, и объясняя многие тонкости совершения хаджа и умры.

«В течение всего года мы организуем обучение паломников в Казани и крупных региональных центрах республики, где паломникам рассказывают о порядке совершения хаджа и ценности нахождения на священной территории, правилах поведения на территории КСА и медицинской профилактике, – отметил Смоленков. – К выбору и подготовке руководителей мы подходим очень ответственно. В этом году в Казани уже прошел трехдневный обучающий курс «Профессиональные навыки руководства паломниками по совершению большого и малого хаджа»».

Руководитель медицинского отдела «ДУМ РТ Хадж» Рамиль Хисамов рассказал о мерах предосторожности, которые следует соблюдать мусульманам. Перед хаджем необходимо обследоваться у разных специалистов, чтобы удостовериться, что здоровье позволит выдержать нагрузки. Паломников, страдающих хроническими заболеваниями, он попросил заранее еще раз провериться и взять все необходимые лекарства в дорогу.

Подробнее об организации хаджа-2018, медицинском сопровождении и ценах на паломничество читайте в полной версии материала.

«Татар-информ».

* * *

Мөселманнарга Хаҗ сәфәренә яшь вакытта бару яхшырак. “Идел-Хаҗ” операторы  шундый өндәмә белән чыкты. “Идел-Хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе генераль директоры Аяз хәзрәт Мингалиев “Татар-информ” хәбәрчесенә бу өндәмәнең асылын аңлатты.

Хаҗ операторы вәкиле яшь килеш баруның берничә өстенлеге бар, дип белдерде. “Хаҗны никадәр иртәрәк башкара алсаң, шулкадәр яхшырак. Чөнки без беребез дә иртәгә ниләр буласын белмибез”, — диде ул. “Бу эш никадәр иртәрәк башкарылса, шулкадәр сәваплырак. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлам да үзенең хадисләрендә хаҗны яшь вакытта кылырга тырышыгыз, дип мөрәҗәгать итә. Кеше ул изге сәфәрдән чистарынып кайта һәм аннан кайткач изгелекләр эшләргә омтыла, шулай итеп, гомер буена күпме савап җыя”, — дип аңлатты ул.

Икенче сәбәп дип, Аяз Мингалиев яшь вакытта организмның ныграк булуын, яшь кешенең сәфәрдә килеп туган кыенлыкларны җиңелрәк үткәрүен әйтте.

“Хаҗ — ул гади сәфәр генә түгел. Шуңа да аңа рухи, физик яктан ныклап әзерләнергә, табиб белән дә киңәшләшергә кирәк. Кеше нинди дә булса авыру белән чирли икән, ул, һичшиксез, үзе белән кирәкле даруларын алырга тиеш, чөнки Гарәбстанда аның аналогы гына булырга, яки ул дару бөтенләй дә булмаска мөмкин. Бәясе дә кыйммәтрәк булуы бар”, — дип аңлатты Хаҗ операторы.

“Аннан уңайлы аяк киеме кию дә бик мөһим, шуңа киенүгә дә игътибарны аеруча юнәлтергә кирәк. Сәфәрдә җәяүләп күп йөрергә туры килә, шуңа да озын һәм авыр юлны үтәргә әзер торырга кирәк.

Хаҗга баргач, күпләр тамак, үпкә авырулары, диарея белән интегә. Йөрәк эшчәнлегенә дә зыян килеп җәфаланучылар бар. Йөкле хатыннар белән көтелмәгән авырлыклар килеп туа”, — дип сөйләде ул.

Аяз хәзрәт Мингалиев үзенең беренче тапкыр Хаҗга 1999 елда, егерме өч яшендә баруын әйтте. Ул Хаҗга барудан куркырга кирәкми, дип саный. “Хаҗга барып авырсаң, димәк, чирләр аша син гөнаһларыңнан арынасың дигән сүз. Кем дә кем, тәвәккәлләп, бу сәфәргә алына икән, бу изге сәфәр зур түземлек, сабырлык таләп итә. Хаҗдан һич кенә дә куркырга кирәкми, бары тик ныклап әзерләнергә генә кирәк. Боларның барысын да исәпкә алып, хаҗны яшь вакытта кылуга бернәрсәгә җитми”, — диде ул.

Былтыр Хаҗ сәфәренә барган татарстанлыларның сәламәтлекләрен 12 табиб кайгырткан иде. 1700 хаҗи тарафыннан табибларга 8 мең тапкыр мөрәҗәгать иткән. Шулар арасында 80 процент — өске һәм аскы тын юллары ЛОР органнары авырулары.

«Татар-информ».

Просмотров: 1188

Комментирование запрещено