Бер кемгә дә Ходай күрсәтмәсен

47121051Кайтыр кешем булса ераклардан,
Көтәр идем көн-төн йокламый.
Сине көтә һаман йөрәккәем,
Әйткәнемне һич тә тыңламый.

Әй, сынаулы, моңлы, зарлы дөнья…
Авыр сынау — сине югалту.
Синең хакта шигырь язуым да
Ялгыз җанны соңгы юату.

Шатлык белән сагыш гел янәшә,
Кемнең килеп, кемнең китүе.
Авыр бигрәк якыннарның
Янәшәңнән мәңге китүе.

Көн дә карыйм киткән юлларыңа,
Безгә дә бит шунда барасы.
Яшиселәр килә дә бит әле,
Гомерләрне ничек сузасы? 

Җәйге кичтә бакчаларга керсәм,
Сирен чәчәгенең хуш исе.
Кемнең килми пар канатлы булып,
Гомер буе бергә яшисе.

Зират буйларыннан узган чакта
Акрын гына шаулый каеннар,
Бер кемгә дә Ходай күрсәтмәсен
Вакытыннан алда кайгылар.

Гөлчирә ӘХМӘДУЛЛИНА.

Балыклы авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1246

Комментирование запрещено