Таныш булыгыз, яңа автор

8087“Бердәмлек” газетасы төрле районнарда үз хәбәрчеләре булуы белән халыкка якын. Ә менә Челно-Вершины районыннан газетага язучы авторлар әлегә кадәр сирәк иде.

10 мартта басылып чыккан “Черек бәрәңге кабартмасы” дип аталган кызыклы язманы укыган олы яшьтәге кешеләр үзләрен балачакларына кайткандай хис иткәннәрдер. Бу Челно-Вершины районының Шламка авылында яшәүче 74 яшьлек Гомәр Шәяхмәт улы Гайнуллинның беренче иҗат җимеше.

Гомәр Гайнуллин күрше Нурлат районы, Якты Күл авылында туып-үскән, ун классны татар телендә укып тәмам­лаган. Армиядән хезмәт итеп кайткач, ул Татарстанның Әтнә районындагы авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм Самара өлкәсенең рус авылларында зоотехник булып эшли. Гомере буе татар әдәбиятына, татар теленә гашыйк булган кеше олыгайгач кына үзе дә каләм тибрәтә башлый. Бүгенге язмасы сугыштан соңгы авыр еллар турында булса да, юморга бай. Рәхим итеп, яңа авторыбызны кабул итегез.

Камәрия чебиләре

Бөек Ватан сугышыннан соң, авыл хуҗалыгын торгызу максатыннан, хөкүмәт колхозларга күптөрле йөкләмәләр, үтәп булмаслык планнар бирә иде. Бигрәк тә, әле генә инкубатор күкәеннән тишелеп чыккан чебиләрне тагып бирүләре нервыга тия иде. Колхозның аларны үстерерлек бинасы да, җайланмалары да, чебиләргә яраклы комбиазыклары да юк иде. Ә җитәкче райком кушканны үтәмәсә, партбилетын югалатуы да бар. Саботаж ясый дип төрмәгә утыртырга да озак сорап тормыйлар.

Менә бу елны да колхоз рәисе чебиләрне алып кайтып, авыл халкына өләште. Барлык хатыннарга, шул исәптән Камәрия апага да, унар чеби тиде. Барлы-юклы ризыкларын, балалар авызыннан өзеп, чебиләргә ашатып, үстерә башлады халык. Исән калып, үсеп җиткән тавыкларны колхоз фер­масына илтеп тапшырырга кирәк иде.

Көзгә табарак Камәрия апа үзенең тавыкларын фермага илтә китте. Ул барып җиткәндә анда эшләүче Сабира каядыр олаккан иде. Урамның бер башыннан икенче башына кадәр тавыклар күтәреп килгән апа арыган, әлбәттә. Нишләргә соң? Сабира кичкә кадәр дә килмәскә мөмкин. Караңгы төш­кәч, ферма ишекләрен ябарга килсә генә.

Хатын Сабираның килгәнен көтеп утырмаска булды. “Җи­бәрим чебиләрне. Сабира үзе­безнең урам кешесе, гомер буе бергә яшәдек, бәлки ышаныр әле”, — дип Камәрия апа чебиләрен тавыклар арасына җибәрде.

Өенә кайтышлый Сабира­ның өенә кереп, чебиләрне фер­мага илткәнен әйтеп тә бе­терә алмады, Сабираның җавабы әзер иде инде: “Мин күрмәдем, син миңа бирмәдең”, — дип кырт кис­те ул.

Шулай итеп, Камәрия апага колхозга ун чеби бәясен түләргә туры килде.

Бу ямьсез хәлнең дәвамы да булды әле. Апаларым Куйбышевка китеп, төзелештә эшлиләр иде. Заманына күрә, эш хакын яхшы итеп алганнардыр. Камәрия апа алданган җәйне әти өебезне күчереп, зурайтыбрак төзетте. Мин, әле кечкенә булсам да, аңа бик күп булыштым. Менә өебез, алты почмаклы булып, балкып тора. Өй каршында куаклар. Әти урамга караган тәрәзәләрне ачылмалы итеп ясады. Апаларыма хат язганда шул хакта мактанып язган иде. Алар, шушы матурлыкка сихәтләнеп, өй котлап, патефон алып җибәргәннәр. Әти тәрәзәне ачып җибәрә дә патефонны тәрәзә төбенә куеп уйната. Аның тавышы урамга яңгырый. Ни кызганыч, патефонның тәлинкәсе берәү генә иде. Анысы да русча җырлый. Хәтеремдә аның бер генә сүзе истә калган: “К Марианне, к Марианне”… Ул аны еш кабатлый иде.

Беркөнне, бакчадагы куак­ларда сандугач сайраган кебек, тәрәзә төбендә патефон җырлап утыра. Шулвакыт Камәрия апаның улы Нәфис абый узып бара. “К Марианне” сүзе рус телен белмәгән кешеләргә “Камәрия” дип ише­телә икән. Нәфис абый башын кыңгыр салып тыңлап-тыңлап торды да, әтидән сорап куйды:

- Шакир абый, нәрсә ди у-у-ул?

Ә безнең әти бик мәзәкчән кеше иде.

- Камәрияне Сабира чеби белән алдаган, — ди.

- Каян белгән ул, ә-ә-ә? — дип суза Нәфис абый, чиксез гаҗәпләнүен тыя алмыйча.

- Барып әйткәннәрдер, Нә­фис. Хәзерге халык шундый бит, нәрсә ишетсә дә, тизрәк билгеле органнарга барып тапшырырга гына тора, — дип ышандырды.

Камәрия апаның чебиләрен ашап, Сабира апа да баемады, Камәрия апаның да гаиләсе ачлыктан үлмәде. Тик кыямәт көнендә шушы гөнаһы өчен җавап бирәсен белмәгәнме, әллә аңлап бетермәгәнме икән Сабира апа. Аллаһы Тәгалә барыбызны да гөнаһлардан сак­ласын иде.

Гомәр ГАЙНУЛЛИН.

Шламка авылы,

Челно-Вершины районы.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 1128

Комментирование запрещено