Путин наградил генерала армии Махмута Гареева орденом Александра Невского / Путин армия генералы Мәхмүт Гәрәевне Александр Невский ордены белән бүләкләде

3657Президент РФ Владимир Путин наградил генерала армии, участника Великой Отечественной войны, президента Академии военных наук Махмута Гареева орденом Александра Невского, сообщает пресс-служба Полпредства РТ в РФ.

Военачальник удостоен высокой награды «за заслуги в укреплении обороноспособности страны и многолетнюю добросовестную работу». Соответствующий указ российский лидер подписал 6 мая 2018 года.

Махмут Гареев является автором более 250 научных и публицистических трудов. Он участвовал в шести локальных войнах и вооруженных конфликтах, в том числе в Египте и Афганистане, был заместителем начальника Генерального штаба.

Пять лет назад, в 90-летний юбилей, Гареев сказал, что если бы ему в 41-м или 42-м году сказали, что ему предстоит дожить до 90 лет, то он бы посмеялся над этими словами, так как это казалось неосуществимым. Однако жизнь сложилась именно так, и он говорит судьбе «спасибо». «Мы не напрасно жили, не напрасно сражались», – сказал генерал.

23 июля Махмут Гареев должен отметить 95-летний юбилей. Полномочным представительством Татарстана к юбилею генерала армии готовится торжественное мероприятие.

«Татар-информ».

* * *

Россия Президенты Владимир Путин армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Хәрби фәннәр академиясе президенты Мәхмүт Гәрәевне Александр Невский ордены белән бүләкләде. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

3657Хәрби түрә югары бүләккә “илнең оборона куәтен ныгытудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен” лаек була. Тиешле указны Россия лидеры 2018 елның 6 маенда имзалады.

Биш ел элек, 90 яшьлек юбилеенда, Гәрәев: «Әгәр дә миңа 1941 яки 1942 елларда 90 яшькә кадәр яшисең, дип әйткән булсалар, бу — мөмкин хәл түгел дип, көлгән булыр идем», — дигән. Әмма язмышына рәхмәтле ул. “Без юкка гына яшәмәдек, юкка гына сугышмадык”, — дигән генерал.

  • Мәхмүт Гәрәев — 250дән артык фәнни һәм публицистик хезмәт авторы. Ул алты локаль сугышта һәм хәрби конфликтларда, шул исәптән Мисырда һәм Әфганстандагы хәрби конфликтта катнашкан. Генераль штаб җитәкчесе урынбасары булган. 

23 июльдә Мәхмүт Гәрәев 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә тиеш. Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге тарафыннан армия генералы юбилеена тантаналы чара әзерләнә.

«Татар-информ».

Просмотров: 1198

Один комментарий

  1. Жаль. Я думал все таки наградят званием Героя России. Ему 23 июля исполняется 95 лет.