Гомер бәйрәмең белән!

SAM_8911

Камышлыда яшәүче Гайнетдинова Раилә.

Көн артыннан көн үтә дә китә,
Таң ата да, тагын кич җитә.
Кышлар иде әле генә… Ә хәзер яз…
Бу гомерләр нигә тиз үтә?..

(Рузиля Гатауллина).

Бөтен дөньяны яз исе басып алды. Тышта да, өйдә дә — яз, тик күңелдә генә моңсурак…Чөнки гомер үтә.

Иртә белән Раилә ханым уйга чумып, башкалар кебек автобуска да утырмыйча, җәяү эшкә атлый. Язын, көзен, кышын, җәен дә ул эшкә җәяү йөрергә ярата. Язын аның күңелендә ниндидер ашкыну, язгы ярсу урнаша, шушы аккан язгы сулар кебек, каядыр еракка китәсе килә. Ләкин бу хыял гына, ә хыял белән чынлык арасында тәкъдир тора. Язмышыңа ничек язылган булса — шул була, чөнки  язмыштан узмыш юк.

Башында төрле уйлар бөтерелә аның, яше дә бит туктамый, олыгая бара. Куанычына әле эше бар. Беркайчан да төшенкелеккә бирелми, яши, тормышка теше, тырнагы белән ябыша. Чөнки аңа бирешергә ярамый, аның әле урнашмаган, тормышка аяк басмаган ике егете, чирле улы, олы яшьтәге әнисе бар…

Аның аяк атлаулары, тегү машинасында теккән эзләр кебек, санап бетергесез. Уйлап карасаң аның ничәмә еллар теккән җепләре җир шарын әйләндереп алырлык буган булыр иде. Кешеләргә төрле сәләт бирелә бит. Кемдер җырлый, кемдер рәсем ясый, кемдер спортта уңышларга ирешә. Ә менә Камышлыда яшәүче Гайнетдинова Раилә — тегүче! Озынны кыскарта, кысканы озынайта, тишекне ямый, кечкенәне зурайта, мулыракны бәләкәйтә, искене яңарта. Әйтерсең дә, ул  — тылсымчы!

Ә ничек башланып китте соң бу юл?..

Раилә Әбделәхәт абый белән Зөләйха апаның икенче баласы булып туа. Беренче балалары малай булса, икенчесе — көтеп алган кыз. Тик ата кеше бу шатлыкка озак куана алмый, ул фаҗигале рәвештә үлеп китә. Ә Зөләйха апаны ике баласы белән ятим итмәстән, Әбделәхәт абзыйның энесе Рәфкать кияүгә ала. Бик тату торып киткәч, аларның уртак уллары туа. Шулай итеп Раиләнең яраткан абыйсы һәм энесе дә була. Рәфкать абый балаларны үзенеке кебек күреп, тигез итеп тәрбияли, барысына да белем бирә, озын тормыш юлына озата.

Мәктәпне тамамлагач, Раилә бер төркем кызлар белән Куйбышев шәһәрендәге тегү училищесына укырга керә. Бер ел укып, белем алгач, аны Яңа Усман авылына эшкә җибәрәләр. Ул анда халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында тегүче булып эшкә урнаша. Эшкә батыр яшь кыз җиңен сызганып эшкә керешә.

Күп тә үтми Усманның яшь, чибәр егете уңган кызга күз сала. Яз аенда яшьләр гөрләтеп туй уйнылар һәм гаилә корып, Яңа Усманда яши башлыйлар. Озак та үтми яшьләрнең гаиләләрендә беренче булып малай туа. Бала үсә төшкәч, эш эзләп, алар Камышлы авылына күченергә булалар. Рәфкать механизмлаштырылган күчмә колоннага (ПМКга), ә Раилә тегүче булып эшкә урнашалар, баланы балалар бакчасына бирәләр. Тормыш үз җае белән бара. Икенче балага узып, Раилә тагын бер малай таба, сабыйлар исән-сау гына үсәләр кебек. Тик, кызганычка, бервакыт олы уллары — Илнарлары авырый башлый. Хастәханәләрдә күп йөриләр, ләкин нинди чир икәнен ачыклый алмыйлар. Икенче улын да балалар бакчасына биреп, үзе эшкә чыга. Авыру сабыйны әниләре карарга ярдәм итә. Күпсанлы тикшеренүләрдән соң балага инвалидлык бирелә.

Улларына инвалидлык бирелгәч, эшен ташлап, өйдә баласын тәрбияли башлый, шул вакытта өченче тапкыр балага узуын аңлап ала. Өченчесе дә малай була, ата моңа бик куана, билгеле.

Кайгы-хәсрәт агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри, диләр. 2005 елда балаларның аталары, Раиләнең яраткан ире вафат була. Ни эшләргә, бер үзе өч бала белән кала… Ачы хәсрәт аның җанын телгәли, ләкин Раилә көч табып, балалары өчен яшәргә кирәклеген аңлый. Әле ярый әнисе белән әтисе бар, алар балаларны карарга булышалар, Илнарны үзләренә алалар.

Көн артыннан көн үтә, әкрен генә йөрәктәге яралар төзәлә. 2006 елда Камышлы авылында социаль хезмәт күрсәтү үзәге ачыла. Аның җитәкчесе Наилә Мөкатдәсовна Галимова Раиләне тегүче итеп  эшкә чакыра. Раилә куанып эшкә чыга, балалар инде үскән, кул астына керелек, әни-әтисе ярдәм итәбез, дип торалар. Ул социаль үзәктә дә тегүче булып эшли (олы яшьтәге кешеләрнең киемнәрен кыскартып, ямап, тегеп бирә), авыл халкы да, хәтта башка авыллардан килеп тә, аңа мөрәҗәгать итә башлыйлар.  Эше күп: кемгә челтәр тегәргә, кемгә чалбар балагын, күлмәк итәген кыскартырга, кемгә сәдәф кадарга. Ул берсен дә кире борып җибәрми, барсына да булышырга тырыша. Аның теккән күлмәкләрен киеп, оешмабызның кызлары концерт-тамашалар куялалар, «Кыш озату» бәйрәмендә катнашалар, “Сударушка” ансамбленең әгъзаларына да сарафаннарны ул әзерли.

Бер уйласаң, көн озынына нәзек энә тишегеннән дөньяга карап  утырып, иске тузанлы киемнәрне сүтеп, киредән яңа кием ясап биреп, туеп бетәргә була бит инде. Лаеклы ялга чыгарга вакыт җитсә дә, ул хезмәтен туктатырга уйламый. Әйе, аның әле эше бик күп: балаларын да башлы-күзле итәргә, карт әнисен дә карарга. Ә иң мөһиме — ул үзенең авыру улына кирәк.

20171121_140355SAM_891120171025_145913Раиләнең туганнары, дуслары күп. Аларны ул хөрмәт, кунак итә белә. Бүген, 8 майда, аның туган көне — 55 яшьлек юбилее. Шушы форсаттан файдаланып, барлык туганнары, дуслары, хезмәттәшләре исеменнән аны күркәм гомер бәйрәме  белән тәбрик итәсе килә. Озын гомер, ныклы сәламәтлек, сабырлык, тынычлык, аяз күк йөзе, бала бәхете, оныклар сөеп яратырга телим. Ә эшендә аны бары тик уңышлар гына озатып йөрсен,  Ходай Тәгалә безгә озак еллар бергәләп эшләргә насыйп итсен иде.

Еллар кырыс, мәрхәмәтсез  -
Маңгайга сырлар сала.
Тик йөрәк гел унсигездә,
Мәңге яшь булып кала.

55 яшең тулса  — тулсын,
Йөрәк утың сүнмәсен.
18дәге шикелле
Тынгы белми дөрләсен.

Шатланып яшә әле син, кайгы белмә,
Хәсрәт күрмә дөньяда.
Хөрмәтләсен дус-ишләрең,
Кадерле бул гаиләңдә.

Камышлы авылының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Рушания ДИНДАРОВА.

Просмотров: 1270

Один комментарий

  1. Большие труженицы,с огромной душой,с золотым сердцем и золотыми руками!Здоровья вам и творческих успехов!