В селе Мочалеевка прошел праздник “Бишек туе” / Мәчәләйдә бүген “Бишек туе”

image21 апреля 2018 года в селе Мочалеевка м.р.Похвистневский, в семье Исмагиловых Фатиха и Юлии, прошел праздник “Бишек туе”  или “Бәбәй чәе”, куда были приглашены представительницы обществ “Ак калфак” Самары, Сызрани и села Алькино.

Бишек туе (бишек  — колыбель, туй —  праздник) у татар родинный обряд, символизирующий принятие новорождённого в общество и наделение его жилищем (колыбелью). Устраивался обычно на 40-й после рождения ребёнка день. Приглашаются на этот праздник мулла, родственники, дети. Младенца  укладывают в колыбель с пожеланиями здоровья. Гости приносят сладости, выпечку и подарки, желая ребёнку богатой и счастливой жизни. Мулла проводит имянаречение. Женщины устраивают трапезу со всевозможными яствами.  

Испокон веков у татар было принято  разделять  вместе с родственниками и соседями радость рождения ребенка.  Раньше услышав о рождении первенца в семье, старались первым сообщить свекрови, чтобы получить подарок (сөенче).

Молодая мама для всех соседей и родственников становилась самым дорогим человеком, в этот период самые вкусные яства были для нее и она была на самом почетном месте. Проведать роженицу считается самым благим делом, за которое Всевышний дает награду.

Раньше, когда женщины рожали дома, помощь в родах оказывала бабушка-повитуха (кендек-әби), которых в деревнях очень ценили и уважали. Кендек-әби  после рождения младенца, в течении нескольких дней смотрела за новорожденным и его мамой, ухаживала за ними, угощала младенца первой пищей — медом с молитвами  возвеличивания Аллаха (Салават әйтү), производила первое купание  младенца и мамы.

- Ата-ана йоласы,
Пәйгамбәрләр догасы. 
Бәхетле бул,
Тәүфыйклы бул, — так говорила кендек-әби при купании ребенка.

Считалось, что натаскать воду  в баню для купания младенца и его мамы, приносит тысячи благ от Всевышнего. Поэтому в деревнях, если проходил слух об этом событии, женщины и молодые девушки торопились отнести воду для купания.

При купании  новорожденного, а потом и  мамы, приглашались  пожилые женщины рода. Это был также  праздник, на который приносили подарки: мыло, сметану, яйца.

Когда купали младенца, читали всевозможные молитвы и заклинания. Примерно такие:

Аю кебек симез бул,
Бүре кебек җитез бул.

Әби-бабай мунчасы
Җан тынычы бирсен,
Көн тынычы бирсен.

Яфрак кебек яралсын,
Коймак кебек кабарсын,
Борчак кебек тәгәрәп йөрсен,
Куян кебек сикереп йөрсен,
Каен кебек матур үссен.

Спустя некоторое время, семья, где родился младенец,  проводит меджлис  «Бишек туе» или «Бәбәй чәе», куда приглашают муллу, родственников, друзей, соседей. А они в свою очередь приходят с подарками и сладостями, в большинстве татарских сел на такой праздник приходят с курником (бәлеш). А бабушка (в большинстве случаев это — теща) приносит подушку, одеяло, детскую одежду.

Мулла на этом празднике проводит имянаречение. Младенца выносят к нему на подушке, он  сначала читает азан, после чего три раза в правое ушко, а потом  три раза в левое — произносит имя новорожденного и его отца. Этот обряд очень трогательный и радостный.

Такой праздник состоялся и в селе Мочалеевка. В присутствии гостей состоялось имянаречение новорожденной Альфины, дочери Фатиха Исмагилова. Все гости пожелали, чтобы девочка выросла счастливой, милостивой, великодушной, с крепким Иманом в сердце, чтобы она уважала своих родителей, была умной, чтобы в жизни ей встречались только добрые люди, чтобы жизнь у нее была долгой и благодатной.

С пожеланиями всех благ маленькой Альфине выступила Разия-ханым Аюпова — руководитель общества “Ак калфак” г. Самара, подарив диск с видеофильмом “Ступени воспитания”, покрывало для колыбели маме Альфины — Юлии. Представительницы организации “Ак калфак” села Алькино также сделали памятные подарки для маленькой Альфины. Представительница “Ак калфак” из Сызрани также вручила подарки и всем присутствующим женщинам раздала садака.

imageimage2 image3 image5 image6 image4 image7Пусть всем, кто был на празднике, Аллах Тагаля воздаст много благ. Пусть лучик радости рождения Альфины коснется каждого из присутствовавших. 

Представительницы обществ “Ак калфак” Самары, Сызрани и села Алькино.

Село Мочалеевка, Похвистневский район.

* * *

Самара өлкәсе хатын-кыз­ларының “Ак калфак” оешмасы белән берлектә Похвистнево районының Мәчәләй авылында җирле җәмгыять әгъзалары милләтебезнең онытылып бар­ган йолаларының берсен яңартырга теләп, “Бишек туе” (Бәби чәе”) үткәрделәр. Без моннан берничә көн элек кенә мөхтәрәм Казан кунагы — Сәйдә абыстай Аппакованың Гали авылында уздырган “Тәр­бия дәресләре”ндә булып, аның акыллы һәм гыйбрәтле вәгазьләрен, догаларын тыңлап кайткан идек. Менә Мәчәләйдә Асия Исмәгыйлевалар гаилә­сендә үткәреләчәк “Бишек туе”н­да да бик теләп катнашырга булдык.

Самарадан бәйрәмгә мин үзем, Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак оешмасы җитәкчесе, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Рәфгать ага Әһлиуллинның хәләл җефете, соңгы вакытларда өлкә “Ак калфак” оешмасы уздырган чараларда актив катнаша башлаган Фатыйма ханым, Сызраннан Гөлшат ханым Йосыпова бергәләп бардык. Похвистнево районының Гали авылыннан Илһамия ханым Кәримова, Кәүсәр ханым Шәйхетдинова, Подбельскидан Әлфия ханым Ижедирова, Зөлфия ханым Сәлахова һәм башкалар да килгән иделәр.

“Бишек туе” үткәреләчәк Асия Исмәгыйлевалар гаилә­сенең йорты, өе, йолага туры китереп, яхшы итеп җиһаз­ландырылган, бизәл­гән. Карават өсләрендәге мендәр­ләргә төрле милли бизәкләр төшерелеп чигелгән. Түр уртасына бик матур затлы чигүле япма белән капланган зур сандык куелган. Анда яшь сабыйның киемнәре таслап тутырылган, диделәр. Кирәк чакта һәркайсын ал да куллан!

Карават кырыена матур, ыспай гына итеп ясалган сиртмәле бишек эленгән. Аны ак бүзгә төрле ефәк җепләр белән чигелгән матур чаршау каплап тора. Яшь бәбинең әнисе Юлия — Асия ханым Исмәгыйлеваның килене, шунда ук бөтерелеп йөри, әтисе Фатыйх та биредә.

Безнең арттан ук ияреп, “Бәби туе”на, яшь сабыйның хәлен белергә дип, күрше-күлән, авылдашлар, кунаклар җыела башлады. Һәркайсы үзе белән бүләккә сөт-каймагын, бәлеш-пәрәмәчен, чәкчәк-ба­вырсагын алып килгән.

Без дә буш кул белән бармадык. Фатыйма ханым килү­челәргә “Бердәмлек” хезмәт­кәрләре җибәргән стена календарьларын бүләк итте. Казаннан Фәния ханым Хуҗиәхмәт нәшер иткән, “Бердәмлек” тарафыннан бү­ләккә бирелгән Дини календарьлар да күпләрнең күңеленә хуш килгәндер, дип уйлыйм.

Самараның “Дуслык” милли-мәдәни оешмасы җитәкчесе, төбәгебезнең танылган эшкуары, Бөтендөнья татар кон­грессының Шура президиумы әгъзасы, Мәчәләйдә туып-үскән Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев дөньяга яңа килгән сабыйның әбисе, Мәчәләй авылының җирле “Ак калфак” бүлекчәсе җитәчесе Асия Ильяс кызы Исмәгыйлевага, шундый матур йолабызны кайтарып, “Бишек-бәби туе” уздырырга алынуы өчен Рәхмәт хаты да язып җибәргән иде. Без аны тантаналы итеп, Асия ханымга тапшырдык. Казаннан алып кайткан “Тәрбия баскычлары” дип аталган яшәешебез кагыйдәләре язылган махсус дискны да бүләк иттек, тәм-томнарыбызны да бирдек.

Без бергәләшеп аралашкан арада сабыйга исем кушарга дини авыл картларының берсе — Әнәс хәзрәт Гайсин да килеп җитте. Ул, әлбәттә, “Бишек туе” йолаларын тагын бер мәртәбә аңлатып, ничек яшь сабыйга дини һәм милли тәрбия бирү турында күп вәгазьләр сөйләде, Коръән сүрәләре, аятьләре укыды. Аннан хәзрәт сабыйны матур итеп чигелгән йомшак мендәр өстенә яткырып, аның колагына: “Синең исемең Әлфинә була”, — дип әйтеп, догалар укыды, теләкләр теләде.

Шулай итеп, сабыебызга хәзер Исмәгыйлева Әлфинә Фатыйх кызы дип мөрәҗәгать итәргә дә була.

Без, аккалфаклылар да, сабый хөрмәтенә сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Туган тел” шигыренә язылган җырны әкрен генә көйләп алдык, күп изге теләкләребезне әйттек, аның бәхет-шатлыкларга ире­шүен теләдек.

Аннан кунакларны, шул исәптән безне дә, бәби мунчасына чакырып, пакьләндерделәр. Барыбыз да үзебезне, яңа туган сабый кебек, гөнаһларыбыздан арынып, сафланып киткәндәй итеп тойдык.

Рәхмәт сезгә, хуҗалар, шундый матур йолабызны торгызып, зур бәйрәм оештырганыгыз өчен. Бер-берегезгә ихтирамлы булуыгыз, гаилә татулыгыгыз, намуслы хезмәтегез киләчәктә яңа туган бу сабыйны тәрбияләүдә сезгә ныклы таяныч булыр, дип ышанабыз. Шушы сез үткәргән “Бишек-бәби туе”быз эзсез калмас, югалмас, башкаларга да үрнәк булып торыр.

Разия ӘЮПОВА.

Самара — Мәчәләй — Самара.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1497

Комментирование запрещено