Яңа Ярмәктә Габдулла Тукайның туган көненә карата шигърият кичәсе үтте

IMG_20180426_120700Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көненә карата шигърият кичәсе үтте. Киләчәк буынны тәрбияләү безнең кулларда, шуңа күрә дә Тукайның бөеклеген, аның уй-фикерләрен, зур тәрбияви әһәмияткә ия әсәрләрен без балаларга җиткерергә тиеш.

Балаларны Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып үттек, презентация күрсәттек. Яшь буын кызыксынып Габдулла Тукай әкиятләре нигезендәге «Су анасы» һәм «Шүрәле» мультфильмнарын карадылар.

Китапханәдә Габдулла Тукайның китапларыннан торган күргәзмә дә әзерләнгән иде. Шагыйрьнең иҗаты белән кызыксынган балалар өйләрендә укыр өчен китаплар да алып киттеләр.

IMG_20180426_120716IMG_20180426_120700Камышлы районы Яңа Ярмәк авылы китапханәчесе Алисә ХАМАТШИНА.

Просмотров: 1097

Комментирование запрещено