28 апрельдә Самар шәһәрендә, «Заря» мәдәният йорты бинасында, өлкә балалары һәм яшүсмерләре арасында ХХII “Мирас” татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы узды. Аның максаты — югалып баручы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне, милләтебезнең милли бизәкләрен, ядкарь-истәлекләрен барлап, кадерләп саклап, яңа буыннарга тапшыру.
Чара Самар өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Самар өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте, Самар шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе, региональ «Дуслык» иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә «Болгар мирасы» фонды һәм башка татар оешмалары катнашында оештырылды. Фестивальнең мөдире, үткән елдагыча, талант иясе, автор-башкаручы Искәндәр Зиннур улы Сәетов булды.
Билгеле булганча, бу бәйге өлкәбездә яшәүче сәләтле балаларны һәм яшүсмерләрне эзләп табу һәм аларда иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү белән шөгыльләнә. Сәләтле яшьләрне ачыклау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру максатыннан оештырылган бу күркәм иҗат бәйгесе быел рекордлы санда катнашучылар җыйды. 448 конкурсант — мәктәп укучылары һәм студентлар биш яшь төркеменә бүленеп, «Вокал», «Музыка коралы», «Бию», «Нәфис укылыш», «Декоратив-гамәли иҗат» номинацияләре буенча бәяләнделәр.
Самар шәһәре бу көнне мәртәбәле кунакларны — Казаннан Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Халык артисты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, опера һәм эстрада җырчысы, Тукай бүләге иясе Венера Әхәт кызы Ганиеваны, «Салават» җыр театры баянчысы Ильфат Васыйх улы Шәеховны, Уфадан вокал буенча югары категорияле педагог, җырчы, музыкант, композитор Лилия Мирсат кызы Вахитованы каршы алды.
Беренче бүлек сайлап алу туры буларак үтте. Һәр катнашучы йә җырлап, йә музыкаль уен коралында уйнап, йә биеп, йә шигыйрь сөйләп, йә күргәзмәдә үзенең кул эшләренен, рәсемнәрен урнаштырып, осталыгын күрсәтте. Бәйгедә катнашучыларга Венера Әхәт кызы Ганиева җитәкчелегендәге жюри бәя бирде. Иртәнге сәгать уннан көндезге сәгать өчкә кадәр жюри әгъзалары сайлап алу мәшәкатьләрен башкардылар.
Жюрига — Казаннан, Уфадан килгән мәртәбәле кунаклар һәм Самарның мәдәни уку йортлары мөгалимнәре Афанасьев Евгений Алексеевич, Селезнев Валентин Иванович, Гыйззатуллин Рәшит Әнвәр улы, Емельянов Олег Николаевич, Самарның “Яктылык” татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Әхмәтзыя кызы Фәйзуллина, татар һәм рус телле “Самар татарлары” дип аталган мәгълүмат медиа-порталының редакторы Римма Равил кызы Нуретдинова, Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Мидхәт кызы Насыйрова да кертелгән иде.
Беренче бүлек тәмамлангач, жюри әгъзалары нәтиҗә ясаган арада, фойеда конкурсантлар, кунаклар һәм тамашычылар тәмле пылау ашап, чәй эчеп, тамак ялгап алдылар һәм кабат залга кереп утырдылар. Сайлап алу туры узганнан соң тамашачыларны иң шәп номерлардан торган гала-концерт көтте.
Фестивальне алып баручы Алия Галиуллина тамашачыларны сәламләгәч, сүзне мөфтиебез Талиб хәзрәт Яруллинга, Самар өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Имран улы Горлановка һәм Самар өлкәсе “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Гомәр улы Шәкүровка бирде. Мөхтәрәм кунаклар — Самар өлкә хөкүмәте һәм шәһәр администрациясе вәкилләре Бушина Ольга Николаевна, Дмитрий Александрович Долганов та күркәм чыгышлар ясадылар, әлеге чараны оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәтләрен әйтеп, ошбу яшь талантларга мәйдан бирүче фестивалне алга таба да дәвам итүләрен теләп калдылар. Шулай ук «Заря» мәдәният йорты мөдире Галия Миннәхмәт кызы Соболевага шәһәр администрациясенең Мактау грамотасы тапшырылды.
Йомгаклау концерты тамашачы алкышлавы астында барды. Иң яхшы 20 номер тәкъдим ителде. Залдагы халыкның авызлары җыр көенә кыймылдап, аяклары тыпырдап торды. Башкарылган җырлар-биюләр, укылган шигырьләр тел-теш тидерерлек түгел иде.
Ниһаять, лаеклы урыннарны яулаганнарның исемнәре яңгырады. Һәр төркемдә җиңүчеләр “Мирас” бәйгесе лауреаты исеменә лаек булдылар, бүләкләр һәм дипломнар алдылар.
Фестиваленең вокал юнәлеше буенча Гран-прие Саитова Альмирага бирелде. Беренче дәрәҗәдәге лауреатлар исеменә Нәҗметдинова Айгөл, Хәйдәршина Алсу, Мәхмүтова Фәрзәнә, Сәнҗапов Ришат лаек булдылар. Икенче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында — Салимов Айрат, Кашапова Эмилия, Галиев Алмаз, өченче дәрәҗәдәге лауреатлар арасында — Ибраһимова Агиля, «Чәчәк» дуэты (Шарифуллина Ләйсән, Мостафина Самира), Кәримова Алсу, «Элегия дуэты, Гыйльметдинова Ләйсән.
«Музыка коралы» номинациясенең беренче дәрәҗәдәге лауреатлары исеменә Мәүлүтов Абдул-Малик һәм Рамазанов Хәмитнең баян дуэты, Шаехов Әмир, Фәйрукшина Әлфия, Саитова Альмира лаек булдылар.
Бию юнәлеше буенча Гран-при «Яктылык» татар мәктәбенең «Йолдыз» ансамбленә бирелде, ә беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә Иске Ярмәк авылының «Ак каен» балалар ансамбле лаек булды.
«Нәфис укылыш» номинациясендә иң яхшысы дип «Яктылык» татар мәктәбе укучысы Шәкүрова Гүзәлия табылды. Икенче урынны Камышлы авылыннан Минһаҗев Дамир һәм Иске Ярмәк авылыннан Сәләхова Альмира, өченче урынны Камышлыдан Минһаҗев Нияз, «Яктылык» татар мәктәбеннән Исламия Гарипова, Гали авылыннан Гөлсем Мөхәммәдъярова үзара бүлештеләр.
Гатауллина Самирә һәм Алия, Абдрахимова Алсу, Еналиева Ләйлә, Мирзаева Мәдина, Гыйматдинова Регина, Шахмурадова Адилә «Декоратив-гамәли иҗат» номинациясенең призерлары булдылар.
Участники фестиваля «Мирас», занявшие призовые места
Финалистларга бик күп иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды. Башкаручылар арасындагы лауреатларга жюри әгъзалары тарафыннан Казанда үтәчәк “Сандугач” Халыкара яшь башкаручылар бәйгесендә, Уфада үтәчәк «Тургай» милли вокал бәйгесендә һәм «Сәләт» телевизион фестивалендә катнашу өчен, профессиональ студияләрдә җырлар яздыру өчен күптөрле сертификатлар да бирелде. Бу исә иң зур бүләкләр булгандыр, минемчә.
«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә җиңүчеләргә жюри әгъзасы — Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы, “Алтын инә” тегү остаханәсе хуҗабикәсе Гөлнара Мидхәт кызы Насыйрова да үзе чиккән калфакларын өләште, милләтебезнең кием атрибутикалары булган калфак һәм изү эшләргә өйрәтү буенча мастер-классларында катнашу өчен сертификатларын таратты.
Киләчәктә дә “Мирас” фестивале яңадан-яңа сәләтләрне ачу эшенә үз өлешен кертер, дип ышанабыз. Татар балалары арасында яшеренеп ятучы талант ияләре байтак бит әле.
Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.
* * *
Линара НИКОЛАШКИНА фотосурәтләре.
* * *
Самараның “Заря” мәдәният йортында ХХII өлкә “Мирас” татар балалары һәм яшүсмерләр фестивале узды
Ул өлкә татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, Самара шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә “Болгар мирасы” фонды һәм башка татар оешмалары катнашында оештырылган иде.
“Җир — балалар планетасы” исеме астында үткән быелгы чарада 448 “йолдызчык” катнашты. Бу үткән елга караганда ике тапкырга күбрәк. Самара, Тольятти, Сызран шәһәрләреннән, өлкә районнарыннан һәм авылларыннан килгән балалар, яшьләре буенча биш төркемгә бүленеп, вокал, хор, фольклор, инструменталь музыка, сәнгатьле уку, хореография буенча сәләтләрен күрсәттеләр.
Иң элек иртән сайлап алу турлары, ә 15 сәгатьтә зур залда фестивальнең гала-концерты узды. Чараның төп өлеше Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенә кергән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллинның чыгышы белән башланып китте. Мөфти фестивальнең балаларда милли мәдәнияткә, гореф-гадәтләргә карата кызыксыну уятуда, аларны милли рухта тәрбияләүдә зур роль уйнавын әйтеп узды. Аннан соң сәхнәгә күтәрелгән төп оештыручылар — өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Әнвәр Горланов һәм өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров та шул фикердә булып, ата-аналарга, балаларга чарада катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр. Шәһәр администрациясендә милли-мәдәни үзәкләр эшләре буенча бүлек җитәкчесе Дмитрий Долганов, Самара шәһәре округының милли мәсьәләләр буенча иҗтимагый советы әгъзасы Ольга Бушина да фестивальнең озын гомерле булуын теләделәр. Дмитрий Александрович шулай ук шәһәр башлыгы Елена Лапушкинаның сәламләү хатын укып, фестивальне оештыручыларга Рәхмәт хатын, ә “Заря” мәдәният йорты директоры Галия Соболевага күпьеллык фидакарь хезмәте өчен шәһәр администрациясенең Мактау грамотасын тапшырды. Чара шулай бүләкләүләр, фестивальнең иң шәп номерлары белән үрелеп барды. “Сәнгатьле уку” номинациясендә 40лап бала көч сынашкан иде.
Бәйгедә Муса Җәлил, Мәҗит Гафури, Шәүкәт Галиев кебек күренекле шагыйрьләренең шигырьләре яңгырады. Балаларның әсәрләрне сәнгатьле итеп сөйләвенә сокланмый мөмкин түгел, күбесе чыгышларын театрлаштырылган күренешләр белән дә бизәде. Әлбәттә, арадан иң шәпләрен сайлап алу авыр булды. Тик, бәйге булгач, җиңүчеләрне билгеләп үтмичә дә булмый. Шулай итеп, жюри әгъзалары бертавыштан Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укучысы Гүзәлия Шәкүрованы беренче урынга лаек дип атады. «Ул Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен шундый сәнгатьле итеп укыды ки, хәтта күзгә яшьләр килде», — дип сөйләде жюри рәисе Татарстанның атказанган укытучысы Нурзидә Фәйзуллина.
“Вокал” номинациясендә балаларның сәләтен Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Венера Ганиева һәм җырчы, музыкант, композитор Лилия Ваһитова (Уфа шәһәре) бәяләде. Бәйгеләр арасында Венера Әхәт кызыннан фестиваль турында нинди фикердә булуы белән кызыксындык.
- Мирас сүзенең мәгънәсе тирән. Бу — бөек татар халкының бәяләп бетергесез бай тарихи үткәне, тирән эчтәлекле әдәбияты, мәдәни җәүһәрләре. Бүгенге фестивальнең максаты да — югалып баручы гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, телебезне, милләтебезнең милли бизәкләрен, ядкәр-истәлекләрен барлап, кадерләп саклап, яңа буыннарга тапшыру. “Мирас”та катнашучылар саны күп булуы мине гаҗәпләндерде, номинацияләр дә төрле икән. Бәйгегә балаларны әзерләүче ата-аналарга, остазларга рәхмәтемне белдерәм, чөнки сәләтне күреп алып, аны үстерүгә юл бирү — зур хезмәт, — дип сөйләде Венера Ганиева. Ул, педагог буларак, “Вокал” номинациясендә катнашучы бәйгечеләргә киңәшләрен дә бирде. “Танылган җырчыларга охшап җырларга тырышмагыз. Һәркемнең үзенчәлекле, үзенә генә хас моңлы тавышы булырга тиеш”, — диде остаз.
Бу номинациядә Гран-при бүләгенә ия булган Альмира Сәетовага (Самара) профессиональ студиядә җыр яздыру, ә 1нче дәрәҗә лауреат исемен алган самаралылар Фәрзәнә Мәхмүтова һәм Айгөл Низаметдиновага, 2нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган Айрат Сәлимовка Венера Ганиева мартта Казанда үтәчәк “Сандугач” балалар фестивалендә катнашу өчен таныклыклар да бүләк итте.
Лилия Ваһитова Самара өлкәсендә татар телен, милли мәдәниятне саклап калу һәм аны үстерү юнәлешендә зур эшчәнлек алып барылуына куанычын белдерде. Композитор Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизовка һәм “Мирас” фестивале директоры Искәндәр Сәетовка үзенең җырлары язылган дисклар бүләк итте. “Вокал” номинациясендә катнашкан Диләрә Усмановага (Тольятти), 3нче дәрәҗә лауреат исемен алган Алсу Кәримовага (Сызран), 3нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булган Юлия Чекменовага (Тольятти) Лилия ханым “Тургай” милли телевизион проектында, “Сәләт” фестивалендә катнашу өчен сертификатлар тапшырды. Шундый ук бүләк һәм Башкортостанның “Туган тел” телевизион каналында клибын күрсәтү таныклыгы белән Альмира Сәетова (Гран-при иясе) бүләкләнде.
Хореография номинациясендә Гран-при бүләгенә “Зәңгәр шәл” биюе белән “Яктылык” татар мәктәбенең “Йолдыз” бию театры ия булды. Ә Камышлы районының Иске Ярмәк авылы “Ак каен” халык ансамбленең балалар төркеме “Ярмәк вагы” белән сәхнәне дер селкетеп, 1нче дәрәҗә лауреат исемен яулады.
- Бу көйгә яктылыклылар да оста бии, тик алар аны сәхнәдә сәнгать биюе буларак башкаралар. Ә без “Ярмәк вагы”н фольклор бию буларак бөтен илгә таныттык. Балаларыбыз да аны яшьтән өйрәнеп үсәләр, олылардан бер дә калышмыйча, оста бииләр, — дип сөйли “Ак каен” ансамбле әгъзасы, Иске Ярмәктә “Туган якны өйрәнү”, “Сәнгатьле сөйләм” түгәрәкләрен алып баручы, тәҗрибәле укытучы Әлфия Баһаутдинова.
Алда әйтеп үткән номинацияләрдә бәйгечеләр шактый булса, “Инструменталь жанр” бәйгесендә (жюрида “Салават” җыр театры баянчысы Илфат Шәехов та бар иде) нибары унбишәү генә катнашты. Ә призлы урыннарга самаралылар Абдулмалик Мәүлетов һәм Хәмит Рамазанов дуэты, Әлфия Фәйрукшина, Альмира Сәетова 1нче дәрәҗә лауреатлары, ә Равил Мангуткин, Айнур Гыйматдинов, Азалия Низамова, Галим Ибраһимов 1нче дәрәҗә дипломантлары исемнәренә лаек булдылар.
Фестиваль кысаларында рәсем һәм кул эшләре бәйгесе дә узды. Фойеда, махсус оештырылган күргәзмәдә, һәркем балаларның иҗат җимешләре белән таныша алды. Ниләр генә юк иде анда! Чиккән сөлгеләр, алъяпкычлар дисеңме, челтәрләп бәйләгән ашъяулыклар дисеңме, төрле тукымалардан теккән букчалар дисеңме?! Балаларның бу кул эшләрен Самара өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-гамәли сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова, ә футбол буенча дөнья чемпионатына, волонтерлыкка һәм экология елына багышланган рәсемнәрне “Россия рәссамнары берлеге” әгъзасы Олег Емельянов бәяләделәр. Нәтиҗәдә, Самирә һәм Алия Гатауллиналар, Алсу Абдрахимова, Мәдинә Мирзаева, Ләйлә Еналиева, Регина Гыйматдинова, Әдилә Шахмурадова “Декоратив-гамәли иҗат” номинациясенең призерлары булдылар. Гөлнара Насыйрова аларга үзе чиккән калфакларын өләште, калфак һәм изү чигү буенча мастер-классларында катнашу өчен сертификатлар тапшырды.
Фестивальнең иң кечкенә катнашучысы — 4 яшьлек Амелия Шәмсетдинова (Самара) һәм Нефтегорскидан килгән Николашкиннар-Зайдуллиннарның гаилә ансамбле “Түбәтәй” тиз туклану челтәре тарафыннан махсус бүләкләргә ия булдылар.
Бу бәйрәмдә башкарылган номерларның һәркайсы турында язып бетереп булмас, әлбәттә. Балаларның барысы да сәләтле, чын артистлар диярсең. Фестиваль дә гомумән күркәм үтте. Монда бәйрәмне матур итеп алып барган Алия Галиуллинаның да өлеше зурдандыр, мөгаен.
- Самарада үткәрелгән милли чараларда бик теләп катнашабыз. “Мирас” — шуларның берсе. Алинә Стерликова ялгыз биюдә 2нче дәрәҗә лауреат, ә үзәгебезнең бию төркеме — 2нче дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды, — дип сөйләде Нефтегорскиның “Дуслык” татар үзәге әгъзасы Линара Николашкина. — Оештыручылар балаларга кайнар пылау ашату, чәй белән сыйлау ягын да караганнар, бик уңай булды. Балалар да, үзебез дә канәгать калдык, — дип оештыручыларга рәхмәтен дә белдерде ул.
“Бер мичкә балга — бер кашык дегет” дигәндәй, фестивальне оештыруның кимчелекләре дә булмады түгел. Моның белән “Мирас” фестиваленең директоры Искәндәр Сәетов та ризалаша.
- Барлык кимчелекләрне искә алып, икенче елга бу чараны тагын да матуррак итеп үткәрергә тырышырбыз, — диде ул.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 2033
ХХII “Мирас” татар мәдәнияте фестиваль-конкурсы турында «ТНВ» телеканалының видеорепортажы: https://youtu.be/Bu3OvFkWSrY