Сеть быстрого питания «Тюбетей» выйдет на рынок ОАЭ / «Түбәтәй» тиз туклану челтәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарында тәкъдим ителәчәк

5acc46307e1baФедеральная сеть быстрого питания халяль «Тюбетей» будет представлена на рынке Объединенных Арабских Эмиратов (ОАЭ). Об этом в разговоре с корреспондентом ИА «Татар-информ» сказал директор по развитию компании Руслан Гильмутдинов.

«Достижение этого года —то, что мы выходим на международную арену. Этим летом откроемся в Арабских Эмиратах, а затем очень надеемся войти в Саудовскую Аравию, Оман, Кувейт. Помимо этого, готовим к запуску конвейер по производству полуфабрикатов татарской выпечки. Он однозначно будет в Татарстане, площадка сейчас выбирается», — сказал Гильмутдинов.

Первая татарстанская сеть быстрого питания «Тюбетей» представлена на Международной выставке халяль-индустрии RUSSIA HALAL EXPO. Она проходит в рамках Международного экономического саммита «Россия – Исламский мир: KazanSummit 2018», который стартовал 10 мая в Korston и продлится до 12 мая включительно.

«Татар-информ».

* * *

«Түбәтәй» хәләл тиз туклану федераль челтәре Берләшкән Гарәп Әмирлекләре базарында тәкъдим ителәчәк. Компаниянең үсеш буенча директоры Руслан Гыйльметдинов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта белдерде.

«Халыкара мәйданга чыгуыбыз – 2018 елның зур казанышы. Быелның җәендә Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә филиалыбыз ачылачак, аннары Согуд Гарәбстаны, Оман һәм Кувейт базарына үтеп керергә ниятлибез. Моннан тыш, Татарстанда камыр ризыклары өчен ярымфабрикатлар җитештерү конвейеры сафка басачак. Хәзер аның өчен урын сайлыйбыз», — диде Руслан Гыйльметдинов.

«Түбәтәй» тиз туклану челтәре RUSSIA HALAL EXPO Халыкара хәләл-индустрия күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2018» Халыкара икътисади саммиты кысаларында уза. Саммит 10 майда «Корстон» кунакханә сәүдә-күңел ачу үзәгендә ачылды һәм 12 майга кадәр дәвам итәчәк.

«Татар-информ».

Просмотров: 1123

Комментирование запрещено