29 апрельдә 19.00 сәгатьтә Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында авылдашларыбыз Фәния Кәримованың “Алмалы-миләшле көзләрем” һәм Ильшат Галимовның “Өлешемә тигән көмешем” исемле китапларны тәкъдир итү кичәсе, 1 майда 19.00 сәгатьтә “Динар дусларын җыя” дип аталган музыкаль тамаша үтәчәк.
29 апрельдә 19.00 сәгатьтә Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында авылдашларыбыз Фәния Кәримованың “Алмалы-миләшле көзләрем” һәм Ильшат Галимовның “Өлешемә тигән көмешем” исемле китапларны тәкъдир итү кичәсе үтәчәк. Программада — китапларны тәкъдир итү, авторлар белән очрашу, Ильшат Галимовның “Өмет” исемле әсәрен сәхнәдә кую. Фойеда авторларның китаплары сатылачак, бәяләре — 150-180 сум. Керү бәясе — 30 сум.
Тынычлык һәм хезмәт бәйрәме хөрмәтенә Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йорты тамашачыларны “Динар дусларын җыя” дигән бәйрәм концертына чакыра. Программада — моңлы җырлар, дәртле биюләр, шаян күренешләр. Баян партиясен — Динар Гарипов һәм Рамил Рәхимов, концерт программасын нәфис сүз остасы Гөлисә Бадертдинова алып барачаклар. Җырчыларыбыз — Гөлчәчәк Гатауллина, Линар Хәйруллин, Наил Хәкимов, Алсу Шәрәфетдинова, Рузалия Хәкимова, Динар Гарипов һәм башкалар. Билет бәясе — 100 сум.
Чараларга рәхим итегез!
Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йорты.
Камышлы районы.
Просмотров: 1128