Дорогой отцов / Аталарыбыз юлыннан

d81daa1ed734c2ad9c957ed0693e14ceОчень приятно, когда приходят весточки от наших земляков, по тем или иным обстоятельствам сменивших место жительства, но не переставших любить родной Байтуган. И тот факт, что помнят земляки свой край, вызывает только добрые эмоции и чувства.

Письмо с фотографиями, в том числе и далеких военных лет, получила я на днях от моего земляка Раиса Калимуллина. Война отняла у него самого дорогого и близкого человека — отца Салимзяна Рахимовича.

 

Мальчику было всего два года, когда отец был призван в числе первых новобранцев. Из призывного пункта на станции Клявлино солдата Салимзяна вместе с товарищами отправили на поезде в один из сибирских городов, где проходил ускоренную военную подготовку. В ноябре 1941 года жена Зайнап получила первое письмо от мужа, в котором сообщалось, что совсем скоро его отправят на фронт, и, возможно, военный эшелон проследует через станцию Похвистнево. Встреча с мужем действительно состоялась, она стала первой и последней. Но память о той далекой встрече женщина пронесла через всю Великую Отечественную войну и сохранила навсегда. Образ любимого мужа согревал ее до конца жизни.

В составе 307-й сибирской стрелковой дивизии Салимзян с однополчанами попал в самое пекло военных действий в Подмосковье. За все то время нахождения здесь, от него семья получила два письма. В середине января 1942 года уже пришла похоронка, в которой сообщалось, что Салимзян Калимуллин геройски погиб 22 декабря 1941 года в Русско-Бродском районе Орловской области. Наград его отец получить не успел: погиб в бою. Пропал без вести под Харьковым и его брат Галимзян. Еще два брата — Мирза, который дошел до Берлина, и Хабибзян вернулись домой с победой. Кроме них в семье были еще брат Мирсаиф и сестра Рахимя.

А сын погибшего солдата Раис рос смышленым мальчиком, хорошо учился, закончил семилетку в родном селе, а затем с золотой медалью и Новоусмановскую общеобразовательную школу. В 1962 году успешно окончил политехнический институт в Куйбышеве. Раис Салимзянович прошел путь от оператора до генерального директора ОАО «Оренбург нефтеотдача». Является заслуженным работником нефтегазовой промышленности РФ, почетным нефтяником, отличником нефтяной промышленности. Все в жизни складывалось хорошо: крепкая семья, любимая работа. Но не давала сердцу покоя мысль: где похоронен отец. Место захоронения, указанное в военной похоронке, не соответствовало действительности. В поисках могилы отца помог учитель средней школы села Русский Брод. Огромное содействие оказал и поисковый отряд «Дорогой отцов» из города Орел. Потребовалось почти два года, чтобы найти братскую могилу, где был захоронен Салимзян Калимуллин. Но в списках памятного мемориала его фамилии не было. Настойчивость, упорство и желание добиться справедливости сделали свое дело. «На дополнительных мраморных плитах, в восстановленный список погибших бойцов, была занесена фамилия и моего отца», — пишет Раис Салимзянович. Это было в 2005 году – в юбилейный год Великой Победы.

Мой земляк вместе с семьей каждый год приезжает на свою малую родину, чтобы посетить могилу своей матери, встретиться с односельчанами. А 9 мая обязательно принимает участие в акции «Бессмертный полк», которая делает наше государство ещё сильнее и дружнее.

Н.М. АБЗАЛОВА.

Село Русский Байтуган.

«Камышлинские известия».

 * * *

Туып-үскән Байтуганы­быз­га читтә яшәүче авылдаш­ларыбыздан хәбәрләр килеп торганда күңелемә ничектер рәхәт булып китә. Димәк, авылыбызны әле онытмыйлар, юксынып яшиләр икән.

Шушы көннәрдә генә Бо­гырысланда яшәүче авыл­дашыбыз Рәис Кәлимуллиннан да хат килеп төште. Ул анда үзенең әтисе Сәлимҗан Рәхим улы турында язып җибәргән, конвертка фотосурәтләрен дә куйган.

Әтисен сугышка алганда Рәискә нибары ике яшь кенә була. Сәлимҗан аганы һәм иптәшләрен Кләүле стан­циясеннән эшелоннарга төяп, башта Себергә, хәрби әзерлек үтәргә җибәрәләр. Бары 1941 елның ноябрендә генә хатыны Зәйнәпкә аңардан беренче хат килеп төшә. Анда Сәлимҗан хәрби әзерлекнең тәмам булуы һәм тиздән фронка җибәрүлә­ре турында яза.

Аларның эшелоны Похвистнево станциясе аша үтәргә тиеш икән. Зәйнәп шунда барып, берничә көн фронтка таба юнәлүче эшелоннарны каршы ала башлый. Ниһаять, ул көткән поезд да килеп җитә. Зәйнәпкә ире белән соңгы очрашу насыйп булган икән. Ул өйдән алып килгән күчтәнәчләрен тапшырып, елый-елый, Сәлимҗанын озатып кала. Иренең кул болгап мәңгелеккә китеп баруын гомере буе күңелендә саклый Зәйнәп апа.

307 санлы Себер укчы дивизиясе составында Сәлимҗан Мәскәү өчен барган каты сугышка килеп керә. Аннан аның ике генә хаты килә. Ә Яңа елдан соң Сәлимҗан Кәлимуллинның 1941 елның 22 декабрендә батырларча һәлак булуы турында кайгылы хәбәре килеп ирешә. Бернинди орден-медальләр бе­лән бүләкләнергә өлгермәгән Сәлимҗан Рәхим улы Кә­ли­муллинның Орлов өлкәсенең Рус­­ский Брод районындагы ту­ган­нар каберлегендә күмелүе ту­рында гына әйтелгән ул язуда.

Сәлимҗанның бертуганы Галимҗан да Харьков тирә­сендә хәбәрсез югала. Мирза һәм Хәбибҗан гына Җи­ңү яулап авылга кайту бәхе­тенә ирешәләр.

Әтисез калган Рәис, күп­санлы туганнары арасында, зирәк һәм акыллы бала булып үсә. Башта авылдагы җидеелык мәктәпне, аннан Яңа Усман урта мәктәбен гел бишле билгеләренә тәмамлап, Куйбышев политехник институтына укырга керә. Аны 1962 елда уңышлы тәмамлаганнан соң яшь белгеч “Оренбургнефтеотдача” оешмасында гади оператор булып эшли башлый. Тора-бара ул НГДУ “Бугурусланнефть” оешмасы начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Бүген неф­тегаз сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, мак­тау­лы нефтьче, нефть сәнәгате отличнигы Рәис Кәлимуллин лаек­лы ялда.

Гаилә тормышы да уңышлы аның. Тик бер генә нәрсә тынгы бирми — әтисенең кабере кайда икәнлеген белми ул. Һәлак булуы турындагы хатта күрсәтелгән күмү урыны чынбарлыкка туры килми. Эзли торгач, Рәис әфәнде Русский Брод районында тарих белән кызыксынучы бер укытучы белән элемтәгә керә. Ул аны Орел өлкәсенең “Аталар юлыннан” дип аталган эзләү отряды әгъзалары белән таныштыра, һәм алар бергәләшеп эзләү эшенә керешәләр.

Сәлимҗан Кәлимуллин кү­мелгән туганнар каберлеген эзләп табу өчен ике ел вакыт кирәк була. Аның белән бергә күмелгән әле тагын күпмедер сугышчыларның исем-фами­лияләре дә истәлек тактасындагы исем­леккә кертелмичә калган икән. Рәис Сәлимҗан улының үз дигәнендә торучанлыгы, үҗәт­леге, хакыйкатьне өскә чыгарырга тырышуы нәтиҗәсендә генә өстәмә мәрмәр плитәләр куелып, әлегә кадәр исемлектә булмаган сугышчыларның исем­­нәре да Истәлек тактасын­да урын ала. “Бу хәл 2005 елда, Бөек җиңүнең 60 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә булган иде”, — дип тәмамлаган үзенең хатын Рәис әфәнде.

Якташыбыз гаиләсе белән туган авылыбызга ел саен кайтып йөри. Монда аның әнисе, башка туганнары да җирләнгән. Ә 9 Май бәйрәмендә ул әти­сенең рәсемен кулына тотып, “Үлемсез полк” йөрешенә чыга.

Нурания АБЗАЛОВА.

Рус Байтуганы авылы,

Камышлы районы.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 582

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>