Создается благотворительный фонд имени Гакиля Сагирова / Гакыйль Сәгыйров исемендә хәйрия фонды төзелде

SONY DSC22 апреля 2018 года в городе Димитровград состоялась встреча татарских активистов с родственниками Гакиля Сагирова. Данное событие стало продолжением цикла мероприятий, посвященных 80-летию нашего земляка, известного татарского поэта и художника, лауреата Международной премии «Филантроп», автора десятка поэтических сборников — Гакиля Шарифулловича Сагирова.

На встрече речь шла об увековечивании памяти и творчества поэта, издании и оцифровке его еще неопубликованных и нерасшифрованных стихов и афоризмов, но красной нитью проходила тема создания музея.

Итогом встречи стало решение создания благотворительного фонда имени Гакиля Сагирова. Президентом фонда избрали генерального директора Группы компаний «Прогресс-В», Заслуженного строителя Российской Федерации, члена Общественной палаты Самарской области Мухаметшина Вазыха Гатовича.

SONY DSCSONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSCSONY DSCSONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC SONY DSC

Исполнительный директор СОТО «Туган тел» и СОТНКА Фархад Сабирзанович МАХМУТОВ.

Самара - Димитровград  — Самара.

* * *

Татар шагыйре һәм рәссамы, “Филантроп” Халыкара премиясе лауреаты Гакыйль Сәгыйров исемендә хәйрия фонды төзелде. Бу турыда Самара татарлары сайты хәбәр итте.

22 апрелендә Димитровград шәһәрендә татар активистлары Гакыйль Сәгыйровның туганнары белән очраштылар. Бу вакыйга Гакыйль Сәгыйровның тууына 80 ел тулуга багышланган чараларны дәвам итте.

Очрашуда шагыйрьнең истәлеген һәм иҗатын мәңгеләштерү, аның басылмаган шигырьләрен һәм афоризмнарын нәшер итү, музей булдыру турында сүз барды һәм Гакыйль Сәгыйров исемендәге хәйрия фонды булдыру турында карар кабул ителде, диелгән әлеге хәбәрдә.

“Прогресс-В” компанияләре төркеме генераль директоры, Россиянең атказанган төзүчесе, Самара өлкәсе Иҗтимагый палата әгъзасы Вазыйх Мөхәммәтшинны фондның президенты итеп сайладылар.

“Татар-информ”.

* * *

Гакыйл Сәгыйровның исеме Самар өлкәсендә генә түгел, Татарстанда да, Рәсәйнең башка төбәкләрендә дә күпләргә таныш.

Илле елдан артык язмыш Гакыйль абыйны түшәктә бер хәрәкәтсез ятып торырга дучар итсә дә, ул – тормышта үз юлын тапкан шәхес. Әнисе Хәбибҗамалның искиткеч яхшы тәрбиясендә яшәп, ул, каләмен тешләре арасына кысып, тирән эчтәлекле, фәлсәфи шигырьләр язды, йөзгә якын шушындый ук гаҗәпләнерлек рәсемнәр иҗат итте.  

Татар шагыйре, журналист, рәссам 1938 елда Татарстанның Нурлат районында туа. Аннан гомеренең күп өлешен Кошки районының Иске Җүрәй авылында үткәрә, иҗат җимешләренең дә күбесе нәкъ биредә дөнья күрә. Ә соңгы елларын Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә энесе Наил һәм аның хатыны Халидә өендә яши.

Самардан бер төркем делегация бу гаиләдә кунакта булып, Иске Җүрәйдә Гакыйль Сәгыйровның музеен булдыру турында сөйләшү алып барды.

Самарның “Прогресс-В” компанияләре группасы президенты, Рәсәйнең атказанган төзүчесе Вазыйх Мөхәммәтшин, “Бердәмлек” гәҗитәсе мөхәррире Рәфгат Әһлиуллин, “Туган тел” исемле Самар өлкә татар җәмгыяте һәм өлкә татар милли-мәдәни мөхтәрияте директоры Фәрхәт Мәхмүтов һәм мин, “Сәлам” гәҗитәсенең журналисты Миләүшә Газыйм, Сәгыйровларның ике катлы ямьле өйләрендә берничә сәгать туганнарча аралашып утырдык.

Хуҗаларның кунакчыллыгы, ачык йөзләре, сый-хөрмәт тулы өстәлләр корып, безне ихластан шатланып каршы алулары күңелгә май булып ятты. Ә аларның абыйлары Гакыйлне шулкадәр зурлап, аның турында яратып, хисләнеп сөйләүләре йөрәкләрне тагын да йомшартып җибәрде.

Очрашуның төп максаты шагыйрьнең исемен һәм аның иҗатын мәңгеләштерү ниятеннән Иске Җүрәйдә Гакыйл Сәгыйровның музеен ачу турында сөйләшү иде. Шулай ук аның басылмаган шигырьләрен нәшер итү буенча да сүз алып барылды. Һәрберсе бу турыда үзенең уй-фикерләре, борчулары белән уртаклашты.

-          Наил абый, Халидә апа, сез — Гакыйл абыйның иң якын туганнары. Күп еллар аны тәрбияләп, күңелен үстереп, кәефен күтәреп, аңа ярдәм итеп, иҗатын хуплап яшәдегез. Беренчедән, зур савап алдыгыз. Ә, икенчедән, халык арасында зур хөрмәт яуладыгыз. Аллаһы бирсә, музейны булдыруда бергә эш алып барып, аны ахырына җиткерербез. Планнар корып, максатлар куеп, аларны тормышка ашырырга кирәк. Ә безнең максатыбыз – быел көзгә музейны булдыру, Аллаһы кушса.

Кирәкле кешеләр белән сөйләшүләр алып барыла инде. Иганәчеләргә дә мөрәҗәгать итәбез. Иске Җүрәйдә музей булса, халык та анда йөрер, авыл да яшәр, иншаАллаһ, — диде Вазыйх Мөхәммәтшин һәм бу эштә һәрьяклап үз ярдәмен күрсәтәчәген белдерде.

Рәфгат Әһлиуллин музей, иң беренче чиратта, нәкъ Иске Җүрәйдә булырга тиеш, аннан инде башка җирләрдә дә ярый, дип басым ясады.

-          Музей кешенең торган җирендә, ул яшәгән шартларда булырга тиеш. Гакыйл Сәгыйровның гына йорты калса да, халык киләчәк, авыл бетмәячәк. Әгәр без, татарлар, бергә эшләсәк, бу гамәлне тормышка ашырып булачак, — диде ул.

-          Музей булмаса, Гакыйл Сәгыйровны онытсак, без тарихыбызны, киләчәгебезне, милләтебезне онытабыз. Үзебезнең шундый шәхесләребезне без истән чыгарырга тиеш түгел. Аның исемен мәңгеләштерү өчен төрле юллар белән эш алып барырга кирәк. Гакыйл Сәгыйровның иҗатын пропагандалауны музей төзеп кенә түгел, шулай ук башка чаралар аша да алып барсак, бу бик яхшы булыр иде. Мәктәпләрдә аның турында сөйләү, аның истәлегенә төрле чаралар уздыру, аның шигырьләрен уку, җырларын җырлау кирәкле. Җәмгыять белән эшләргә тиешбез. Шул очракта аны белүчеләр дә күбәер, аның музеена килүчеләр дә булыр, — дип уй-фикерләре белән уртаклашы Фәрхәт Мәхмүтов.    

Шулай ук Гакыйл Сәгыйровның музеен төзү буенча махсус фонд да оештырылды. Җитәкчесе итеп бертавыштан Вазыйх Мөхәммәтшин сайланды. Ә Фәрхәт Мәхмүтов җәмәгатьчелек белән элемтәләр урнаштыру буенча аның урынбасары итеп билгеләнде. Попечительләр советын исә һөнәре буенча төзүче булган Андрей Жаврид җитәкләячәк. Шулай ук төзелеш барышында атна саен җыелышлар уздыру турында карар кылынды.

Очрашуда ирле-хатынлы Гакыйл һәм Рәйсә Шәкүровлар шагыйрь язган шигырьләрне укып, ул иҗат иткән җырларны җырлап, сөйләшүне тагын да тулыландырдылар.

“Дусларым бар минем, дусларым бар,

Хәсрәтемне шатлык итәрлек”, — дип җырлана Гакыйл абыйның бер җырында. Әйе, аның исемен мәңгеләштерү ниятеннән туганнарының, дусларының бергә җыелып, игелекле гамәлләр кылу буенча планнар корып утыруларына Гакыйл Сәгыйровның рухы шатлангандыр.

Миләүшә ГАЗЫЙМ.

«Сәлам» газетасы.

 * * *

Быел февраль аенда ка­һарман якташыбыз, күре­некле татар шагыйре, талантлы рәссам Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйровның 80 яшьлек юбилеен киң күләмдә билгеләп үттек. Мондый кичәләр аның туган ягында — Татарстанның Нурлат районындагы Биккол авылында, озак вакыт яшәгән һәм җирләнгән Самара өлкәсенең Кошки районындагы Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында, гомеренең соңгы елларын үткәргән Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә, Ульяновск шә­һәренең үзендә, илебезнең башка авылларында һәм шә­һәр­ләрендә уздырылып, бөтен урыннарда да Гакыйль Сә­гыйровның батырлыгына, иҗа­тына югары бәя бирелде.

Әле шагыйрь үзе исән чакта ук аның Иске Фәйзулладагы йортын саклап калырга, яңар­тып, сипләп, музей ачарга кирәк дигән фикерләр әйтелгән иде. 2011 елның июлендә, әдипнең вафатыннан соң ике ел үткәч, кабере өстенә истәлек ташы кую тантанасында Татарстан Республикасы президентына, Самара һәм Ульян өлкәләре губернаторларына бу гамәлне тормышка ашыруда ярдәм итүләрен сорап, мө­рәҗәгать тә кабул ителде. Бу үтенеч хуп­лау табып, һәр төбәк тарафыннан булышлык күрсәтергә вәгъдәләр дә бирелде.

Озак кына вакыт йортын һәм җир биләмәсен суд аша авыл җирлеге карамагына тапшыруга китте, аннан бюджетта акча җитешмәүгә сылтап, Кошки районы җитәкчелеге тиешле карарны кабул итүне гел кичектереп торды. Ә югыйсә, татар җәмәгатьчелеге һәм район хакимияте белән берлектә оештыру комитеты да оештырылган иде.

Шул вакыттан бирле, менә инде җиде елдан артык вакыт үтеп китсә дә, эшнең урыныннан кузгалганы булмады. Ә шагыйрьнең 80 яшьлегенә багышлап Самарада уздырырылган кичәдә тө­бәгебезнең мөхтәрәм шәхесе, танылган эшкуар, өлкә үзәгендә Җә­мигъ мәчете һәм “Яктылык” татар мәктәбе биналары төзелешләренә җитәкчелек иткән Вазыйх Гата улы Мө­хәммәтшин милләтебез өчен изге бу гамәлгә дә ныклап алыначагын, “Прогресс-В” төзелеш компанияләре белгечләренең шагыйрьнең энесе Наил әфәнде эш­ләгән проект-смета документларын яңа­дан тикшереп, тиешле үзгәрешләр кер­түләрен һәм аларның инде әзер икән­леген белдерүе эшнең алга таба уңышлы барып чыгуына ышаныч тудырды.

Нәкъ шушы мәсьәләләрне ничек хәл итү турында ачыктан-ачык сөйләшеп, эш планнарын барлау максаты белән апрельнең соңгы көннәрендә Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин җи­тәкчелегендәге инициатив төркем вә­килләре Димитровград шәһәрендә шагыйрьнең якын туганнары — энесе На­ил, җиңгәсе Халидә янында булып кайттылар. Самарадан “Прогресс-В” төзелеш ком­па­нияләре җитәкчесе урынбасары Андрей Жаврид, өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең, өлкә татарларының милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Фәрхәд Мәхмүтов, “Сәлам” мөселман газетасы хәбәрчесе Миләүшә Газыймова һәм “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин барган иде. Шагыйрьнең иҗатын актив пропагандалаучылар — Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районының Урта Исәнтимер авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчеләре, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рәйсә һәм Гакыйль Шәкүровлар да килгән иделәр.

Сөйләшү барышында элек сайланган оештыру комитеты белән беррәттән аның составына яңа әгъзаларның да керте­лүе, Гакыйль Сәгыйровның музей-йортын төзү, аның иҗа­тын мәңгеләштерү өчен махсус фонд булдырылуы турында әйтелде. Фонд белән “Прогресс-В” төзелеш ком­панияләре президенты Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин үзе җитәкчелек итәчәк, ә аның урынбасары вазифасы “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга тапшырыла. Төзелешне алып бару өчен оештырылачак попе­чи­тельләр советы белән җи­тәкчелек итү “Прогресс-В” тө­зелеш компанияләре төркеме президенты урынбасары Андрей Жавридка йөкләнә.

Вазыйх Мөхәммәтшинның әйтүенчә, якын көннәрдә Гакыйль Сәгыйровның музей-йортын яисә аның исемендәге татар милли-мәдәни үзәген булдыру турында карар кабул ителәчәк, фонд оештырылгач, озакка сузмыйча, төзелеш эшләре башланып китәчәк.

- Фондка акча туплау максатында махсус счет ачачакбыз. Ә йорт­ны төзекләндереп, музей экспонатларын, җиһаз­ларын урнаштыру өчен барлыгы 7 — 7,5 миллион сум акча кирәк булачак. Күп пред­приятиеләр җи­тәкчеләре, эшкуарлар бу изге эшкә ярдәм итәчәкләрен вәгъдә итәләр. Әгәр ныклап алынсак, эшне быел көзгә төгәлләячәкбез, иншалла, — диде Вазыйх Гата улы Мөхәммәтшин.

Шулай була күрсен иде. Озакка сузылган хыялның башы булган кебек ахыры да булырга тиештер бит инде.

Рәфыйк НУРИЕВ.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 2211

2 комментариев

  1. ​Фонд хорошо. Фонд капитального ремонта, все фондовцы миллионеры. Фонд спасения тигров или других тварей, организаторы миллионеры. Теперь и на Сагирове решили заработать. А где вы были, когда он жил в деревне и за ним ухаживала старушка? Жили они в маленькой избушке. А теперь хотят сделать из него музей. Ключевое слово «хотят». Собирают средства. Домик сгниет, а средств собранных никто не увидит. Эфенде учредители, сначала на свои средства восстановите домик где он прожил всю жизнь, создайте там музей, а только потом учредите на свои и собранные у честных людей средства фонд. А так вы поступаете как наши депутаты — обещаете, а потом на собранные средства шикуете и издеваетесь над народом.

  2. Очень хорошее и нужное дело.Молодцы. Ещё бы организовать конкурс стихов посвящённый Гакилю Сагирову