Яуда сыналган батыр

2. Нагр. лист. Альбиков 00000044Бөек Ватан сугышы башланган беренче көндә үк дошманга тиешенчә каршылык күрсәтә алучылар арасында подполковник Сөләймән Хәбибулла улы Альбиков командалык иткән Кызыл Байраклы 69нчы укчы полк яугирләре дә бар. 97нче укчы дивизия составындагы полк, Львов юнәлешендә чик буенда оборона тота. Чыгышы белән Куйбышев өлкәсеннән булган (хәзреге Самар өлкәсе), 1938 елда СССРда гамәлгә куелган беренче хәрби медаль – “20 лет РККА” һәм 1940 елда “Хәрби казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән полковник Сөләймән Альбиков Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдән үк гел алгы сызыкта.

Тарихка күз салсак, 1939 елда Польшаны бүлгәләгәннән соң СССР көнбатыш чикләрдә яңа ныгытылган кыр районнары (УР) төзергә керешә. 1940 елдан Львов чыгынтысының көнбатыштагы өлешен, ягъни Алмания белән демаркация линиясе ролен үтәгән Перемышль һәм Рава-Русская ныгытылган районнары арасындагы мәйданны генерал-майор Гавриил Игнатьевич Шерстюк командиры булган 97нче укчы дивизия саклый. 1941 елның гыйнварында башка вазыйфага күчерелгән Шерстюк урынын полковник Николай Михайлович Захаров били, ә дивизия составындагы Кызыл Байраклы 69нчы укчы полк командиры итеп, гомерен хәрби хезмәткә багышлаган подполковник Сөләймән Хәбибулла улы Альбиков билгеләнә һәм ул үзен сугышның беренче көннәреннән үк оста, белемле, тәҗрибәле командир итеп таныта.

97нче укчы дивизия 1941 елның 16-18 июнендә полигоннан чыгарыла һәм чик буена, Львов өлкәсенең Яворова каласыннан төньяк-көнбатыштарак Ярослова тирәсенә, килеп урнаша.  Сугышның беренче минутларында дивизиянең 136нчы һәм 233нче укчы полкларының кыш чыккан урынарны саклаучы солдатлары һәм командирлары кырыс сынауларга юлыга. Алар элемтә төеннәрен, казармаларны, сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек белән тулы складларны саклый. Ә алман командованиесе планнарына яраклы рәвештә, андый объектлар беренче чиратта басып алынырга тиеш була һәм шул максатларны тормышка ашыру өчен оештырылган махсус төркемнәрнең гаять дәрәҗәдә уңышлы хәрәкәт итүләрен танырга туры килә. 97нче укчы дивизиянең хәрби юлын җентекләп өйрәнеп язылган хезмәттән өземтә: «Дошман чик буена иң якын урнашкан Сурохов станциясенә көтмәгәндә һөҗүм итә һәм төнге өчтә Львов каласыннан килгән пассажир поездын кулга төшерә. Шунда аның тиз арада кире китәргә тиешлеге ачыклана. Фашистлар шул мөмкинлектән файдаланып, поездга төялеп Бобрувка станциясенә бәреп керәләр һәм кыска вакытлы сугыштан соң дивизион материаль-техник хезмәте складларын кулга алалар…

Вермахтның, генерал-майор Баумхольдер командалагындагы 71нче пехота дивизиясе (чынлыкта, 1941 елның 28 мартыннан 1942 елның 25 гыйнварына чаклы әлеге дивизия белән генерал-лейтенант Александр фон Хартман командалык итә – Р.З.) батальоны Кызыл Байраклы 69нчы укчы полкның, Любачуваның төньяк читендә урнашкан хәрби шәһәрчеген басып алу өчен 8 сәгать буена өзлексез һөҗүмнәр оештыра” (Афанасенко В.И., Евсеенко А.Г., Павлов Ф.М. На рубежах бессмертия: [Воен. – ист. Очерк о боевом пути 97-й стрелковой дивизии первого формирования]. – Ростов на/Д., Изд-во Рост. Ун-та, 1991. – С. 46.).

2. Нагр. лист. Альбиков 00000044Анда дошманга каршылык күрсәтүчеләр – соңгы тыныч төндә караул хезмәтен алып баручы лейтенант Степан Онойконың 3нче укчы ротасы. Иртәнге якта, алман артиллериясенең беренче снарядлары шартлый башлауга, лейтенант Онойко взвод командирларына шәһәрчек тирәли оборонага басарга боера. Бәхетләренә, полк ПВОсы ротасының агачлар арасында яшерелгән дүрт көпшәле зенит-пулемет установкасы да алар карамагында. Сугыш тынып торган арада, Степан Лукичка, Любачеводан көньяктарак, җәйге лагерьда урнашкан полк штабы белән кыска вакытлы элемтәгә керү мөмкинлеген туа:

 «– Телефонда Альбиков, – ди полк командиры.

– Исәнмесез, иптәш подполковник, мин – Онойко. Вәзгыятьне бәян итәм. Сәгать дүрттә дошман шәһәрчеккә төбәп ут ачты. Югалтулар бар. Алдан билгеләнгәнчә, хәрби тревога буенча рота шәһәрчек тирәли оборонага басты. Без дошманны каршыларга әзер.

– Дөрес эшләгәнсез, әмма болар гына җитми. Алманнар сезнең объектны кулга төшерергә омтылачаклар. Шуңа күрә, бернигә карамыйча, булган бөтен көчне файдаланып дошман һөҗүмнәрен кире кагарга һәм объектны саклап калырга боерам. Бурычны аңладыгызмы?

– Аңладым, иптәш подполковник.

– Тагын. Бөтен булган штаб документларын автомашинага төяргә. Аларны шифровка бүлеге башлыгы өлкән лейтенант Гринев шәһәрчектән чыгарырга тиеш.

– Үтәләчәк, иптәш подполковник.

– Барлык махсус йомышчыларны, армиядә хезмәт итәргә тиешле кешеләрне полк бүлекчәләренә озату өчен, кичекмәстән авыл советларына һәм хәрби комиссариатларга җибәрегез.

Степан Лукич Онойко полк командиры куйган бурычларны дикъкать белән тыңлады. Аның баш миен: “Үзе һәм ротасы куелган бурычларны үти алырмы?” – дигән сорау бораулады. Киресенчә, подполковник С.Х.Альбиков күңелендә андый икеләнүләр тумады. 3нче ротаның куйган бурычларны азаккача үтәп чыгасына аның шиге юк иде. Сөләймән Хәбибулла улы сөйләшүнең ахырында:

– Кораллар, сугыш кирәк-яраклары һәм кисем-салымнар сакланучы складларны шартлатырга әзерләгез! Сораулар бармы? – диде.

– Бар! Миндә шартлату эшен белүче бер генә яугир дә юк.

– Без сезгә командиры белән саперлар төркемен җибәрдек. Әгәр башка сорауларыгыз булмаса, замполитны тыңлагыз!

Батальон комиссары Н.И.Подгорный сүзен кыска тотты:

– Степан Лукич, полк командиры куйган бурычны үтәү өчен сугышчыларыгызны, беренче чиратта, коммунистларны һәм комсомолларны оештырыгыз…

Шуның белән элемтә өзелде” (Афанасенко В.И., Евсеенко А.Г., Павлов Ф.М. На рубежах бессмертия… Күрс. хезм. – 46 – 48 б.).

Подполковник Сөләймән Альбиковның Кызыл Байраклы 69нчы полкы батальоннары, вакыты-вакыты белән кул сугышына әйләнүче бәрелешләр нәтиҗәсендә, көндезге өчләргә дошманны ике-өч чакрымга кысрыклыйлар һәм Млодув авылы – Любачув каласының көньяк чите – Опака рубежына чыгалар. Бу инде хәзерге Польша җирләре. Гомумән алганда, сугыш башланган көнне, иң авыр вакытта Альбиков яугирләре дошманга лаеклы каршылык күрсәтеп кенә калмыйлар, аны чигенергә дә мәҗбүр итәләр. Хәер, елның иң озын көне Көньяк-Көнбатыш фронт составындагы 6нчы армия карамагында булган 6нчы укчы корпусның 97нче укчы дивизиясе (22.06.1941 – 01.08.1942) тарихында олы сынаулары белән язылып кала. Дивизия штабы башлыгы подполковник А.И.Хомич ассызыклаганча, “97нче укчы дивизия фашистларның армия корпусы тарафыннан кисәктән ясалган һөҗүменә каршы тора алды һәм шуның белән дошманның зур тизлектә Львовка үтеп керү планнарын өзде. Әмма флангларның ачык калуы нәтиҗәсендә дошман зур көчләр туплый алды һәм Немировск белән Краковец юнәлешләренә үтеп керү белән яный. Булып үткән орышлар Львов чыгынтысы язмышын хәл итәргә тиеш иде” (шунда ук. – 59 – 60 б.).

Икенче көнне иртәнге сәгать дүрттә дивизиянең уң флангында урнашкан Кызыл Байраклы 69нчы укчы полкы позицияләрен бик ныклап һавадан бомага тотканнан соң, артиллерия уты ярдәмендә дошманның 71нче пехота дивизиясе һөҗүмгә күчә. Беренче минутлардан ук бәрелешләр аяусыз төстә башланып китә. Подполковник С.Х.Альбиковның ике укчы батальоны дүрт сәгать дәвамында яулаган позицияләрен саклап сугыша. Әмма иртәнге сәгать сигезләр тирәсендә яу кырына яңа өстәмә көчләр керткән дошман аларны көнчыгышка таба кысрыклый башлый.

Көн буена канлы бәрелешләр дәвам итә. Көндезге сәгать дүрттә 69нчы полк биләмәләренә 97нче укчы дивизия командирының саф буенча урынбасары полковник А.И.Ромашенко килә. Аның ярдәме белән, полкның Пшеязд, Колоница, Драгомышль, Нагачев авыллары читеннән үтүче яңа саклану рубежы яхшылап тикшерелә. Бер сәгать дигәндә полк шул рубежга урнаша.

Сугышның беренче ике көнендәге күзәтүләреннән чыгып, 69нчы полк командиры подполковник Сөләймән Альбиков дошман һөҗүмнәренә нәтиҗәле каршылык күрсәтү өчен, үз кул астындагы яугирләрен җиргә казып керергә мәҗбүр итә. Юк, устав буенча түгел, ә ике тәүлек сугышта алган тәҗрибәсеннән чыгып шул адымга бара полк командиры. Ике көн дәвам иткән сугышлар барышында ул шундый мөһим нәтиҗәгә килә: ачык урыннарда хәрәкәт итүче һәм окоплар, траншеялар казып керүне санга сукмаучы бүлекчәләр дошманга тиешенчә каршылык күрсәтә алмый. Кая туры килә, шунда ышыкланган сугышчылар үзләренең юньләп сакланмаганнарын сизәләр, үзләрен ышанычсыз тоялар һәм дошман утына түзә алмыйча чигенә башлыйлар. “Үлемсезлек рубежларында” хезмәте авторлары ассызыклаганча, Альбиков үз командирларына бурыч куйганда, алардан 23 июньнән 24 июньгә каршы төн дәвамында җирне казып керүләрен таләп итә һәм үзе кушканнарны даими тикшереп тора. Батальон комиссары Н.И.Подгорный белән бүлекчәдән бүлекчәгә барганда аларның сугышчан әзерлекләренә зур әһәмият бирә.

Хәзерге тикшеренүчеләр урынлы искәрткәнчә, сугышның беренче ике көнендә 97нче укчы дивизиянең 69нчы укчы полкы башкаларга караганда уңышлырак хәрәкәт итә һәм дошманның өстен көчләре оештырган һөҗүмнәрне кире кага. Бәлки бу Альбиков бүлекчәсенең, дивизия составындагы башка полклардан аермалы буларак, мөстәкыйльрәк хәрәкәт итүенә бәйледер. Әлбәттә, полк командирының авыр чакта югалып калмавын һәм дошманга каршылык күрсәтүне белеп оештыруын да инкарь итәргә нигез юк. Ничек кенә булмасын, нәкъ менә 69нчы полкның ул көннәрдә Вермахтның 71нче пехота дивизиясенең төп дошманы саналуын искәртми булмый. Пехота ике тәүлек буена, флангалары ачык көенчә, алманнарның 71нче пехота дивизиясенә һәм 1нче тау укчы дивизиясе (командиры – генерал-майор Хуберт Ланц) егерьләренә ныклы каршылык күрсәтә. Нәтиҗә шул: Сөләймән Хәбибулла яугирләренең үз-үзләрен аямыйча сугышулары аркасында дошманның 71нче пехота дивизиясе 22 һәм 23 июнь көннәрендә өч полкының командирларын югалта.

Безнең югалтулар да алманнарныкыннан ким булмый. 6нчы армия Хәрби советының 29 июньдәге белдерүеннән күренгәнчә, сугышның беренче көннәрендә Львов чыгынтысының Яворов юнәлешендә һәм Львов каласына көнбатыштан керү юлларында дошманга каршылык күрсәткән 97нче укчы дивизия сизлерлек югалтулар кичерә. Аерата җитәкче команда составында сафтан чыгучылар күп була. Шуларны исәптә тотып, армиянең Хәрби советы дивизияне тулыландру өчен тылга чыгару мөмкинлеген алга сөрә. Нәтиҗә озак көттерми: 1941 елның 3 июлендә Көньяк-Көнбатыш фронт штабының Оператив Директивасына (№040) ярашлы рәвештә, 97нче дивизияне Көньяк-Көнбатыш фронт резервына чыгаралар. Ул чакта инде дивизия белән полковник Федор Васильевич Мальцев командалык итә. Чөнки генерал-майор Никита Михайлович Захаров 27 июнь көнне яу кырында башын сала.

Күңелне кырганы шул: әлеге сугышлар барышын тарих өчен җентекләп тасвирлап калдырырга алынган хезмәт авторлары татар халкының каһарман улы турында җитди һәм тупас хата җибәрәләр. Дондагы Ростов каласындагы дәүләт университеты нәшриятында дөнья күргән хезмәттән бер өземтә: “Сугышлар кояш баткач кына тынып калды. 69 нчы полк саклаган участокта да вакытлыча тынычлык урнашты. Шул мөмкинлектән файдаланып, полкта команда составын җыеп киңәшмә үткәреп алырга булдылар. Аны подполковник С.Х.Албиков ачты…

Подразделение командирлары полк командирын игътибар белән тыңладылар. Азәрбайҗан милләтеннән булган С.Х.Альбиков (барлык хәрби документларда да аның милләте татар дип бирелә – Р.З.) үз фикерләрен ачык һәм төгәл белдереп русча яхшы, акцентсыз сөйләшә. Ул озын буйлы, мәһабәт гәүдәле, сөйләшкәндә аның ябык йөзендә еш кына елмаю пәйдә була. Ул һәрвакыттагыча яхшылап кырынган, җәйге кыр формасында” (Афанасенко В.И., Евсеенко А.Г., Павлов Ф.М. На рубежах бессмертия… Күрс. хезм. – 70 – 71 б.).

1941 елның сентябрендә подполковник Сөләймән Альбиков Идел буе хәрби округында 120нче аерым укчы бригада оештыра. 1942 елның май аеннан бригада – алгы сызыкта, Ржев тирәсендәге канкойгыч сугышларда катанша. Фронтның 120нче аерым укчы бригада яугирләре алман позицияләренә һөҗүм иткән участогында хәлләрнең никадәр авыр һәм югалтуларның чамасыз күп булуы турында Россия Оборона министрлыгының үзәк архивында сакланучы документларда да теркәлеп калган. Мәсәлән, бригада командиры С.Х.Альбиков 1942 елның 26 августындагы боерыгында, сафлары сирәгәеп калган батальоннарга тыл хезмәтендә булган солдатларны җәлеп итәргә куша. Ягъни, әлеге боерыкка ярашлы рәвештә, “батальоннарның һәм махсус подразделениеләрнең тылларын кыскарту хисабына актив штыклар санын 200 кешегә җиткерү” бурычы куела. Әнә шулай сафтан чыгучы яугирләр урынына алгы сызыкка элемтәчеләрне, химия взводы солдатларын, артиллеристларны һәм шоферларны озаталар. Алар барысы да экипировка ала һәм кулына корал тотып сугышка керә. Мондый хәл җәйге һөҗүм бик әкрен барган бөтен 33нче армия полосасында күзәтелә. Дошман ныклы каршылык күрсәткәнлектән һәр авылны, һәр торак пунктны зур югалтуларга карамыйча, үҗәтләнеп, аның оборнасын “кимереп” алырга туры килүе табигый.

Әлеге канкойгыч сугышлар турында ташка басып калдырган 33нче армия штабының оператив бүлеге хезмәткәре майор Илларион Толконюк (*гвардия полковнигы Илларион Авксентьевич Толконюк Бөек Ватан сугышында 19 нчы, 33 нче армияләрдә һәм 8 нче гвардия армиясендә хезмәт итә. Сугыштан соң – генерал-лейтенант) хезмәтеннән дәвамлы өземтә китерү һич тә артык булып тоелмас:

“Сугышлар вакытында мин кабат 120нче аерым укчы бригадага килдем. Аның батальоннары урманда, табигый булмаганча дошман белән буталышып, авыр сугышлар алып бара. Күп фицерлар, шул исәптән штабныкылар яраланган, яисә һәлак булган. Аларның кайберләре, госпитальгә җибәрүләрен көтеп үләндә аунап ята, һәлак булучылар да күп. Бригаданың тыл хезмәте башлыгы капитан Федулов окоп брустверында утыра, аның колакларыннан кан ага, үзе бернәрсә дә ишетми. Мине күрүгә, авыртудан йөзен чытып, бөтен көченә: “Исәнмесзе, иптәш майор!” – дип акырып җибәрде. Контузиядән миңгерәүләнеп калган кешеләрнең үз тавышларын ишетмәүләрен һәм шунлыктан, табигый булмаганча акырып сөйләшүләрен мин соңыннан белдем.
Үземнең танышым, бригаданың хәрби прокуроры Наум Гижко белән белән без, вакыт-вакыт кул сугышына әйләнеп киткән орышны күзәтеп тордык. Бездән 100 метрлар чамасы артта ярым җимерелгән алман блиндажы шәйләнә. Көтмәгәндә безнең янда сызгырышып җиргә пулялар төшә башлады… Блиндаждан безгә аткан алман солдаты тидерә алмады һәм ул качып торган урынга граната аткач, тынычланып калды. Бригада тәүлек эчендә үз составының өчтән берен югалтуга карамастан, сугышуын дәвам итә. Йөзе күмердәй караеп калган бригада командиры подполковник Альбиков окоптагы кечкенә калкулыкка утырган һәм сугыш барышын күзәтә. Аның резервлары юк, сугыш кирәк-яраклары бетеп бара. Ул я бер, я икенче подразделениегә штаб офицерларын җибәрә. Алар үрмәләп барырга мәҗбүр булганлыктан тиз генә әйләнеп кайта алмыйлар. Командир сөйләшми диярлек, соңгы ярты елда хәрби яктан үзе әзерләгән кешеләренең күпләп һәлак булуыларына бик нык кайгыруы аның йөзенә чыккан.

Альбиков миннән, бригаданы тулылындыру өчен сугыш кырыннан чыгарырга рөхсәт бирүен сораган хәбәрен командармга җиткерүемне үтенде. Әмма аларны алыштыру өчен мөмкинлекләр юк иде һәм бригада сугышуын дәвам итте” (Толконюк И.А. Раны заживают медленно. Записки штабного офицера.–М. 2005.)

Ржев өчен сугышлар Бөек Ватан сугышы тарихына хисапсыз зур югалтулары белән кереп калган. Бу 120нче аерым укчы бригада мисалында да бик яхшы чагыла. Ул чакта подолковник чиныныдагы Альбиков бригадасыннан тыш, 7нче гвардия укчы корпусы составына тагын 112нче, 125нче һәм 128нче аерым укчы бригадалар керә. Сөләймән Хәбибулла улы яугирләре 14 августта Смоленск өлкәсенең Тишково авылы юнәлешендә дошман оборонасын өзүгә ирешәләр. Тагын ике көннән Тишково авылын урап үтеп Сущевога чыгалар. Һөҗүмнәрен уңышлы дәвам итеп Скугорево авылына таба хәрәкәт итәләр һәм Сущевоны урап үтеп Холминога һәм 22 августта Фатейковога якынлашалар. Моннан соң һөҗүм туктала, бригада үзе яулап алган позицияләрдә, 1 сентябрьгә чаклы оборона сугышлары алып бара. 2 – 9 нчы сентябрь көннәрендә Уползы юнәлешендә сугышлар кабат кабынып китә. Бер айга да тулмаган сугышлар вакытында бригаданың 369 яугире һәлак була, 884е – хәбәрсез югала. Нәтиҗәдә, Уползы тирәсендәге бәрелешләр вакытында, югары чиндагы офицерлар күпләп сафтан чыкканлыктан, роталар белән лейтенантлар һәм политруклар командалык итә, ә рядовой состав арасында иң күп һәлак булучылар – олаучылар, телефонистлар һәм саперлар. Кайбер чыганаклардан күренгәнчә, 10 сентябрьдән бригада тылга чыгарыла. Тёмкино авылы тирәсендәге җәйге һөҗүмнәр һәм бәрелешләр вакытында күп югалтуларга юлыккан бригаданы 1942 елның 18 сентябрьдә тараталар. Тагын бер көннән аның сирәгәеп калган частьларыннан 50 нче җиңел бригада (50 нче аерым чаңгычылар бригадасы) оештыру турында боерык чыга. Шунысы мөһим: 1943 елның февралендә 120 нче аерым укчы бригаданың икенче формированиесе оеша башлый, әмма ул эш төгәлләнми кала. Ә туплана башлаган шәхси состав 197 нче укчы дивизиянең өченче формированиесен оештыруга җәлеп ителә.

50нче аерым чаңгычылар бригадасын да милләттәшебез Сөләймән Хәбибулла улы Альбиков үзе оештыра. Кызганыч, 1943 елның 17 маена кадәр гамәлдә булган 50 нче чаңгычылар бригадасы турында мәгълүмат бик аз. Фәкатъ аның 1943 елның 17 маенда таратылуы гына мәгълүм. Шунысы бар: 1943 елның 30 мартында бер төркем Көнбатыш фронт яугирләрен орденнар белән бүләкләү турында боерык (№0422) дөнья күрә. Анда II дәрәҗә Ватан сугышы орденына лаек булган полковник Сөләймән Альбиковның 50 нче чаңгычылар бригадасы белән командалык итүе ташка басылган.

1943 елның 8 сентябрендә Брянск фронтының 11нче тгвардия армиясе карамагындагы 16нчы гвардия укчы корпус состаына керүче Кызыл Байраклы 1нче Мәскәү гвардия укчы дивизиясе командиры гвардия генерал-майоры Николай Алексеевич Кропотин үзенең саф буенча урынбасары гвардия полковнигы Сөләймән Хәбибулла улы Альбиковны Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итеп “Бүләкләү документы” тутыра. Тәҗрибәле офицер нинди батырлыклар кылган соң? Андый хөкүмәт бүләген тик томалдан тапшырмыйлар, ич! Каһарманлык үрнәген ачыкларга “Бүләкләү документы”ннан китерелгән өземтә ярдәм итә: “1943 елның июль – август айларындагы һөҗүм сугышларында (гвардия полковнигы Альбиков – Р.З.) полкларның һәм батальоннарның алгы сызыгында булды. Бәрелешләр белән урынга барып командалык итте һәм дивизия командованисе куйган бурычның үтәлешен тәэмин итүгә үз өлешен кертте. Хәрби сафларда үзен тәвәккәл һәм кыю тотты, үз-үзен аямыйча, яугирләрне һәм командирларны җиңүләргә рухландырды. Аның 1943 елның 15 июлендә 171 нче гвардия укчы полк яугирләренә, дошманның Орлов өлкәсенең Рессета елгасындагы Кцынск кичүенә оештырган контратакасын кире кагарга ярдәм итүе аерата мөһим. 1943 елның 25 июлендә ул урынга барып Рессета станциясеннән көньяк-көнчыгыштарак без алдарак яулаган Карачев – Хвостивичи олы юлына дошман контратакасын кире кагуда 167 нче һәм 171 нче гвардия укчы полклары подразделение җитәкчелеге белән идарә итте. Нәтиҗәдә дошманның контратакасы, аның өчен зур югалтулар белән кире кагылды. С.Х.Альбиков хөкүмәт бүләгенә – Кызыл Йолдыз орденына лаек”.

22 октябрьдә 16нчы гвардия укчы корпус командиры генерал-майор Иван Федорович Федюнькин Сөләймән Хәбибулла улын бүләкләргә үз ризалыгын белдереп имзасын куя. 29 октябрьдә 11 гвардия армиясе командующие генерал-полковник Иван Христофорович Багармян да тәкъдимне яклый. Ниһаять, өч ай узганнан соң, 1943 елның 21 декабрендә 1нче Балтыйк буе фронты (октябрь аенда Калинин фротын үзгәртеп оештырыла) командующие арамия генералы И.С.Баграмянның өч полковникны һәм өч подполковникны орденнар белән бүләкләү турындагы Боерыгы (№01240) дөнья күрә. Бүләкләнүчеләрнең берсе – Кызыл Байраклы 1нче Мәскәү гвардия укчы дивизиясе командирының саф буенча урынбасары гвардия полковнигы Сөләймән Хәбибулла улы Альбиков. Милләттәшебез сугыш тәмамлангада – Нижнеднепровск исемендәге Богдан Хмельницкий орденлы 74нче гвардия дивизиясе командирының саф буенча урынбасары вазыйфасында, 1945 елның октябреннән шул дивизия белән командалык итә. Ә 1946 елның 31 июленнән 57нче гвардия укчы дивизиясенең 170нче гвардия укчы полкы командиры итеп билгеләнүе мәгълүм.

Рәис ЗАРИПОВ.

Яр Чаллы шәһәре.

29.04.2018 ел.

Просмотров: 1061

Комментирование запрещено