Фатих Сибәгатуллин: “Татарлар инглизләргә чалбар кидерткән” (ВИДЕО)

news_22356Дәүләт Думасы депутаты, язучы, дәүләт эшлеклесе Фатих Сибәгатуллинның “Бөек Россия: Атилладан президентка кадәр” (“Великая Россия: от Аттилы от Президента”) исемле яңа китабы басылды. Татарлар Бөекбританияне кайчан татарлаштырган яки шотландларның итәк киеп калуында татарларның нинди катнашы бар? Автор Ленин, Сталин турында нинди яңалыклар ачкан? Ни сәбәпле сугыштан соң халык ачлыктан кырылган? Татар телен укытуда нишләргә? Бу турыда Фатих Сибәгатуллин белән сөйләштек.

-“Бөек Россия: Атилладан президентка кадәр” исемле яңа китабыгызның татар халкына, татар фәненә нинди тәэсире, файдасы булыр дип уйлыйсыз?

-Бу китапның бер халыкка да зыяны булмас. Монда илбашы Путинның да, бөек шагыйребез Тукайның да сүзләре бар. Бу уникенче китабым. Рус телле кешеләр дә татар тарихын белсен дип, китабымны русча яздым. Татарлар русча укый белә. Икетомлык “Атилладан президентка кадәр” дигән китапларымда татар тарихын Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиевка кадәр язган идем. Ә монысында Россия тарихы СССРның беренче һәм соңгы президенты Михаил Горбачевка кадәр өйрәнелгән. 

“Скандинавия халыклары Казан татарларыннан чыккан”
 

 Бу китапта тарихтагы бик күп әйберләр ачыла. Мин баштагы китапларымда татарлар каян килеп чыккан дип яза идем. Кытай чигеннән һуннар хәзерге Татарстан җирләренә, Биләр шәһәренә 158 елда килгәннәр. Аннары Көнбатышка киткәннәр. Атилла Иделдә туып, туганнары артыннан барып җиткәндә, һуннар Дунай елгасы буенда торганнар. Ул елларны “43 ел сугышсыз чор” дип атыйлар. Шуннан Атилла Дунайга бара, җитәкче була. Тарихчылар язганча, “бер сулышта” Португалияга кадәр барып җитә. Аннары һуннар Римне буйсындырганнар. 
 
Атилла үлгәндә аның малайлары күп булган. Атилла балалары, ата-баба йоласын дәвам итеп, Бөекбританияне татарлаштырганнар, аларга чалбар кидерткәннәр. Шотландияга барып җитә алмаганнар, шуңа алар итәк белән калганнар. Аннары Скандинавияга киткәннәр. Скандинавия галимнәре язуынча, аларның чыгышлары Казан татарларыннан. Бу турыда минем китапта бар. Фәндә гаплогруппа тикшерүе бар, ул ДНК гына түгел. ДНК туганлыкны гына ачыклый. Ә гаплогруппа тикшерүләре нәселнең 15 мең еллык тарихын күрсәтә. Хәзер минем китапларымда элек язган фикерләрем фәнни яктан дәлилләнде. Руслар үпкәләмәсен. 
 
“Путин Россиядә бер генә төрле ислам булуын тели”
 
Китапта алты галимнең тикшеренүләре кертелгән. Алар – Россия президенты хакимиятендә эшләүче бөек тарихчы Андрей Тюняев, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты җитәкчесенең беренче урынбасары, тарихчы, академик Радик Салихов, Америкада яшәүче Клесов исемле иптәш. Ул СССР вакытында дәүләт бүләге алган кеше. Ә ул чорда дәүләт бүләген болай гына бирмиләр иде. Минем бәхеткә, элек язган фикерләрем фән тарафыннан, генетик яктан расланды. Монда инде беренчел чыганагың кая дип әйтә алмыйлар. Кайбер хәйләкәр акыллы кешеләр миңа шулай әйткәлиләр иде. Хәзер беренчел чыганак минем “Бөек Россия: Атилладан президентка кадәр” китабымда. Укысыннар! Китапның ахырында Скандинавия илләре Швеция, Норвегия, Финляндия, Дания халкының безнең туганнарыбыз булуы әйтелә. 
 
Диннәр турында язгач, традицион татар исламын да кертеп җибәрдем. Чөнки Владимир Владимирович Путин моның белән бик кызыксына. Аның хуплавы белән Болгар Ислам Академиясе ачылды. Менә анда да Путин традицион ислам турында әйтеп китте. Традицион ислам – ул татар исламы. Путин Россиядә исламның бер генә төрле булуын тели. 

“Бөек Ватан сугышында 42,5 миллион совет кешесе һәлак була”
 
-Китабыгызда революцияләр, Ленин, Сталин, Троцкий турында да язгансыз. Нинди яңалыклар керттегез?
 
-Яңалыклар юк. Димәк, Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет халкының санының иң зурысы дип 27 миллионны әйтәләр иде. Ә чынлыкта 42,5 милион. Бу сан ачылды. Ә Икенче Бөтендөнья сугышында (1939-1945 еллар) Советлар Берлеге җирендә 52 миллион кеше беткән. 52 миллион! Иң булган кешеләрне дошман, контр дип, үтереп бетергәннәр. Халык бик зур фаҗигалар кичергән. 
 
Мине иң шаккатырганы – сугыш беткән, зур җиңүләргә ирешкәч, Россиядә 1946-47 елларда иң зур ачлык була. Икмәк тә булган. Көнбатыш Европага доллар кирәк дип, сатып бетергәннәр. Менә сиңа Сталин бабай! Миңа әти сөйли иде. Әни дә сөйли иде. Бер хатын балаларын ашаган. “Ничек шунда күңелеңә килмәдемени?” дип сорагач, “Иң кечесенең башын ашаганда килде” дигән. 
 
“Татар теле мәсьәләсендә шаккатырлык әйбер юк”
 
-Татар телен укыту мәсьәләсендә нишләргә?
 
-Шакката торган әйбер юк. Бик матур итеп эшләргә, яшәргә. Элекке гореф-гадәтләребезне югалтмыйча, дин буенча да гарәпкә, тегендә-монда кермичә, дус яшәргә. Революцияга кадәр дә иң укыган халык татарлар булган. Чөнки мәхәлләдәге ир балаларны укыту – мулланы беренче бурычы булган. Ә абыстай кызларга белем биргән. Шуңа күрә иң укыган халык татарлар булган. Бер халыкта та туган телдә белем бирү булмаган. 

“Рөстәм Миңнеханов мәскәүләргә аңлата белә”

-Татарстан белән Мәскәү арасы ничек булачак? 
 
-Ничек булган – шулай булачак. Без – Мәскәүнең терәге, бигрәк тә икътисадта. 

-Мәскәүдә моны аңлыйлармы?
 
-Мәскәүдә аны бөтен кешенең дә аңлавы кирәкми. Президент Владимир Путин да, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин да аңлый. Хәтта Думаның экология комитеты рәисе Владимир Бурматов та аңлый. Очраклы килгән, булдыра алмаган, аңламый торган министр-мазарлар булырга мөмкин. Аннан соң Рөстәм Нургалиев мәскәүләргә аңлата белә. Бу бик зур әйбер. Ходай аңа исәнлек бирсен. 
 

Просмотров: 1322

Комментирование запрещено