В Казани в день рождения Тукая возложили цветы к памятнику великому поэту / Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

0106Президент Татарстана Рустам Минниханов возложил цветы к памятнику выдающемуся татарскому поэту в сквере им. Г. Тукая в Казани.

Возложение цветов состоялось в день рождения Габдуллы Тукая. Сегодня исполняется 132 года со дня рождения великого поэта.

В День родного языка память Тукая почтили также Председатель Государственного Совета РТ Фарид Мухаметшин, руководитель Аппарата Президента РТ Асгат Сафаров, мэр Казани Ильсур Метшин, депутаты республиканского парламента, члены Правительства Республики Татарстан, руководители министерств и ведомств, деятели культуры и искусства Татарстана.

«Татар-информ».

* * *

Бүген Казанның Тукай скверында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бөек татар шагыйре Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Исегезгә төшеребез, бүген бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 132 ел.

Чарада шулай ук Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфаров, депутатлар, шагыйрьләр, артистлар, җәмәгать эшлеклеләре һ.б. катнашты.

«Татар-информ».

Просмотров: 1304

2 комментариев

  1. Без телне онытмадык , Аллага шокер!!!! Чэчэккэ кумик эле дусларым яраткан Тукаебызны

  2. Яшь шагыйрь Раил Гатауллин Туган тел һәм бөек Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан үзенчәлекле шигырь иҗат иткән. «Туган телебезне саклау өчен бер тиенлек тә эш башкармаган түрәләребезгә» дигән ул аны:
    Чәчәк салмагыз Тукайга,
    Белмәсәгез телнең кадерен.
    Казысагыз туган телгә
    Тирән итеп таш каберен.
    Чәчәк салмагыз Тукайга
    Бары түрә булган өчен.
    Туган телне саклау өчен
    Бирмәсәгез җан вә көчең.
    Чәчәк салмагыз Тукайга
    Телгә хисләр булмый торып.
    Чәчәк салмагыз, уйларда
    Тел бетерү планын корып.
    Чәчәк салмагыз Тукайга,
    Намусыгыз чиста булсын…
    Сез битлексез, ә соң Тукай
    Чәчәкләрсез басып торсын…
    Раил Гатауллин
    26.04.2018
    http://matbugat.ru/news/?id=22280