Төбәкләр тарихы кемгә кирәк?

Жыен

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ (сулдан уңга), Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ, Мәхмүд ХӘБИРОВ Казанда үткән җыенда.

Апрель башында Казанда II Бөтенроссия татар авыллары һәм төбәкләр тарихын өйрәнүчеләр җыены узды. Анда Россия төбәкләреннән һәм Татарстанның төрле районнарыннан килгән делегатлар бу юнәлештә башкарылган эшләре турында сөй­ләштеләр, үз тәҗрибәләре һәм ки­ләчәккә планнары белән уртак­лаштылар. Самара өлкәсеннән бу ча­рада региональ “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдинов, “Сә­лам” газетасы хәбәрчесе Фәрит Ши­риязданов, Камышлы районы Иске Ярмәк авылы тарихын барлауга күп көч куючылар — Камышлы, Кләүле, Исаклы районнарының имам мөхтәсибе, Иске Ярмәк авылы имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим һәм шушы авыл турында тарихи-белешмә язган Мәхмүд Хәбиров катнашты. Җыеннан кайткач, Габдулла хәз­рәт “Бердәмлек” газетасы укучыларына анда нәрсә булганын сөйләде.

- Фойеда, үткән елдагыча, Россия киңлекләренә си­белгән татар авыллары тарихына һәм Татарстан архивларына багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде. Түгәрәк өстәлләр, сессияләр дә булды. Аннан без күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат туплап кайттык.

Беренче көнне «Казан» милли-мәдәни үзәгендә «Мә­дәни мирасыбызны, татар төбәкләре тарихын барлауда һәм өйрәнүдә галимнәрнең, тарихчыларның, җәмәгать эш­леклеләренең роле» темасына утырыш узды. «Татар­станның төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте» иҗти­магый оешмасы җитәкчесе Альберт Борһанов алып барган бу чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты. Ул авылларның тарихын язуда архив документларын кулланып эшләү мөһимлегенә басым ясады. «Башка илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең тарихын өйрәнү дә зарур. Безгә һәр татар авылының тарихын булдырырга кирәк. Тарихыбыз бүгенге яшьләрне тәрбияләү өчен кирәк. Үзләренең нәсел җепләрен белгән балалар хал­кыбызның чын патриотлары булып, милләтебезгә хезмәт итәрләр. Авыллар тарихына киңрәк карарга иде», — дигән теләктә калды Ринат Закиров.

Чараны оештыручыларның берсе, «Туган җир» журналы баш мөхәррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура әгъзасы, гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе урынбасары Дамир Исхаков төбәк тарихын өйрәнүчеләрне татар зыялылары дип атады. «Күп кенә авылларның тарихы язылгач, аңлашыла башлады: моның белән генә эш бетми, чөнки авыллар беркайчан да бер-берсеннән аерым яшәмәгән. Бу бәйләнешләрне ачыклау өчен тарихи җирлек бар», — дип белдерде ул. Белгеч, тарихны язганда, күзгә күренмәгән яңа чыганаклар табу һәм куллану әһәмиятенә тукталды. Бу максаттан ул татар дастаннарын атады. «Алар күп булмаса да, бар. Тарихны язганда, шул дас­таннарны укып, сез борынгырак татар тарихына да барып чыга аласыз», — дип Дамир Исхаков төбәкчеләргә ярдәмгә килерлек дастаннарны санап узды. Бер дастанның төрле халыкларда төрле версиясе булуын да билгеләп үтте.

Әлмәттән килгән Альбин Вәлиев, Сембердән — Фа­зылҗан Әлиуллов Татарстан архивларыннан мәгълүмат алу катлаулы, дип белдерделәр. «Самара, Сембер, Тольятти архивлары белән эшлим. Бөтен җирдә дә эш җайга салынган, ә Казанда кирәкле мәгълүматны табып булмый. Самарада хәтта электрон материалны компьютерыңа кертеп, өч көнгә куллану хокукы бирелә. Килешү төзесәң, бу хезмәттән файдалану бушлай. Сембер өлкәсендә әлегә мондый мөмкинлек юк. Әмма архивка барып, басма текстлардан файдаланырга мөмкин.
687 елдан башлап, 1916 елга кадәр туган авылымның мет­рик кенәгәсен таптым. Ул иске гарәп язуы белән язылган. Ике елның күчермәләрен алган өчен бер мең сум түләдем. Калганнары 12 мең сумга төшәчәк. Әле бит моны кемнәндер тәрҗемә иттерәсе бар. Бу миннән башка берәүгә дә кирәкмимени?»
- дип борчылып сөйләде Фазылҗан әфәнде.

Үзара сөйләшкәндә бу сүз­ләр белән Камышлы районы делегатлары, Иске Ярмәк авылы тарихын өйрәнүче Фәрит Шириязданов һәм Мәхмүд Хә­биров та килештеләр. Өлкәбездә архивлардан мәгълүмат алып булса да, ул кыйммәткә төшә. Ә күп вакытта берничә еллык мәгълүматларны алырга кирәк була. Авыл тарихы язылган китапны бастырырга ярдәм итүче иганәчеләр дә бик аз. Мәхмүд әфәнде кебек, үзе язган авыл тарихын үз пенсиясе исәбенә чыгарырга мәҗбүр булучылар да бар. Бер сүз белән әйткәндә, әлегә төбәк тарихын өйрәнүчеләр кем ничек булдыра, шулай татарның тарихи биналарын барлый, яңа мәгълүматлар ачыклый, акча табып, китаплар нәшер итә.

Дамир Исхаков төбәк тарихы буенча иң яхшы хезмәткәрне ачыклау өчен еллык конкурс үткәреп торырга тәкъдим итте. Бу идеяне зал алкышлар белән хуплады.

«Грант 5 миллион сумнан да ким булмасын иде. Бәйгегә алынган кулъязма безнең мәгълүмати базада калачак. Барыгыз да беләсез: тупланган мәгълүматларның күбесе кулъязма булып саклана. Язучыларның шактый өлеше өлкән яшьтәге шәхесләр. Алар бакыйлыкка китсә, кулъязмалары югалырга да мөмкин. Конкурска килгән язмаларны монда саклаячакбыз һәм туплаячакбыз. Ул безнең мәгълүмати база булып кала. Шуңа да бу бәйге бик кирәк», — диде Дамир Исхаков. 

Чыннан да, катнашучылар арасында яшьләр бик аз иде. Үсеп килүче буын үзенең тарихы белән кызыксынмый дигән сүз бит бу. Моның өчен аларны шәҗәрә төзү белән кызыксындырырга, тарихи эзләнүләр алып бару эшенә өйрәтергә кирәк. Бу юнәлештә Иске Ярмәк авылында актив эшчәнлек алып барыла.

Жыен

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ (сулдан уңга), Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТКӘРИМ, Мәхмүд ХӘБИРОВ Казанда үткән җыенда.

Без, Камышлы районы делегатлары, җыеннан зур эшләр башкарырлык илһам алып кайттык. Халкыбызның язмышын, үткән юлын киләчәк буыннарга җиткерү өчен, гасырлар тузанын каккалап, архивта сакланган мәгълүматларны, инә белән кое казыган сыман, чүпләп алып, кәгазьгә сырлыйсы бар. Тик моның өчен таркау милләттәшләргә берләшергә, уртак язмышыбыздан гыйбрәт алып, милләт байларына хәй­рия юлларын күрсәтеп, җиң сызганып, эшкә керешергә кирәктер, — дип сөйләде Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим.

Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1037

Один комментарий

  1. САФ ТАТАРЛАР,!