Бөек Ватан сугышының канкойгыч этапларының берсе — Курск сугышы. Анда безнең күп якташларыбыз да катнашкан. Күпчелеге сугыш кырында ятып калганнар, бик сирәкләре генә туган авылларына кайту бәхетенә ирешкән.
Курск сугышында катнашучыларның берсе — Миргабиҗан абый Әмиров. Ул Камышлы районының Иске Ярмәк авылында яши. Аның балачагы да шушы авылда үткән. Әнисенең йомшак карашы, әтисенең көчле куллары, бергә уйнап үскән малайларның ихласлыгы әле дә хәтерендә саклана. Сугыш башлану хәбәрен дә башта аңламыйчарак каршылый ул.
Бер-бер артлы сугышка киткән авылдашлары артыннан Миргабиҗан да фронтка ашкына. Менә, ниһаять, 1942 елда аны Ульян өлкәсендәге хәрби пехота училищесына укырга җибәрәләр. 1943 елда Миргабиҗан, укуын да тәмамламыйча, авылдашы Әнәс Шаһиев белән бергә, фронтка китә. Поездда барган егетләр көл булып калган авылларны, җимерелгән шәһәрләрне күреп, хәйран калалар. Орлов өлкәсендәге бер елга янында туктагач, немец самолетлары аларның поездын да бомбага тота. Әле сугыш әчесен дә татып өлгермәгән егетләр самолетларга мылтык, автоматлардан аталар. Тик яшен тизлегендә очып үтүче самолетларга нинди зыян китереп була ди инде?! Шунда алар немец самолетларын үзебезнекеләрдән аерырга өйрәнәләр.
Курск дугасындагы сугыш 1943 елның 12 июлендә Прохоровка станцасында башланып китә. Монда булган канкойгыч сугыштан соң немецларга атакадан оборонага күчәргә туры килә, чөнки алар 10 меңләп солдатларын, 400 танкларын югалталар.
Аннан Брянск, Үзәк һәм Көнбатыш фронт гаскәрләре Орел, Белгород һәм Харьков шәһәрләрен азат итәләр. Тик ул үзенең беренче мәртәбә сугышка керүен һич тә оныта алмый.
- Тоташ пуля яңгыры астында һөҗүмгә ыргылдык. Йөгердек, егылдык, тагын торып йөгердек. Бик кыен булды. Кайчакта җир астына төшеп китәсем килде. Ләкин приказ булгач, уңга-сулга карамыйсың, пулялар өермәсе астында, җирне кимереп булса да, алга үрмәлисең, — дип искә ала Миргабиҗан Гали улы.
Ул шунда җитди җәрәхәт алып, госпитальгә эләгә. Ярты ел дәваланып, сафка баскач, кабат үз полкына кайта һәм сугышны Прибалтика фронтында дәвам итә. Витебск шәһәрен алганда ул кабат яралана, кабат госпитальдә дәвалана… Аны бит алда яңа сугышлар, яңа җиңүләр көтә.
Якташыбызга сугыш кырларында нәрсә генә күрергә туры килмәгән — якташлары белән очрашулар һәм югалтулар, канлы яралар, үзәк өзгеч салкыннарда һәм түзеп булмаслык эсседә һөҗүмгә күтәрелүләр… Миллионлаган кешеләрнең тире, каны, сызланулары һәм югалтулары бәһасенә бирелгән безгә бу җиңү.
Миргабиҗан Әмиров Бөек Җиңү көнен Белоруссиядә каршы ала. Ләкин аның сугышы әле тәмамланмый, Ерак Көнчыгышта тагын ике ел буе япон милитаристлары белән сугышырга туры килә аңа.
Бөтен чикләребезне дошманнардан азат итеп, туган авылына кайткач, Миргабиҗан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый, лаеклы ялга чыкканчы колхозда агроном булып эшли. Пенсиядә дә тик тормый — күп еллар буе Иске Ярмәк авылының сугыш һәм хезмәт ветераннары советын җитәкли.
Миргабиҗан аганың гаиләсе дә тәртиптә. Ул тугры хатыны Хәдичә апа белән 60 елдан артык бергә яши, балалары, оныклары, оныкчыклары да алар тирәсендә гөж килә.
Тыныч тормыш мәшәкатьләре сугышка караганда хәерлерәк бит ул.
Фәния КӘРИМОВА.
Просмотров: 1181