Үрнәкле тормыш күрсәтеп яшәде

ГатауллаИске Ярмәк авылындагы төзү осталары турында сүз кузгалганда, иң элек күз алдына көрәк кадәр куллы, төз, таза гәүдәле, туры карашлы, аз сүзле һәм таләпчән Гатаулла абзый Сәлахов килеп баса.

Сугыштан соңгы һәм 1970нче елларга кадәр булган барлык корылышларда да аның катнашы булып, аларның күбесен ул үзе җитәкләгән. Баштагы елларда саманнан кирпеч сугып, кышларын таудан таш чыгарып, урман кисеп һәм кулдан такта ярып, алар терлек фермаларының биналарын төзегәннәр. Ә саман кирпеч басуны авылдагы иң таза кешеләр генә булдыра алганнар. Тауның эчен тишеп таш чыгару өчен дә никадәр көч һәм гайрәт кирәк булуын хәзерге заман кешеләре чамалап та белә алмыйлар шул инде.

Элгәреге салам башлы сыерлар, сарыклар, дуңгызлар һәм тавыклар фермаларының биналары, моның өстенә әле хәзер авылның күрке һәм горурлыгы булган Мәдәният сарае, ике катлы яңа мәктәп тә Гатаулла Салахов җитәкчелегендә төзелгәннәр.

Андый таза кешеләр турында гадәттә төрле вакыйгалар, мәзәк хәлләр дә истәлек булып сакланалар. Гатаулла абзыйның атасы Фәссәх бабай үзе зур булмаса да, уллары берсеннән-берсе зуррак та, тазарак та булганнар. Ул аларга камыт кидереп, сабан да сөрә торган булган.

Аннан соң, элгәре һәрҗирдә урам белән урам һәм бер авыл белән икенче авыл кешеләре кара-каршы сугышкалый булганнар. Тик бу сугышлар үчләшүгә бармыйча, дәвамлы булмаган. Ахырдан дуслашканнар һәм бергә көлешеп искә алганнар. Менә шул чакта иң элек Гатаулланың килү-килмәвен белешкәннәр. Ул булган очракта, күп вакытта сугышып та маташмаганнар.

Әлбәттә, аның абруе халык алдында да, җитәкчеләр алдында да һәрвакыт та югары булды. Ходай аңа исәнлекне дә, көч-куәтне дә мул биргән. Үз гомеренә бер тапкыр да хастаханәгә бармаган, авырап ятмаган. Ул ничектер тораташтан кыеп ясаган әкияти пәһлеванны хәтерләтә иде.

Гатаулла Салахов 1907 елда туган. Яшьлегендә ахун Хөснулла хәзрәттән белем алган. Шуңа да ул гомеренең ахыргы елларында авылда имам хезмәтен башкарды. Үз гомеренә үрнәкле тормыш күрсәтеп яшәде. Халык арасында хөрмәт казанырлык балалар үстерде. Олы улы Әмил колхозда төрле җаваплы урыннарда эшләде. Авыл тормышын җайга салу, ямьләндерү һәм кешеләрнең көнкүрешен яхшырту өчен күп көч куйды. Ул үзе турында якты истәлекләр калдырырлык итеп яшәде. Кызы Румия авыл китапханәсе мөдире буларак, мәдәниятне үстерүгә күп көч куйды. Кече улы Әсүт – югары белемле инженер-электронщик, нефть чыгару идарәсендә тиңе булмаган, алыштыргысыз белгеч. Автоматлаштырылган идарә системасын булдырган программист. Оныгы Руслан – югары белемле экономист. Камышлы районы администрациясендә бүлек мөдире булып эшли.

Камышлы районының Иске Ярмәк авылында туып-үскән, бүгенге көндә Самарда яшәүче Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ.

Просмотров: 1190

Один комментарий

  1. Миңа кадәрле 1994 елга кадәр Имам вазифасын үтәгән мөхтәрәм авыл карты. Сагындыра алар канаты астында мәсҗидкә бергә йөрегән чаклар….