Мулла авылы мәсҗиде ачылуга — 25 ел!

imageМулла авылының беренче мәсҗиде 1882 елда салынган булган. Бөек инкыйлабтан соң (революциядән соң) мәктәпкә әверелгән иде. Без дә шул бинада җиде сыйныф укыдык. Ул елларда мәктәп мөдире булып Гөзәиф угылы Сахаб Шәрипов эшләде.

Яңа мәктәп бинасы 1962 елда төзелде. Мәсҗидне сүтеп урынын бабайлар җыелышып тотып алдылар.

Авыл картлары динебез Исламны ташламадылар. Алар бер төркем булып укып йөрделәр. Алар кулланылган Коръән китаплары бүгенге көнгә кадәр сакланып калды. Барысы да яңа мәсҗидтә.

Шамил Хисаметдинов һәм Илйас Фәхретдинов бабалары — Фәлах бабай өендә күп еллар буена җомга һәм тәравих намазлары укыдылар. Шуннан соң бабайлар авыл халкыннан акча җыеп Имангулов Равилдән (Зөлкарнаев Зябих бабай өен) 2500 сумга сатып алдылар. Бу вакыйга 1986 елда булды.Бабайлар шул өйне мәсҗид ясап 1993 елга кадәр укыдылар.

Үзебезнең авылда мин, Габдрахман угылы Рафаэл Салюков озак еллар агроном, аннан соң управляющий вазыйфаларын башкардым. Илебездә зур үзгәрешләр булу сәбәпле, без дә «Восток» колхозыннан аерылып 1988 елда яңа колхоз оештырдык. Мине колхоз рәисе итеп сайлап куйдылар.

Бабайлар тотып алган мәсҗид урыны яныннан узган саен, мәсҗид салу уе бер дә тынычлык бирмәде. Советлар чорының дәһричелек (атеизм) чорының йогынтысы зур булуга карамастан,  без әбиләр өйрәткән догаларны онытмадык. Олыларны, динебез Исламны хөрмәт итеп дини мәҗлесләр оештырып яшәдек.

Үзебезнең күмәк хуҗалыкны аякка бастыру өчен зур тырышлык кирәк булды.  Автовазның бүлекчәсе булган ОПП НТЦ Автоваза исемле оешма белән элемтәгә керә алдык. Аларның ярдәме белән эшләр алга китте.Колхоз нигезендә подсобное хозяйство оешырып җибәрә алдык.

Бабайлар намаз укый торган йортка манара куюны күтәрделәр. Ахсянов Ихсан, Бахитов Шәрифулла, Хайруллов Габдрәхим, Туктабаев Каюм һәм башкалар мәсҗидне тарихи урынына куярга көч куйдылар. Мәсҗид салырга халыктан акча җыю башланды.  Кайбер әби-бабайлар айлык пенсияләрен бирделәр.

Төзелеш буенча җаваплы кеше итеп Рәҗәпов Каюм бабайны куйдык. Халыкның бердәмлеге белән мәсҗид 1992 елда салынды. 1993 елның февралендә ачылды. Мәсҗид бинасы төзелде. Көн тәртибенә мулла мәсьәләсә килеп басты. Төзелештә үзен яхшы яктан күрсәткән, тәртипле, намазчы Каюм бабайны Вагыйз хәзрәт Яруллинга тәкъдим иттем. Клубта җыелышып Каюм бабайны имам итеп сайлап куйдык.

20 ел үткәч мәсҗидебезгә өстәп хатын-кызлар бүлмәсе һәм тәһарәтханә ясадык.  Төзелеш материалларын Сәлимгәрәй угылы Шамил Хисаметдинов бирде.  Рәхмәт.

Булышучылар күп булды. Үзенең материаллары белән су кертеп, җылыту системасын, сливны Ринат Салюков ясады.  Матди ярдәмне даими күрсәтеп яшиләр: Шәрипов Әмир, Әхмәтов Нәҗиб, Гатин Марат, Рәҗәпов Наил, Абдулманов Тәлгат, Сабитов Ринат, Әхмәтов Илйас, Фәхретдинов Рөстәм, Салюков Наил, Салюков Илдус, Шәрәфетдинов Наил һәм башкалар.

Рафаэл САЛЮКОВ.

Мулла авылы, Елховка районы.

«Сәлам» газетасы.

 

Просмотров: 1536

2 комментариев

  1. Надо уточнить — 25 лет восстановленной на прежнем месте мечети. Возле восстановленной на историческом месте мечети за счет средств мулловчанина Хисамутдинова Шамиля Саитгереевича поставлен памятник не вернувшимся с войны мулловчанам. Души мулловчан, тела которых погребены во всех странах и республиках, где прошла страшная война, обрели, наконец, покой в родной деревне Мулловка возле восстановленной мечети. Они погибли на фронте за Родину, за свою Малую Родину — село Мулловка. Почти все мулловчане, которым повезло вернуться живыми с этой жестокой войны, тоже ушли в мир иной. Они воевали и за чистоту и порядок в родном селе. Мы не должны забывать их и нам надо стремиться к тому, чтобы им не было стыдно за своих потомков, за свою деревню, за порядок и чистоту на улицах и вокруг села.

    • Хисамутдинова Шамиля Сэлимгереевича