Фатих Сибагатуллин милли татар көрәшенең кагыйдәләрен үзгәртергә кирәк дип саный (ВИДЕО)

0143РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин милли татар көрәшенең кагыйдәләрен алыштырырга кирәк, дип саный. Ул кагыйдәләрне үзгәртмәгән очракта, милли татар көрәшенең киләчәге Татарстан авылларында гына булырга мөмкин. Бу хакта ул «Татар-информ» агентлыгына интервьюсында белдерде.

Фатих Сибагатуллин элегрәк милли татар көрәше кагыйдәләрен саклау яклы булуын, сөлгене кулга тотып, аяк чалмыйча көрәшүне хуплаганын әйтте. «Әмма дөньяны йөргәч, күргәч, аннан соң китаптан, тарихи чыганаклардан эзләнә башлагач, бу көрәш сугышчан әзерлекнең бер төре булып чыкты», — диде ул. «Билдә пута булган. Сугышчыга көндәшен егарга кирәк, җиңәргә. Билендәге бавыннан тоткач, аягы җирдән ычкынганмы әле, дип күтәреп ятасы юк. Шалт — тот та сал, аркасына бәр, маңгаена бир», — дип аңлатты ул бу көрәш кагыйдәләренең кайдан килеп чыгуын.

Депутат фикеренчә, Татарстаннан читтә татар милли көрәше кагыйдәләре булмау сәбәпле, безнең милли спорт төре алга китә алмый. «Татар көрәшенең киләчәге  күпмегәдер хәтле бары татар авылында гына булырга мөмкин. Татарстаннан читтә бит бу көрәш юк. Без Татарстаннан читкә – Мәскәүгә чыгып көрәшә алмыйбыз бит. Без бөтен дөньяга каршы килә алмыйбыз», — диде ул.

Фатих Сибагатуллин татар милли көрәшен Урта Азия халыкларында кабул ителгән кагыйдәләргә нигезләнеп алып барырга кирәк, дип саный. Ул кагыйдәләр буенча, көрәшчеләр билләрендәге путаларына тотынышып көрәшәләр, аяк чалу рөхсәт ителә. Шул көрәш кагыйдәләрен татар көрәшенә нигез итеп алган очракта, безнең милли спортның дөньякүләм танылу мөмкинлеге бар, ди депутат.

«Күрәсезме, Урта Азияләр ничек алга китте. Төрекмәнстан дөнья күләмендә Азия уеннарын уздырды. Аларның төп көрәше — билбау көрәше, көрәш дип атала. Шуңа шул көрәшне үзебезнеке итеп алып барырга кирәк. Бу безнең көрәш – татар көрәше!» — диде Фатих Сибагатуллин.

«Татар-информ».

Просмотров: 1144

Комментирование запрещено