Премьера көтелә: Вәсилә Фәттахованың бер тапкыр да башкарылмый калган җыры табылган / Найдена запись не исполнявшейся нигде песни Васили Фаттаховой

news_22193Урал Рәшитов концертында Вәсилә Фәттахова җыры премьерасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Уфада 25 апрельдә Яшьләр сараенда композитор һәм җырчы Урал Рәшитов концерты була. Концертта композиторның иң яхшы әсәрләрен башкарачаклар. Сәхнәдә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары Фидан Гафаров, Айдар Галимов, Фирдүс Тямаев, Филүс Каһиров, ИлСаф, Гөлназ Асаева, Диана Габдрахманова һәм башка артистлар катнаша, дип яза ТИ.

Концертны башкорт телевидениесенең танылган дикторы Флюра Мурзина һәм популяр башкаручы Рөстәм Гыйззәтуллин алып барачак.
 
Хәбәрдә әйтелгәнчә, концертта 2016 елда вакытсыз арабыздан киткән Вәсилә Фәттахова җыры премьерасы булачак. «Без Вәсилә Фәттәхова белән бик тыгыз хезмәттәшлек иттек. Архивларны актарганда, бер тапкыр да башкарылмаган җырны таптым», — дигән Урал Рәшитов.
 
Тамашада танылган “Туган як” хиты беренче тапкыр авторның үзе һәм балалар хоры башкаруында яңгыраячак.
 
“Бу балалар безнең продюсерлык үзәгендә шөгыльләнә. Сәхнәгә илеләп бала чыгачак”, — дип әйткән концертның продюсеры Айгөл Рәшитова.
 
Продюсер шулай ук әлеге җырны башкаруда Радик Юльякшин белән сөйләшүләр алып барылуын, авторлык хокукы мәсьәләсен хәл ителүен әйткән.
 

Мәгълүмат өчен: «Туган як», «Ялгыз миләш», «Әтием» кебек хитларны башкаручы популяр җырчы Вәсилә Фәттахова 2016 елның 26 гыйнварында Уфада бала тапканнан соңгы килеп чыккан өзлегүдән хастаханәдә вафат булды. Аңа нибары 36 яшь иде. Җырчының Кәрим һәм Камилә исемле балалары тормыш иптәше Илгиз Гәбдерәкыйпов тәрбиясендә үсә.

matbugat.ru

* * *

Композитор Урал Рашитов обнаружил ее в архиве. Как рассказал композитор Урал Рашитов, он тесно сотрудничал с Василей Фаттаховой. Перебирая архивные записи, неожиданно нашел видеозапись песни, которая ею ни разу не была исполнена на сцене.

Впервые эту запись публично покажут на сольном концерте Урала Рашитова в Уфе.
 

Напомним, певица скончалась после родов в январе 2016 году. Ей было 36 лет.

tatpressa.ru

Просмотров: 1475

Комментирование запрещено