Чараларга рәхим итегез!

2sKiVnHrEiI

29 апрельдә 19.00 сәгатьтә Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йортында авылдашларыбыз Фәния Кәримованың “Алмалы-миләшле көзләрем” һәм Ильшат Галимовның “Өлешемә тигән көмешем” исемле китапларны тәкъдир итү кичәсе, 1 майда 19.00 сәгатьтә “Динар дусларын җыя” дип аталган музыкаль  тамаша үтәчәк.

29 апрельдә 19.00 сәгатьтә Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортында авылдашларыбыз Фәния Кәримованың “Алмалы-миләшле көзләрем” һәм Ильшат Галимовның “Өлешемә тигән көмешем” исемле китапларны тәкъдир итү кичәсе үтәчәк. Программада — китапларны тәкъдир итү, авторлар белән очрашу, Ильшат Галимовның “Өмет” исемле әсәрен сәхнәдә кую. Фойеда авторларның китаплары сатылачак, бәяләре — 150-180 сум. Керү бәясе — 30 сум.

Тынычлык һәм хезмәт бәйрәме хөрмәтенә Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йорты тамашачыларны  “Динар дусларын җыя” дигән бәйрәм концертына чакыра. Программада — моңлы җырлар, дәртле биюләр, шаян күренешләр. Баян партиясен — Динар Гарипов һәм Рамил Рәхимов, концерт программасын нәфис сүз остасы Гөлисә Бадертдинова алып барачаклар. Җырчыларыбыз — Гөлчәчәк Гатауллина, Линар Хәйруллин, Наил Хәкимов, Алсу Шәрәфетдинова, Рузалия Хәкимова, Динар Гарипов һәм башкалар. Билет бәясе — 100 сум.

Чараларга рәхим итегез!

Иске Ярмәк авылының Халик Садри исемендәге мәдәният йорты.

Камышлы районы.

Просмотров: 1129

Комментирование запрещено