Барысы да фронт, барсы да җиңу өчен…

IMG00279-o- Җиңу көненең 73-еллык тантанасына хәзерлек барганда, анда минем дә өлешем бар бит дигән фикер туды. Горурлык хисе мине дә бик еракта  калган балалык чорына кайтарды, - дип сөйләп китте Яңа Ярмәк авылында яшәүче Арсланов Рөстәм абый.

- Чыннан да, нинди балалык чоры үткәрдек соң без?  Тал чыбыгыннан ясалган «атларга» атланып узышкан яки агач мылтыклар-колычлар  белән селтәнә-селтәнә аклар-кызыллар булып уйнаулар да булды-булуын. Сок елгасының сул ягына — тугайга бала-чага җыела иде.

Сугышка кадәр үк әле безне озын арбаларга тезеп утыртып, дугаларына кыңгыраулар тагылган пар атлар белән тары утарга алып баралар иде. Сары чәчәкле чүп үләне баскан була, менә без шуларны йолкыйбыз. Әй, кыр читенә чыгып, чирәмдә кырын ятып, бал ягылган ипи телемнәрен ашаулар, аннан җырлый-җырлый кайтулар. Болар әле эш түгел, уенның башка төре генә булган икән. Мондый балалык хисләренә һәм бөтенләй дөньяны онытып уйнауларга 1941 елда башланган сугыш чик куйды.

Яшьләре буенча сугышта катнашырга яраклы авыл ир-атларының барсы да, йә чакыру кәгазе буенча, йә үзләре теләп, фронтка китеп беттеләр. Барлык эш, тормыш карт-корыга, хатын-кызларга һәм бала-чагаларга йөкләнеп калды. Ул еллар тулысы белән безне, бала-чагаларны, тәртә арасына кертте. Балага бала итеп караш бетте.

Миңа 9 яшь. Әйтергә кирәк, шактый тере, буйчан, җаваплылыкны тыючан, мактаганны яратучан идем. Колхозның бозау,  бер-ике ел дуңгыз көтүләрен дә ышанып тапшырдылар.

Бер-ике сүз белән генә булса да бозау көтүен искә алмасам, ярамас. Сөттән аерган  ай, ай ярымлык чамасы булган бозауларны көтүгә кушып чыгаралар. Мал асраган, мал тирәсендә катнашкан кеше, бу бозаулар кырга чыккач нәрсә кыланганын күз алдына китерә ала. Чабамы чаба инде! И-их, йөгерәсең инде – бозауны да уздырып.

Кыш көннәрендә укып йөрибез. Иртә яздан тагын эш тотына.

Менә чираттагы уку елын башладык. Мине фермада савым сарыклары көтеп тора икән. Сава торган сарык көтүе дип йөртәләр аны. Сарык фермалары ар якта иде. Эшнең төренә үртәнеп тора торган чак түгел, кайда кирәк — син шунда. ”Барысы да фронт, барысы да җиңү өчен”, — дигән девиз әллә нинди геройлыклар эшләргә рухландыра, күңелең белән син аңа әзер. Сугышның иң авыр еллары. Көтү белән Шуран таулары, Тирән чокыр, хәтта Тукмак чишмәсе дигән урыннарга кадәр барабыз, чөнки алар барысы — безнең көтүлекләр.

Ачлык кына кыенлыклар китерә. Дөрес, иртән көтүне алып чыгып китәр алдыннан бер кружка сөт эчерә башладылар, аннан көтүне алып кайткач.

Җәй көнендә кеше ачтан үлми икән. Безнең ашаган нәрсәләрне саный калсаң!.. Ул мамык төпләре дисеңме… Су буйларында ирен яргыч, елан көпшәсе, болыннарда  кузгалак, кымыз, балтырган көпшәсе, какы, аннан соң кыр кишере-юа — барысы да безнеке. Җиләк, бөрлегән, аю камыры өлгерә. Гомумән әйткәндә, тамак тук. Икмәкләр өлгерә башлагач, башак уып ашаган да бар.

Гөнаһсыз балаларның изге хезмәтләренең дә, билгеле дәрәҗәдә, җиңүне якынлаштыруда роле зур булды. Күп балалар печән чабыштылар, көләт янында эшләделәр. Бер бала да эшсез тормады, җәй буе утауларда катнаштылар. Күпләрнең әтиләре, абыйлары фронтта, ә балалар тылда көрәштеләр.

Җиңү ансат кына килмәде, күпме кан түгелде, күпме күз яшьләре акты…

Җиңү шатлыгына ирешү өчен Совет халкы фронтта җанын, тылда көчен кызганмады. Барысына да дан! — дип сөйләп үтте Рөстәм  абый. Пенсиясенең игелеген күреп, исән-сау, тынычлыкта яшәргә насыйп итсен үзенә Ходаем.

- Яңадан шул каһәр суккан сугыш кына булмасын, күк йөзләребез һәрвакыт аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын, — дип  Аллаһы Тәгаләгә ялвара биш вакыт намазларын калдырмаучы мәчет карты Рөстәм абый Арсланов.

Алия ХӘМИДУЛЛИНА язып алды.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 998

Комментирование запрещено