Бүген, 25 апрельдә, “Бердәмлек” газетасына 28 яшь тула

на фото -   Баш мөхәррир Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (сулдан уңга), журналистлар Эльмира ШӘВӘЛИЕВА-ВАРФОЛОМЕЕВА, Алия АРСЛАНОВА, версткалаучы Гөлнур РЫБАКОВА, җаваплы сәркатиб Гөлгенә СӘЛАХОВА һәм фотохәбәрче Хәмзә МОРТАЗИН.

Баш мөхәррир Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (сулдан уңга), журналистлар Эльмира ШӘВӘЛИЕВА-ВАРФОЛОМЕЕВА, Алия АРСЛАНОВА, версткалаучы Гөлнур РЫБАКОВА, җаваплы сәркатиб Гөлгенә СӘЛАХОВА һәм фотохәбәрче Хәмзә МОРТАЗИН.

Без бу түгәрәк булмаган датаны халыкның исенә төшереп тормаска уйлаган идек. Ләкин редакциябезгә килгән берничә хат, туган көнебезне газета битләрендә булса да, билгеләп үтәргә мәҗбүр итте.

Газета укучыларының ихластан язылган сүзләре йө­рәкләребезгә җылы йө­гертте, күңел­ләребезгә май булып ятты. Башкалар да шул фи­кердә булса, без, көнебезне төнгә ялгап, алга таба да эшләргә, халкыбызга хезмәт итәргә әзер.

Редакциябезгә шалтыратып, почта аша да, электрон адресыбызга да хәбәрләр, язмалар җи­бәреп торучы штаттан тыш хәбәрчеләребез Нур­синә Хәкимова, Разия Әюпова, Саимә Морзаханова, Фәния Кәримова, Рәйсә Төхбәтшина, Римма Нуретдинова, Рузалия Гафурова, Рәис Биг­лов, Минвагыйз Зәйнетдинов, фотохәбәрчеләр Әнәс Минга­лиев һәм Хәмзә Мортазинга, биредә аталмыйча калган башка авторларыбызга рәхмәтләребезне белдерәбез.

на фото -   Баш мөхәррир Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (сулдан уңга), журналистлар Эльмира ШӘВӘЛИЕВА-ВАРФОЛОМЕЕВА, Алия АРСЛАНОВА, версткалаучы Гөлнур РЫБАКОВА, җаваплы сәркатиб Гөлгенә СӘЛАХОВА һәм фотохәбәрче Хәмзә МОРТАЗИН.

Баш мөхәррир Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН (сулдан уңга), журналистлар Эльмира ШӘВӘЛИЕВА-ВАРФОЛОМЕЕВА, Алия АРСЛАНОВА, версткалаучы Гөлнур РЫБАКОВА, җаваплы сәркатиб Гөлгенә СӘЛАХОВА һәм фотохәбәрче Хәмзә МОРТАЗИН.

Киләсе елның апрелендә кечкенә генә юбилеебыз кө­телә икән әле — газетабызның 1500нче саны дөнья күрәчәк. “Бердәмлек”не алгач та, башыннан ахырына кадәр укып, төпләп, еллар буе саклаган кешеләрне беләбез. Берәр кимчелеген табып, язылудан туктаучылар да бар. Һәркемнең үз ихтыяры, дигәндәй. Бүген безнең белән 2420 укучыбыз бар икән — без бәхетле. Күп кенә рус газеталары, бу хәтле дә тираж җыя алмыйча, ябылып тора. Ә безнең укучыларыбыз яраткан газеталарын андый хәлгә калдырмаслар, киләсе ярты елга да язылырга онытмаслар, дип ышанабыз.

Тирән ихтирам белән “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре.

* * *

Киңәшчебез, фикердәшебез

Шушы көннәрдә безнең “Бердәмлек” газетабызга 28 яшь тула. Бу татар газетасы өчен бик тә саллы гомер, дип уйлыйм. Басманың узганына борылып карасаң, нәрсә әйтергә мөмкин? Ул — үз укучысын, юнәлешен, телен, стилен тапкан басма. “Бердәмлек”тә көндәлек яңалыклар да, хи­кәяләр, очерклар, шигырьләр да күп басыла. Бүгенге көндә анда басылган язмаларны интернет аша дөньяның төрле почмакларында укыйлар.

Газетада төрле елларда “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты яр­дәмчесе булып эшләүче Идеал Галәүтдинов, төбәк татарлары тарихын барлаучы, журналист Шамил Галимов, үз вакытында институтларда, мәктәпләрдә укыткан Фәния Шәфигуллина һәм Минзакир Нуретдинов кебек югары белемле белгечләр эшләгән.

“Бердәмлек” дисәң, күз алдына аның баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин килеп баса, ә аны уйласаң — “Бердәмлек” искә төшә. Алар бер анадан туган игезәк балалар кебек. 28 ел эчендә агы да, карасы да булгандыр, ләкин Рәфгать Нәбиулла улы шундый эшчән коллектив оештыра алган икән, бу бик лаеклы гамәл. Без, газета укучылары, моның өчен аңа бик рәхмәтле.

Мин үзем “Бердәмлек” газетасын күп еллар буе алып, укып барам. Ә мәкаләләр яза башлавыма өч-дүрт ел гына әле. Мин аларны редакциягә алып килгәндә Эльмира Шә­вәлиева һәм Алия Арсланова: “Миңтаһир абый, хәлегез ничек, чәй эчәсезме?” — дип каршы алалар. Анда барсаң, өеңә кайткандай буласың. Җылы атмосферада туганнарча әңгәмә корып утыру — үзе бер бәхет бит ул. Алар китергән мәкаләңне укып чыгалар да, матурлап, язмаңның исемен җисеменә туры китереп, газетада бастырып чыгаралар. Бөтен редакция хезмәткәрләренә рәхмәт әйтеп, иҗади уңышлар һәм исәнлекләр теләп калам.

Тагын бер фикерем белән уртаклашасым килә: Эльмира Шәвәлиеваның “Самара өлкәсендә татар мәгарифе көннәре” дип аталган исем астында басылып чыккан язмасын интернетка куйгач, Зөлфия исемле бер ханым аның астына язып, үз фикерен белдергән иде: “Я в свое время была в числе тех учеников, кто отказался от изучения татарского языка в Камышле. Сейчас я об этом жалею. Мы должны знать родной язык своих родителей. Теперь я со своими детьми разговариваю и на татарском, и на русском. И считаю, что татарские дети, даже если они ими являются наполовину, должны учить свой язык. Не зная языка своих предков, невозможно сох­ранить традиции и культуру своего народа”. Әйе, әдәби татар телендә китаплар, газеталар укый алмау, бигрәк үз телеңдә үз фикереңне язып бирә алмау, рухи фәкыйрьлек билгесе ул. “Бердәмлек” газетасы һәм татар мәгарифе үз телебезне халкыбызга кайтарырга бик тырышалар. Тик аларны ишетүчеләр табылырмы?..

Миңнетаһир БАЙБЕКОВ.

Самара шәһәре.

* * *

Чын халык басмасы син!

 “Бердәмлег”ем, чын күңелдән

                                 котлыйм!

Ташып торсын иҗат

                               байлыгың.

Язмаларың җанга үтеп кереп,

Җиңеләйтсен милләт

                                 язмышын.

Син хәзинә, халык басмасы

                                         син,

Таратасың яман хисләрне.

Күңел күзлегеннән

                             күрсәтәсең

Нурлы һәм бәхетле көннәрне.

Дус һәм тату бер гаилә

                                     булып,

Яшик шатлыкларны бүлешеп.

“Бердәмлек”не укып, татар

                                       булып,

Киләчәккә атлыйк берләшеп!

Саимә МОРЗАХАНОВА.

Гали авылы,

Похвистнево районы.

 * * *

Йөз яшә, «Бердәмлек»!

 “Бердәмлек” газетасы 28 ел буе минем киңәшчем булып тора. Ул үткән гасырның язгы ташкын кебек шау-шулы үзгәртеп кору елларында пәйда булган иде. Милли басмабыз чыга башлагач, шундый зур куаныч булды ки, беренче санын башыннан азагына кадәр укып чыктым. Карасам, басманың баш мөхәррире булып Рәфгать Әһлиуллин эшли икән. Мин бит бу фамилияне инде күптәннән “Волжская Коммуна” газетасында очрата идем.

Шул көннән башлап, Рәф­гать әфәнде татар газетасын җитәкләп бара, атна саен халкыбызны шатландырып яңа­лыклар белән таныштырып тора. Газетада төрле елларда эшләгән Фәния Шәфигуллина, Минзакир Нуретдинов, Шамил Баһаутдинов, Шамил Галимов, Исхак Апанаев, Әминә Шәмсетдинова, Розалия Хәлиллулова, Раушания Сыйтдикова, Гөлнара Гәрәева, Нурсинә Хәкимова кебек хәбәрчеләрнең язмаларын укып хозурланып яшәдем. 1992 елдан бирле “Бердәмлек”тә элек версткалаучы, аннары җаваплы сәркатиб булып эшләгән Эльмира Шәвәлиева актив яза башлагач, аның язмаларын да яраттым. Ә соңгы өч елда газета укучыларын яшь журналист Алия Арсланова эчтәлекле язмалары белән куандырып тора. Хәзер, нигездә, “Бердәмлек”нең төп журналистлары — Эльмира белән Алия, дип аңлыйм. Башкалары штаттан тыш хәбәрчеләр генә.

Мин үзем дә газетага язгалыйм. Редакциягә килгән саен кызлар мине кунак каршылаган кебек каршы алалар, мәкаләләремне укып, күркәм киңәшләрен бирәләр. Аларга Аллаһының рәхмәтләре яусын.

Бик кызганыч, күп еллар га­зетаның җаваплы сәркатибе булып эшләгән Зәйнәп апа Әһ­лиуллина бакыйлыкка күчте. Бик ягымлы, сабыр холыклы кеше иде, урыны җәннәттә булсын. Хәзер аның урынында Гөл­генә Сәлахова, ә версткада баш­корт кызы Гөлнур Рыбакова утыра.

Барысына да күп елларга исәнлек-саулык, иҗади уңышлар һәм күпсанлы укучылар телим. Укучылары булса, газета да булыр, дип ышанам.

Асия ШӘЙМАРДАНОВА.

Самара шәһәре.

* * *

Эт өрә, ә караван бара торсын…

Исәнмесез, Рәфгать абый, исәнмесез, хөрмәтле «Бердәм­лек» редакциясе хезмәткәр­ләре!

Якынлашып килүче туган көнегез белән котлап, изге те­ләкләрен теләп калучы күп­тән­ге укучыгыз Наилә Гайнуллина булам. Күптән инде сезгә хат язарга теләп йөрим, тик йә вакыт табалмыйм, йә җае чыкмый.

Үткән елда “Бердәмлек”тә Шаһидә исемле бер ханымның хатын укыганнан бирле кү­ңелемдә тынгы юк, газетабыз өчен борчылам. Быелгы туган көнегез алдыннан, вакыт табып, хат язарга утырдым менә.

«Бердәмлек»не мин әнием­нән калган мирас итеп яратам. Ул бит, татар газетасы дип, куана-куана, басмага күп еллар язылып килде. Безне дә — кызларын, апасын, 8 Мартка бүләк итеп, «Бердәмлек»кә яздыра иде.

Әниебез арабыздан киткәнгә инде 12 ел тула, ә без, әни башлаган матур гадәтне дәвам итеп, әле дә «Бердәмлег»ебезне бер-беребезгә бүләк итешеп яшибез. Хәзер инде киленем дә бар, татар кызы. Бергәләшеп укыйбыз.

«Бердәмлек»тә укыр нәрсә юк, дип язган кеше йә конкурент, йә ул газетаны бер дә укымый, җан кисәкләрем! Аның ише хатлар укып, күңелегезне төшермәгез! Рәфгать абыйның аналитик язмалары бик гый­б­рәтле! Байларыбыз турында да, милләтебез турында да ул бик дөрес сүзләр яза! Шул байлар өлкәбезнең бердән-бер татар газетасына (башкаларын мин газета дип атамыйм да, үпкәләмәсеннәр!) ярдәм итә алмыйлармы инде? Шундый-шундый бәйрәмнең спонсоры шундый-шундый мил­­ләттәшебез, дип язып тора­сыз бит үзләрен! Сез дә бул­масагыз, без ул байларны кайдан танып белер идек икән соң, ә! Татарлар элек-элек­тән бер-берсенә ярдәм итеп яшәгәннәр, ә менә шундый эчтәлекле газетага ярдәм итүче табылмый. Ачуым да бер килмәгәе: язмагыз сез алар турында! Шул вакытта үзләре сезне эзләп килерләр, шунда кадерегезне дә белә башларлар. Бәйрәмнәр турында язганда, спонсорлар турында язмасагыз да, сезнең матур язмаларны халык укыр. Ул хәтлесе газета укучыга кирәкми дә! Сез бит ул исемнәрне безнең өчен түгел, алар өчен язасыз. Ярдәм иткәннәр икән, рәхмәт, теге дөньяда (гомерләре озын булсын берүк!) әҗере булыр. Ә исемнәрен яздырырга телиләр икән — акча түләсеннәр! Гомергә бу шулай булды бит.

Сездә шундый оста хә­бәрчеләр, журналистлар эшли — байларны мактап язмасагыз да, темаларга кытлык кичермисездер, дип уйлыйм. Эльмира Шәвәлиева, Алия Арсланова, Римма Нуретдиновалар үзебезнең кызлар кебек, Самарада, районнарда үткән бәйрәмнәр, өлкә яңалыклары белән даими таныштырып торалар. Шундый тере, аңлаешлы тел белән язалар, искиткеч. Шул бәйрәмне үз күзем белән күргән кебек булам. Рәхмәт аларга! Кызлар (шулай дип язам инде, күңел яшь бит әле) күпме әби-бабайлар, мөхтәрәм кешеләр турында язып, аларны, туганнарын куандыралар. Андый кешеләр турында укып, яшьләребез дә: «Минем дә шундый буласым килә», — дип уйлыйлардыр. Димәк, газетабыз безгә тәрбия дә бирә.

Кызганычка, Нурсинә Хәки­мованың язмалары гына аз күренә башлады. Өлкәнең барлык авылларыннан яңалыклар язып тора иде бит! Авыл җи­рендә яши, үзенең дә эшләре күптер инде. Шулай да, көтәбез синнән мәкаләләр, Нурсинә ханым!Тиздән язгы чәчүләр, кыр эшләре башлана. Безгә, авылда туып-үскән кешеләргә, бу тема бик кызыклы. Нурсинәбез кыр яңалыклары белән таныштырып торса, бик әйбәт булыр иде.

Әминә Шиһапованың хи­кәя­ләрен дә көтеп алам. Олы­­лар өчен дә, балалар өчен дә әйбәт яза. Ул язма ге­ройларының кыланмышларын, эчке кичерешләрен шундый итеп ачып бирә ки, мин аларны читтән генә күзәтеп торган төсле булам: алар белән елыйм да, көлке җирләрендә рәхәтләнеп көләм дә.

Төрле авыллардан һәм шә­һәрләрдән хатлар язып торучы каләм осталарының язмаларын да яратып укыйбыз. Самарадан Разия Әюпова, Галидән Саимә Морзаханова, Совет Норлатыннан Фәнүзә Кә­ри­мова, Зеленовкадан Динура Вәлиеваларның язмалары һәм шигырьләре күңел­ләр­гә үтеп керә. Афәрин, мил­ләт­тәш­ләрем!

Җаваплы секретарь Зәйнәп апа Әһлиуллина мәрхүм булгач (урыны ожмахта булсын), аның урынына алмаш табылмас, дип уйлаган идем. Кара син аны: газетаның сыйфаты начар якка бер дә үзгәрмәде, димәк, лаеклы дәвамчысы бар. Кызганыч, яңа ответсекретарьның исем-фамилиясен белмим. Тик Зәйнәп апаның эшен лаек­лы дәвам иткән өчен аңа газета укучыларыннан олы рәхмәт! «Бер­дәмлек»не компьютерда җыю­чыга, аны матурлаучыга да шундый ук теләкләр теләп калам.

Кайбер хезмәт­кәрләре­гез­нең исемнәрен белмәвебез бәл­ки сезнең хатадыр, җан ки­сәкләрем (күңелегезгә авыр алмагыз инде). Димәк алар турында язмыйсыз, мәгълүмат юк дигән сүз бит бу. Газетаның чираттагы туган көне алдыннан һәр хезмәткәр белән кыскача таныштырып үтсәгез, безгә яраткан редакция хез­мәткәрләре тагын да якынрак булыр иде, аларны танып белер идек. Бәлки килешмәссез дә, бу минем шәхси фикерем генә инде.

Кадерлеләрем! Сезне тагын бер кат газетаның туган көне белән котлыйм! Беркемне дә тыңламыйча, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм ризалыгы (хөкүмәт, байлар ярдәменә ышанырга юктыр инде, кызганычка) белән безне озак еллар куандырып торыгыз! «Собака лает, а караван идет» диләр бит. Сез дә Шаһидә ханымнар ишеләрне тыңламыйча, алга бара бирегез!

Сезне яратып, Наилә ГАЙНУЛЛИНА.

Самара шәһәре.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1195

Один комментарий

  1. "Самар татарлары" дип аталган медиа-проектларының хезмәткәрләре в пишет:

    Татар милләтенең мәдәниятен, асылын саклап калуда «Бердәмлек» газетасының роле бәһасез. Редакциядә хезмәт итүче каләмдәшләребезне тәбриклибез. Олы хезмәтләрендә иҗат уңышлары телибез.