Шагыйрьнең туган көненә карата Самарада, өлкәбезнең татар авылларында да төрле чаралар уздырыла
Габдулла Тукай 1886 елның апрелендә туа, 1913 елның 15 апрелендә бакыйлыкка күчә… Шушы ике апрель арасында тулыр-тулмас егерме җиде еллык гомер.
Татар халкы бөек шагыйрен бу ике көндә дә зурлап искә ала. 15 апрельдә ел саен татар зыялылары Габдулла Тукай каберенә чәчәкләр куя. Татарстан мәдәният министрлыгы Татарстан язучылар берлеге белән бергә оештырган быелгы искә алу чарасын Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып барды. Анда Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова, язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Әзһәр Шакиров һәм башкалар катнашты. Тукай һәйкәле янында Коръән аятьләрен Тукай премиясе лауреаты Харис Салихҗанов укыды.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнендә татар халкы Туган тел көнен билгеләп үтә. Бу вакыйгага карата да Татарстанда төрле чаралар, бәйгеләр үткәрелә. Быел “Гаилә һәм мәктәп” журналы “Тукайның әкият дөньясында” дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесе игълан иткән иде. “Конкурс эшләре Татарстанның төрле районнарыннан килә. Җиңүчеләр 20 апрельдән соң “Иң яхшы рәсем” һәм “Иң яхшы эшләнмә” номинацияләре буенча билгеләнәчәк”, — дип хәбәр итә оештыручылар.
Казанда шагыйрьнең әдәби музее бинасы да реставрацияләнгән. “Яңарту эшләре бер елга якын барды. Эш барышында бинаны элек ничек булган, шулай саклап калырга тырыштык. Яңартылган музейда бердәнбер яңа элемент — мәрмәр идәннәр. Без моны янгын куркынычсызлыгын күздә тотып эшләдек”, — дип аңлатма биргән “Габдулла Тукай” дип аталган рәсми сайтта Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең реставрация бүлеге мөдире Майя Морозова.
18 апрельдә Казан федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Габдулла Тукайның туган көненә багышланган “Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен…” республикакүләм фәнни-иҗади бәйге үткәрелде. Анда махсус урта һәм югары уку йортларыннан килгән укучылар һәм студентлар Тукай шигырьләрен төрле телләрдә укыды. Бәйгечеләрнең бөек шагыйрьгә багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләре, Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырлары да яңгырады.
“Конкурсның максаты — талантлы яшьләрне барлау, аларның фәнни һәм иҗади сәләтләрен үстерү өчен шартлар тудыру, туган тел һәм әдәбиятны, мәдәниятне саклау һәм популярлаштыру”, — дип хәбәр итә оештыру комитеты.
Шагыйрьнең туган көненә карата Самарада, өлкәбезнең татар авылларында да төрле чаралар уздырыла.
Похвистнево районының Яңа Мансур авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Нуретдинова:
- Бу көнне мәктәбебездә тантаналы линейка уздырып, бөек шагыйрьне искә алу матур гадәткә әверелде. Быел да бу традицияне дәвам итәчәкбез. Аннан укучылар өчен Тукайның шигырьләрен сәнгатьле уку бәйгесе уздырыла. Анда күрше Сосновка авылыннан йөреп укучы рус балалары да бик теләп катнашалар.
Габдулла Тукай үз милләтенең киләчәге, теле, мәгърифәте, сәяси үсеше өчен җан атып яшәгән, безгә — киләчәк буынга ана телебезне дә, рус телен дә яхшы белергә кушкан. Без аның васыятен үтәргә тырышабыз. Мәктәбебездә татар теле дәресләре атнага ике тапкыр укытыла. Балалар анда бик теләп йөриләр, ата-аналар арасында да каршы килүчеләр юк. Укучыларым өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте тарафыннан уздырылган өлкә татар теле олимпиадаларында да катнашып, яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр.
Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы китапханәчесе Алисә Хаматшина:
- Мәктәбебездә татар теле дәресләре укытыла, тик авылга Урта Азиядән килеп урнашкан, тәрбиягә алынган балалар булганлыктан, укучылар да, мәктәкәчә яшьтәге балалар да күбесенчә рус телендә аралашалар. Китапханәдә дә төрле чараларны рус телендә оештырырга туры килә. Шулай да мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы хезмәткәрләре белән бергәләп татар телендә дә чаралар үткәреп торабыз. Габдулла Тукайның туган көненә карата да шигърият кичәсе үткәрәчәкбез. Киләчәк буынны тәрбияләү безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен без балаларга җиткерергә тиеш.
Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина:
- Габдулла Тукайның туган көнен, һичшиксез, билгеләп үтәчәкбез. Укучылар өчен шагыйрьнең иҗатына, тормыш юлына багышланган кызыклы презентация әзерләдем, балалар белән Габдулла Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар да караячакбыз.
Якшәмбе мәктәбе укучылары белән дә шагыйрьнең иҗатын өйрәнүгә зур игътибар бирәм. Тукайның шигырьләре, әкиятләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне сакларга, туган җиребезне, туган телебезне яратырга чакыра. Һәр дәресебез “Туган тел” җыры белән тәмамлана.
26 апрельдә бөек шагыйребезгә 132 яшь тулган булыр иде. Аның шигырьләре, җырлары бүген дә заманча яңгырый, әсәрләрен балалар да, олылар да яратып укый. Бу: “Татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай да яшәр”, дигән сүзләрне тагын бер кат дәлилли.
Әминә ШИҺАПОВА.
Просмотров: 1223
Все вы слышали про Тукая, но многие ли могут рассказать о нем подробнее?) Студия «Теория» подготовила замечательное видео о величайшем татарском поэте, в шутливой форме описав его жизненный путь и творческие достижения: https://vk.com/video-50775577_456239045