Айрат Сибагатуллин назначен исполнительным директором ТНВ / Айрат Сибагатуллин ТНВ каналының коллективына тәкъдим ителде

7fe376d57a844077Совет директоров АО ТРК «Новый Век» на недавнем заседании утвердил в должности исполнительного директора — главного редактора ТНВ. Им стал экс-министр культуры РТ Айрат Сибгатуллин.

25 апреля генеральный директор АО ТРК «Новый Век» Ильшат Аминов представил его коллективу телекомпании.

— Желаю творческих успехов и хорошей, плодотворной работы в составе нашей творческой команды, — пожелал руководитель главного телеканала республики новому коллеге.

Айрат Сибагатуллин в новой должности будет курировать вопросы вещания каналов «ТНВ Татарстан» и «ТНВ-Планета». Представляя руководящему составу ТНВ исполнительного директора, Ильшат Аминов подчеркнул, что никакого сокращения и изменения формата программ в ближайшей перспективе на ТНВ не ожидается. Согласно действующей лицензии, канал вещает на двух языках, что и будет поддерживаться.

realnoevremya.ru

* * *

“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясенең башкарма директоры Айрат Сибагатуллин коллективка тәкъдим ителде. 

Телекомпаниянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, каналның генераль директоры Илшат Әминов Айрат Сибагатуллинны коллективка тәкъдим иткәндә «безнең иҗади команда составында иҗади уңышлар һәм нәтиҗәле эшләр телим”, — дигән.  Айрат Сибагатуллин «Яңа Гасыр”ның дус коллективында эшләргә мөмкинлек биргән өчен рәхмәтен белдергән. Ул мәдәният министры булып эшләгән вакытында республикадан читтәге төбәкләрдә “Яңа Гасыр” адресына зур рәхмәтләр ишетүен әйтте. 

“Мин бүген беренче көн эшкә чыктым. Әле коллектив белән танышам. Яңа проектларны күрсәтәчәкләр. Мин әле генә нинди яңа тапшырулар булачагын әйтә алмыйм, анысын бергәләп хәл итәрбез. Коллективым бик әйбәт, һәрберсе белән очрашып, һәрберсенең уйлаган фикерләрен беләсем килә. Әлегә төп бурыч – коллегаларның фикерләрен белү”, — диде Айрат Сибагатуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә.

Айрат Сибагатуллин «Яңа гасыр” һәм ТНВ Планета” каналлары тапшырулары өчен җаваплы булачак.

Илшат Әминов якын арада ТНВда кыскартулар һәм тапшыруларның форматы үзгәрү көтелмәгәнен әйтте. Лицензиядә каралганча, тапшырулар ике телдә алып барылачак.

Айрат Сибагатуллин 1958 елны Байлар Сабасында туган. Профессиональ-техник училищены тәмамлагач, Чистайда радиооператор булып эшли. Казан дәүләт педагогика институтында тарих укытучысы белгечлеген ала. 1985—1989 — Казан пединститутында профсоюз комитеты рәисе, 1989—1991 — КПССның Бауман райкомы инструкторы, 1991—1993 —»Киноцентр» берләшмәсенең директоры урынбасары; 1993—1997 — Татарстан дәүләт кинематография комитеты рәисе, 1997—1998 — ТР Министрлар кабинетының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, 1998—1999 — ТР Премьер-министры киңәшчесе, 1999—2002 — “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе урынбасары, 2002 “Яңа Гасыр” телекомпаниясе генераль директоры урынбасары, 2002 — 2011 — “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе рәисе, 2011 — 2018 — ТР мәдәният министры.

«Татар-информ».

Просмотров: 1079

Комментирование запрещено