“Моңнар кайтсын авылга”

2018-05-04_09385926 апрель кичендә Камышлы район мәдәният йорты залында алма төшәр урын да калмаган иде. Ул кичне анда өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре әзерләгән бик зур һәм матур әдәби-музыкаль кичә узды.

Сәхнә матур итеп, чын авылча бизәлгән, ә фойеда Камышлы авылының уңган-булган кул осталарының хезмәт җимешләреннән торган күргәзмә эшләде.

- Халыкларның җаны -  ул җыр, диләр,

Җыр диләр дә бездә,моң диләр,

Өзсә, киссә бәгырьләрне

Татар җыры инде шул диләр!

Хәерле кич дуслар!

- Хөрмәтле тамашачылар! Бүген татар дөньясында, безнең авылда ике бәйрәм: берсе- Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына-132 ел булса, икенчесе-менә бүгенге хәйрия концерты. Без сезне бүген моң дөньясына алып керергә уйладык һәм төбәгебезнең йөзек кашлары булган үзешчән шагыйрьләребезне, җырчыларыбызны, гармунчыларыбызны, биючеләребезне чакырдык. “Моңнар кайтсын авылга” исемле хәйрия концертын башларга рөхсәт итегез!

Менә шундый матур шигырь юллары, йөрәккә сары май булырдай сүзләре белән башлап җибәрделәр хәйрия концертын аны алып баручылар Рәмзия Асадуллина һәм Рушания Диндарова һәм сәхнәгә Дәүләткол авылы “Дисәнә” фольклор ансамблен чакырдылар. “Дисәнә”леләр “Кичке уен” күренешен күрсәттеләр: “Йөзек салыш” һәм башка уеннар, җыр-бию, тальян моңы, әтәччә кычкыру-бар да бар иде аларның “Кичке уен”нарында.

Татар моңы, татар җыры…

Йөрәгеңә үтеп керер дә,

Нурландырыр керсез күңелеңне,

Усаллыкның калмас кере дә.

Тыңла әле, син, бер татар көен,

Тыңла әле, күзең ачылсын.

Күңелеңдә булган сагыш, моңнар

Татар җыры белән басылсын.

Дуслык җебе өзелмәс ул

Моңлы халык бар җирдә,

Безнең шушы очрашу

Истә калыр гомер-гомергә, диеп дәвам итте концерт программасын Лилия Фәртдинова һәм сәхнәгә Рәйхана апа Мөхетдинованы чакырды. Менә ичмасам тавыш та, менә ичмасам моң! Сандугачларың бер читтә торсын. Рәйхана апаның моңы зур залга сыешмый, тирә-якка, авыл өстенә таралгандыр ул кичне.

-Татарларда элек-электән җырларны гармунга кушылып җырлаганнар, гармунсыз авыл булмаган, диеп дәвам итте концерт программасын Рәмзия һәм сәхнәгә гармунчылар Халисә апа Каюмова, Рәшит Дәрҗеманов һәм Раил Зариповларны чакырды. Зал эченә гармун моңы таралды.

Ул кичне төбәгебезнең танылган җырчылары Зәкия апа Башарова, Халидә апа Гыйләҗева, Гөлфия Махметова, Венера Инсапова, Наил Хәкимов, Дилбәр апа Шиһапова, Айсылу апа Камалетдинова, Динар Гарипов, Мөнирә Сәгыйдуллина, Лилия Вахитова, Даһия апа Шәрәфиева, Бакай авылы егете, гармунчы Марат Шәйхетдинов, Рәмзия-Рушания дуэты тамашачыларга үзләренең иң моңлы җырларын, Фатыйма апа Мәхмүтова, Гамилә Вәлитова, Айсылу апа Камалетдинова һәм Зөләйха апа Шакуровалар дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

Эшмәкәр, гармунчы Рөс­тәм Сәләхетдиновның бу кичәдәге чыгышы ямь өстенә ямь булды. Тамашачы аның үзе уйнап, үзе җырлаганын һәрчак җылы кабул итә.

Борис абый Камалетдинов, Халидә апа Абдуллина башкаруында “Багана төбендә”, Борис абый Камалетдинов, Халидә апа Абдуллина һәм Динар Гарипов башкаруында “Урыс килене” мәзәк күренешләре күңелләргә ял бирде, дисәм, ялгышмам.

Камышлы халык театрының танылган артисты, яраткан артистыбыз, баянист Борис абыйны янәдән сәхнәдә күрүебезгә бик шатбыз.

Менә концерт ахырына якынлашты. Аның программасын алып баручылар тамашачыларга, концертны әзерләүдә булышучыларга, анда катнашучыларга, матди ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

- Күңелләрдән-күңелләргә салдык күперләр

Насыйп булсын бу юллардан кабат үтүләр.

Сезне сагынып сайрар һәрчак күңел кошыбыз,

Кабат очрашканга кадәр, дуслар, хушыгыз!

Кичә “Туган тел” җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.

Әйе. Кабат очрашулар насыйп булсын. Кызлар бу тамашаны чын күңелдән әзерләп, халык күңеленә җиткезделәр. Без бу чарадан күтәренке кәеф белән таралыштык. Рәхмәт сезгә кызлар! Иҗат ялкыннарыгыз сүнмәсен, моң чишмәләрегез саекмасын!

2018-05-04_0938592018-05-04_093914 2018-05-04_093925 2018-05-04_093933Язмам ахырында шуны да әйтеп үтәсе килә: Район мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Резедә Төхбәтшина төбәгебезнең кул осталарына Мактаунамәләр тапшырып, чәчәкләр бүләк итсә, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөлфия Дәрҗеманова барлык артистларга Рәхмәт хатлары тапшырып, чәчәкләр бүләк итте.

Хәйрия кичәсендә җыелган акчалар социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә спорт кирәк-яраклары алуга тотыла икән. Үзәк җитәкчесе Наилә Габидуллина һәм аның хезмәттәшләре бу чарада катнашкан барлык тамашачыга, шулай ук зур ярдәм күрсәткән район хакимиятенә, район башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдиновка, мәдәният бүлегенә, Рәйхана апа Мөхетдиновага, Раилә Сафинага һәм башкаларга рәхмәтләрен белдерәләр.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

Автор һәм Артур ӘБДЕРӘХИМО фоторәсемнәре.

«Камышлы хәбәрләре».

 

Просмотров: 1372

Один комментарий

  1. ГКУ СО "КЦСОН СВО" отделение м.р.Камышлинский в пишет:

    На собранные средства от благотворительного концерта «Моннар кайтсын авылга» приобрели: пылесос для инвалида 1 группы Рахматуллиной Эльмиры, термопот для подготовки свежезаваренного фиточая для благополучателей, спортивный инвентарь для проведения спортивных занятий.