Бер очрашу — бер гомер

IMG_0616Февраль башында Иске Ярмәк авылында традицион мәктәпне тәмамлаучылар белән очрашу кичәләре оештырыла иде. Кызганычка, мондый чара быел гына үтми калды,  ә безнең сыйныф мәктәпне тәмамлауга 20 ел булды. Шулай итеп без үзебез очрашу оештырырга булдык.

Хәзерге вакытта бер-беребез белән элемтәгә керү кыен түгел, чөнки телефон, интернет бар. Киңәшләшә-сөйләшә торгач, чарабызны май бәйрәмнәренә билгеләдек, язның шушы матур мизгелендә очрашырга уйладык. 

Тотынды әзерлек эшләре, укытучыларга бүләкләр алулар. Өметләнеп тизрәк май бәйрәмнәрен көттек, ә вакыт бик  тиз үтә шул. Әле генә февраль башы иде, инде 8 март та үтеп китте, апрельның да соңгы көннәре җитте.

Очрашу көнендә Иске Ярмәк авылы мәктәбе янында җыелдык. Шушы җирдә кабат күрешүләребез чарабызның иң кадерле, иң шатлыклы мизгеле булгандыр, минемчә. Якында яшәгән классташлар белән очрашып торсак та, еракта яшәүчеләр белән еш күрешеп булмый бит.

Без — яңаярмәклеләр (мин һәм Руфия Мугинова) барып җиткәндә, биредә сыйныфташларыбыз Марсель, Линар, Алисә басып торалар иде инде. Менә берәм-берәм классташлар Алсу, Рамил, Рамилә, Марсель килеп җиттеләр. Хәл-әхвәл сорашкач, күрешкәч, алдан уйланган буенча, һәрбер очрашуда да башкарыла торган йолабыз буларак, укытучыларыбыз янына барып, бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырдык.

Машиналарга утырыштык та, киттек Әлфия Рәфкать кызы янына. Укытучы апабыз безне күреп, бермәл каушап та калды. Бүләкләребезне тапшыргач, бергәләп фотосурәткә төшкәч, истәлекләр иленә чумдык. Ничә ел үтсә дә, мәктәптә укыган елларның хатирәләре истә саклана бит.

Әлфия апа да безгә сорау бирде: «20 ел эчендә нинди уй-хыялларыбыз, максатларыбыз тормышка ашкан?»

Дәрестәге кебек берәм-берәм җаваплар бирдек. Күбебезнең хыяллары тормышка ашкан булып чыкты. Барыбыз да гаиләле, икешәр-өчәр бала үстерәбез, эш урыннарыбыз,  яшәү өчен уңай шартлар бар.

Хатирәләргә бирелеп утырып, вакытның үткәне сизелми дә калган. Укытучыбызда да сәгатьтән артык утырганбыз икән инде, ә бу вакыт безгә бер мизгел генә кебек тыелды.

IMG_0621IMG_0616IMG_0634Башлангыч сыйныфта укыткан укытучының да хәлен белеп чыккач, киттек төшеп су буена.

Матур да соң тәбигать яз башында. Яңа баштан уяна бит ул, саф, чиста, яшел хәтфә уләнен җиргә җәя. Ә Сок елгасы, ә Юкәле тау… Чын тылсымлы, искиткеч матур урын. Биредә Рамилебез баянда матур көйләр уйнады, без белгән җырларыбызны кушылып җырладык.  Аннан соң бераз табигатьнең матурлыгына сокланып тордык та, киттек кафега — очрашуның икенче өлешенә күчтек.

IMG_0638 IMG_0639 IMG_0645 IMG_0648 IMG_0658 IMG_0670 IMG_0682Очрашуның икенче өлеше дә хатирәләр илендә дәвам итте. Мәктәптә укыган еллардан кемдә нинди хатирә калган, барысы да сөйләп үттеләр. Ул яктан Линарыбызның хәтере әйбәт булып чыкты. Бик күп мәзәк вакыйгаларны искә төшерде ул. Укытучы апабызның да хәтер сандыгында бик күп хатирәләр саклана. Ул да мәктәп елларындагы вакыйгаларны хәтеребездә яңартты.

Соңгарып кайтучы классташлар Илсур, Руслан да килеп җитте. Апабыз алардан да имтихан алды.

Оста баянчыбыз Рамил баянында уйнап торды, без кушылып җырлар җырладык. Кичә шулай хатирәләр, җыр, уеннар белән аралашып алга барды. Кич җиткәне сизелми дә калган. Бер дә аерылышасы килмәсә дә, ул мизгел дә килеп җиткән иде.

Бик җылы саубуллаштык. Һәрберебезнең теләге: очрашулар ешрак булсын, исән, сау-сәламәт булыйк.

Безнең укытучыбыз, сыйныф җитәкчебез турында да язып китмичә булмас. Ул бит -  бик күп сәләт иясе.

Беренчедән, УКЫТУЧЫ. Ник зур хәреф белән яздым дисәгез: андый чын мәгънәсендә укытучы булу барысына да бирелмәгән. Ул үз эшен бөтен җанын биреп эшли. Аның өчен безнең һәммәбез дә үз балалары кебек. Ул безнең өчен куана да, көенә дә (безнең арадан вакытсыз вафат булган ике классташны — Руслан белән Сергейны — искә төшереп үттек), мактый да, шелтәли дә.

Ә үзе укыткан дәресләрне яратып, балаларга аңлаешлы итеп аңлатуы — аерым бер сүз. Татар теле белән әдәбият дәресенә генә түгел, татар теленә, илгә, авылга ярату хисе уятырлык итеп аңлата белде ул.

Әлфия апаның дәресләрен йотлыгып тыңлый идек, аның бер дәресе дә алдагысына охшаган булмый иде. Ул беркайчан да китаптан укып дәрес алып бармады, барысын да хәтердән аңлаешлы итеп сөйләде.

Шул ук вакытта укытучы гына түгел, психолог та була белде остазыбыз. Безнең һәммәбез, 19 бала, белән уртак тел тапты, барыбызны да бер күреп тәрбияләде. Кирәккәндә ачуланды да, кайвакыт мактады да.

Бөтен күңеле белән бирелеп эшләгән укытучыга балалар тартылалар. Ничә ел үтсә дә, мөгаллимәбез безнең яраткан укытучыбыз булып кала. Аны шулай ук хөрмәт итәбез, зурлыйбыз.

Әлфия апа безнең тормыш белән кызыксынып тора. Барыбызның да мәшәкатьләрен дә, шатлыкларын да  уртаклашып яши.

Ул укытучы гына түгел, сүз остасы да бит әле. Концертларны матур, эчтәлекле итеп алып бара, халыкның игътибарын үзенә җәлеп итә белә. “Ак каен “ансамлендә дә күпме еллар инде чыгышлар ясый: җырлый да, бии дә.

Буш вакытында матур итеп чигүләр дә чигә. Лаеклы ялда булса да, балалар белән эшен ташламый, Мәдәният йортында түгәрәкләр алып бара, төрле чараларда катнаша.

Очрашудан соң, икенче көнне, Иске Ярмәк авының Мәдәният йортында “Динар дусларын чакыра” дигән концертка җыелдык. Ник дигәндә, чөнки ул тамашада безнең классташлар да катнашты. Рамил Рәхимов баянда уйнады һәм җырлады, Линар белән Алсу да җырладылар. Рамилнең улы Тимур Рәхимов бик матур итеп җыр башкарды. Кечкенә генә булса да, ул — зур талант иясе. Рәхмәт сыйныфташларга, укытучыларны хөрмәт итеп, сәхнәдән аларга рәхмәт сүзләре дә җиткерделәр.

Менә шундый эчтәлекле, хәтердә гомергә сакланырлык итеп узды безнең классташлар белән очрашуыбыз.

Яраткан сыйныфташларым, хөрмәтле укытучым! Киләчәктә дә шулай бердәм, сау-сәламәт булыйк, хәбәрләшеп яшик,  ешрак очрашыйк!

 Яңа Ярмәк авылында яшәүче Алия ГАФУРОВА-ХӘМИДУЛЛИНА.

Иске һәм Яңа Ярмәк авыллары, Камышлы районы.

 

Просмотров: 1248

Комментирование запрещено