Проректору Самарского университета Дмитрию Евгеньевичу ОВЧИННИКОВУ!

main10925269_3e618e1102f0c133e897799edcf35f76Уважаемый Дмитрий Евгеньевич!

Позвольте поздравить Вас с днем Вашего рождения и пожелать Вам крепкого здоровья,  успехов в реализации всех намеченных планов. Пусть Ваша работа приносит удовлетворение и успех, а рядом с Вами всегда будет команда единомышленников и профессионалов!

283bИльяс ШАКУРОВ, 

президент Самарского областного татарского общества  «Туган тел», профессор кафедры экономики СГСПУ. 

.

«Бердәмлек» газетасыннан, 1 май, 2018 ел

169953036-img_20170213_141015_452Самара шәһәре,
Стара-Загора урамы
Җәүдәт Кыяметдин улы
Темирбулатовка
5 майда – 81 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, сөекле бабабыз! Сине чын күңелебездән туган көнең белән котлап, озын го­мер, тәнеңә исәнлек, җаныңа тынычлык телибез. Алдагы кө­неңдә кайгы-хәсрәт күрмичә, шат­лыкта, муллыкта, рәхәттә, бала­ларыңның, оныкларыңның иге­леген күреп яшәвеңне телибез.
Котлы булсын, әти, туган көнең,
Нурлы булсын һәрчак күзләрең.
Кайгы күрми, шатлык белән
Үтсен синең көннәрең.
Кайткан саен синең яннарыңа,
Колач җәеп каршы аласың.
Мең-мең рәхмәт сиңа, әти,
Безнең өчен һәрчак кирәк син.

Иң җылы теләкләр белән тормыш иптәшең Лия, улың Әнвәр, киленең Наилә, онык­ларың Әлфия, Камил, Санкт-Петербургтан улың Искәндәр гаиләсе белән.

* * *
Җәүдәт Кыяметдин улы
Темирбулатовка!

Кадерле кодабыз! Без сине чын күңелдән туган көнең бе­лән тәбрик итеп, алдагы тор­мышың иминлектә, саулык-сә­ла­мәтлектә, бәхет-шатлыкта үтү­ен, балаларың-оныкларыңның рә­хә­тен күреп, озак еллар яшә­веңне телибез.
Тагын бер ел өстәлсә дә сиңа,
Ул ел сине тагы да яшәртсен.
Нурын сибеп көләч йөзләреңә
Гел шат итеп кенә яшәтсен.
Озын гомер бирсен Ходай,дибез,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың
Китерсеннәр бары яхшылык.
Котлы булсын туган көнең,
Нурлар чәчсен һәрчак йөзләрең.
Кайгы-хәсрәт күрми, бәхет белән
Үтсен синең килер көннәрең.
Изге теләкләр белән кода­гыең Разия Әюпова гаиләсе белән.

* * *

Похвистнево районы,
Гали авылы
Мәрвәр Гаделгәрәй кызы Кәримовага — 70 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, сөекле әниебез, яраткан әбие­без! Без сине чын күңелдән юбилеең белән тәбриклибез. Сиңа корычтай исәнлек, җан ты­нычлыгы телибез. Алдагы көн­­нәрдә дә безне сөендереп, без­нең өчен изге догалар укып, әтие­без белән бергә бәхетле, шат­лыклы гомер итүеңне тели­без.
70 яшь ул — әле картлык түгел,
Ак бәхетләр кунса да чәчләргә.
Аллаһы безгә гомер бүләк иткән, 
Иман белән кирәк яшәргә.
Гомерне бит еллар билгеләми,
Яшәү дәрте булсын күңелдә.
Сәламәтлек, бәхет, куанычлар
Юлдаш булсын сиңа гомергә.

Тормыш иптәшең Шәүкәт, кызың Зөлфия, улың Шамил, киявең Равил, киленең Миләүшә, онык­ларың Алсу, Исламия, Ка­милә, Илназ.

* * *
Похвистнево районы,
Яңа Мансур авылы
Нәбиулла Нигъмәт улы Хисмәтуллинга – 65 яшь!

Кадерле тормыш иптәшем, әтиебез, яраткан бабабыз! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән котлыйбыз һәм иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ал­лаһы Тәгалә сиңа нык сәла­мәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.
Озын булсын синең гомерең,
Тыныч булсын һәрчак күңелең.
Бәхет чишмәләрең мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.

Тормыш иптәшең Сания, улың Наил, кызың Лилия гаи­ләләре белән.

* * *
«Садовод» кибете
директоры Наилә
Мөхтәс кызы Шәмсуновага!

Хөрмәтле Наилә Мөхтә­сиевна! Сезне ихлас күңелдән туган көнегез белән котлыйбыз. Аяз күк йөзе, шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәла­мәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез.
Котлы булсын туган көнегез,
Гел шатланып үтсен  көннә­регез.
Сезгә сөенеч кенә китерсеннәр
Якыннарыгыз, барлык дусларыгыз.
Бәхет чишмәләрегез мул аксын,
Зур шатлыклар белән таң атсын.
Боекмасын һич тә күңелегез,
Гөлле булсын тормыш юлларыгыз.
Иң изге теләкләр белән хез­мәттәшләрегез.