В Казани открылась VI Международная олимпиада по татарскому языку и литературе / Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада ачылды

KSF_1085Вчера в Казани открылась VI Международная олимпиада по татарскому языку и литературе. Торжественное открытие состоялось в Татарском государственном академическом театре имени Г. Камала.

В этом году в олимпиаде примут участие победители и призеры межрегиональных олимпиад по татарскому языку и литературе, участники интернет-тестирований и собеседований по татарскому языку и литературе.

Состязаться в знании татарского языка и литературы будут 216 обучающихся из Республики Татарстан, 92 школьника из 26 субъектов Российской Федерации, 30 школьников и студентов из 13 зарубежных стран, 16 обучающихся воскресных школ и 50 студентов из Татарстана и субъектов РФ — всего более 400 человек.

Поприветствовать молодежь пришел первый заместитель министра образования и науки Татарстана Ильсур Хадиуллин. «Мы сегодня приветствуем в театре им. Г. Камала учителей, любящих татарский язык, культуру нашего народа, которые уважают ее и передают эти ценности из поколения в поколение, а также учащихся, которые любят и готовы состязаться в знании этого языка. Мы вас очень ждали», — обратился к собравшимся Хадиуллин. Он высказал слова благодарности участникам олимпиады за то, что они общаются на татарском языке, понимают всю его прелесть и помогают передавать эти знания из поколения в поколение.

Первый замминистра образования и науки отметил, что олимпиада для каждого — это большой праздник. «С 22 по 25 апреля наша Казань окунется в мир татарского языка», — подчеркнул он и добавил, что представители различных регионов России, принимающие участие в состязании, — это те, кто передает знания по татарскому языку и литературе другим национальностям, прививает любовь к этому языку и распространяет эти знания по различным территориям.

«Молодежь, которая приехала на олимпиаду по языку, заставляет еще больше любить этот язык. Невозмоожно не любить татарский язык и литературу. Это такой красивый язык. Почувствовали и поняли его силу и красоту не только татары, здесь присутствуют японцы и узбеки. Они нашли подход к изучению языка. Значит, наш язык вечен, он будет развиваться. А ваша роль в этом, несомненно, огромна», — обратился к участникам международной олимпиады Ильсур Хадиуллин.

Он пожелал участникам удачи и выразил надежду, что приезд в Казань на это состязание оставит след в жизни каждого из них.

Начальник Управления национального образования Министерства образования и науки РТ Лилия Ахметзянова рассказала о том, что в VI Международной олимпиаде по татарскому языку и литературе принимают участие представители Финляндии, Турции, Казахстана, Японии, Узбекистана, Эстонии, Франции, Индонезии, Китая, Пакестана, Объединенных Арабских Эмиратов, Азербайджана.

KSF_1085Выполнять олимпиадные задания они будут базе Поволжской государственной академии физической культуры, спорта и туризма. Многочисленных участников международной олимпиады ждет и насыщенная культурная программа: просмотр спектакля «Зэнгэр шэл» в Татарском театре им. Г. Камала, спектакля «Гашыйклар утравы» в Татарском ТЮЗе им. Г. Кариева, посещение исторического парка «Россия — моя история», экскурсии по Казани и др. Также они примут участие в акциях «Мин татарча сойлэшэм», «Акыл фабрикасы», встретятся с представителями «Сэлэт» и «Болгар радиосы».

Завершится олимпиада 25 апреля Форумом родного языка в Татарском академическом государственном театре оперы и балета имени Мусы Джалиля. 

«Татар-информ».

* * *

Кичә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиада башланды. Анда барлыгы 460 укучы һәм студент көч сынашачак. Олимпиаданың тантаналы ачылышы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт театрында узды.

Олимпиада Россия субъектларында һәм чит илләрдә татар теле һәм әдәбияты белемен, татар мәдәниятен үстерү һәм саклау өчен шартлар тудыру максатыннан уздырыла. Татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сыный. Татарстаннан 216, Россиянең 26 төбәгеннән 92, 13 чит илдән 30 укучы һәм студент, Россиянең якшәмбе мәктәпләреннән 16 укучы, Татарстан һәм Россия субъектларыннан 50 студент катнаша. Бу татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре һәм призерлары, татар теле һәм әдәбиятыннан интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар. 

Олимпиада ачылышында яшьләрне Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин сәламләде. «Татар телен, безнең халкыбызның мәдәниятен яратып, хөрмәт итеп, буыннан-буынга җиткерүче укытучыларны, шул телне яратып, тел буенча имтихан тотарга олимпиадага килгән яшьләребезне Камал театры бинасында сәламлибез. Без сезне көтеп алдык. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбияты дәрәҗәсен күтәрү, буыннан буынга җиткерү өчен зур максат куеп эшләү, телнең аһәңен, күркәмлеген аңлап, шул телдә аралашып, башкаларга җиткерә белгәнегез өчен чын йөрәктән рәхмәтебезне җиткерәбез», — дип мөрәҗәгать итте Илсур Һадиуллин. 

Ул Олимпиаданың һәммәсе өчен зур бәйрәм булуын билгеләп узды: «22 апрельдән 25 апрельгә кадәр Казаныбыз тел мохитенә чума. Чөнки без төрле яктан әйләндереп алынган: беренчедән, Казанда татарча сөйләшүчеләр күп, арта бара, икенчедән, Россия төбәкләреннән сез килгәнсез. Сез Россия төбәкләрендә шушы телне башка халыкларга җиткерүче, аны яраттыра белүче, аны чит төбәкләргә чыгаручы кешеләр булып торасыз. Тел буенча олимпиадага килгән яшьләр телне тагын да яратырга мәҗбүр итә торганнардыр. Татар теле һәм әдәбиятын яратмыйча мөмкин түгел, ул шундый матур тел! Шушы телнең матурлыгын тоя белүчеләр — үзебезнең милләт кешеләре генә түгел, монда японнар да, үзбәкләр дә бар. Алар өйрәнү җаен тапканнар. Димәк, безнең тел мәңге яши, мәңге үсә, аны яшәтүдә сезнең өлешегез, һичшиксез, зур», — диде Һадиуллин.

Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Олимпиадага килгәннәрнең һәммәсен дә җиңүчеләр дип атады. «Сез хөрмәткә лаек егет һәм кызлар. Белемнәрегезне күрсәтегез. Уй-фикерләрен чиста итеп татар телендә җиткерә белгәннәрдән нинди зур өмет! Язмышыгызда, киләчәк профессиональ тормышыгызда бу тел, Олимпиадага килүегез тормышыгызда зур урын алып торыр дип ышанабыз», — дип сәламләде катнашучыларны Илсур Һадиуллин.

Министрлыкның Милли мәгариф идарәсе башлыгы Лилия Әхмәтҗанова Олимпиадада катнашучы чит илләрне, Россия төбәкләрен атап узды. Аларның вәкилләре залда һәркайсы үзен басып күренде: Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, Индонезия, Кытай, Пакъстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Әзербайҗан кебек илләрдән делегацияләр алкышланды. Алга таба Лилия Әхмәтҗанова Россия төбәкләрен санап чыкты. 

Кырымнан килгән Мәдинә ачылыш тантанасын җыр белән бизәде.

Алга таба Лилия Әхмәтҗанова катнашучыларны программа белән таныштырды. Сынаулар бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында уза. Катнашучылар татар теле һәм әдәбияты, татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча олимпиада биремнәрен үтәячәкләр. «Мин татарча сөйләшәм», «Акыл фабрикасы» акцияләре уздырылачак. «Сәләт» һәм «Болгар радиосы» вәкилләре белән очрашулар каралган. Кичен Габдулла Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрында «Гашыйклар утравы» спектаклен караячаклар. Программа кысаларында, 24 апрельдә иҗади бәйге үткәрелә, төштән соң Казан буенча экскурсия, «Россия — минем тарихым» экспозициясе белән танышу оештырыла. Олимпиада 25 апрельдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Туган тел форумы белән тәмамланачак.

«Татар-информ».

Просмотров: 989

Комментирование запрещено