В 4-ый раз Бессмертный полк прошел по главной площади Самары, став кульминацией парада Победы / Илебез яраларын онытмыйбыз

8mh4_melcscШествие «Бессмертного полка» объединяет миллионы людей на разных континентах в знак общей победы над фашизмом. В честь 73-й годовщины Великой Победы к акции присоединились десятки стран по всему миру: Китай, Великобритания, Финляндия, Австрия, Германия и страны ближнего зарубежья. В этом году в акции приняли участие более 10 миллионов россиян.

В 4-ый раз Бессмертный полк прошел по главной площади Самары, став кульминацией парада Победы. И это, действительно, был самый волнительный и проникновенный момент торжества 9 мая. Трибуны встречали участников шествия стоя, многие люди — со слезами на глазах.

Во время Второй мировой войны более полумиллиона жителей региона прославили свою Родину боевыми подвигами. 216900 героев не вернулись домой с полей сражений. 233 жителя области были удостоены высшей награды — звания Герой Советского Союза. 36 стали полными кавалерами ордена Славы. Десятки тысяч куйбышевцев, участников Великой Отечественной войны, были награждены правительственными наградами.

В тяжелое военное время жители запасной столицы, преодолевая невероятные трудности, делали всё возможное, чтобы обеспечить фронт боевой техникой. За трудовой подвиг в годы войны были награждены орденами и медалями более 5 тысяч работников промышленности, транспорта и сельского хозяйства и около 240 тысяч человек — медалью «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941 — 1945гг.».

Среди участников шествия «Бессмертного полка» в Самаре и Тольятти – ветераны, школьники, студенты, члены молодежных и всех национально-культурных общественных объединений региона.

В строю «Бессмертного полка» прошли и сотрудники Дома дружбы народов Самарской области. Рауда Шаймарданова на площадь Куйбышева пришла с портретом деда. Миньяр Хабибуллович Хабибуллин (Лутфуллин) — уроженец башкирской деревни Кочкиновка Черниговского района Самарской области. Когда началась война, деду Рауды было 40 лет, он работал в колхозе счетоводом. Призвали на фронт отца большого семейства 6 сентября 1941 года. Шли тяжелые оборонительные бои под Москвой.

8mh4_melcscМиньяр писал любимой Бибигайше о том, что попал в страшное пекло: «Дорогая моя жена, с этой войны я не смогу вернуться – здесь вся земля горит, и вода горит, и металлы горят. Земля переворачивается, грохочет небо… Наших семерых детей оставляю тебе. Будь терпеливой, будь сильной». После тяжелых ранений Миньяр попал в эвакуационный госпиталь, где умер 24 октября 1942 года. Похоронен солдат на кладбище города Выкса Горьковской (Нижегородской) области. Погибли в боях за родину и два других брата Миньяра – Зайнулла Лутфуллин и Минахмет Лутфуллин. Получив одну за другой три похоронки, слегла и уже никогда не оправилась от горя их мать…

В Тольятти «Бессмертный полк» прошел от улицы Юбилейной до Приморского бульвара и Парка Победы. В колонне с портретами своих родителей, тружеников тыла, прошла Эрика Лобанова, председатель тольяттинского филиала «Возрождение» РЦНК «Надежда» («Hoffnung). Генрих Генрихович Гейгенрих в 1942 году был мобилизован в трудовую армию на лесоповал в город Ивдель Свердловской области. Через год и Лидия Александровна Гейгенрих попала в трудармию – работала всю войну на металлургическом заводе в Нижнем Тагиле. Родители Эрики разделили судьбу большинства советских немцев, которые во время Великой Отечественной войны составили основную часть мобилизованных в «трудармии». В августе 1941 года всех людей немецкой национальности сажали в грузовые вагоны и отправляли в Сибирь, на Урал, в Казахстан.

Сотни, миллионы портретов, и столько же судеб ветеранов-героев, тружеников тыла, детей войны… В Самарской области шествие «Бессмертного полка» в этом году собрало около 180 тысяч человек. Это, пожалуй, самый искренний и живой памятник подвигу победителей.

samddn.ru

* * *

Самараның Куйбышев мәй­данында Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган Парад узды. Трибуналарда аны 22 меңгә якын самаралы карады. Иң дәрәҗәле урыннарда, әлбәттә, ветераннар иде. Аларны, мөхтәрәм кунакларны, регион башлыгы Дмитрий Азаров бәйрәм белән котлады. “Бүген без Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Бу — бөек кайгы һәм бөек шатлык көне. Кешелек тарихында үз-үзен аямыйча дөньяны фашизмнан коткарган, Ватаныбызның иреген һәм бәйсезлеген саклап калган совет солдатының батырлыгыннан да зур батырлык юк”, — диде Дмитрий Азаров.

Дмитрий Азаров ветераннарны сәламли.

Дмитрий Азаров ветераннарны сәламли.

Регион башлыгы 2018 елда илебездә истәлекле даталар — Ленинград чылганышын өзүгә, Сталинград һәм Курск сугышларының 75 еллыгы булуын да әйтеп үтте.

“Самара өлкәсе Бөек Җиңү­не якынайтуга зур өлеш кертте. Дүрт елда сугышка ярты миллионнан артык якташыбыз китте, халык ополчениесенә 70 мең кеше керде. 233 кеше — Советлар Союзы Герое, 36 — Дан орденының тулы кавалеры исеменә лаек булдылар”, — дип дәвам итте Дмитрий Азаров. Ул Куйбышев өлкәсенең тыл хезмәткәрләренең дә Бөек Җиңүдә өлеше бәяләп бетергесез булуын әйтеп, Запас башкала фронтны самолетлар, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итүе турында сөйләде. “Сезнең батырлык тирән хөрмәткә лаек. Ул бүген дә безнең рухны ныгыта, кыенлыкларны җиңеп, алга барырга ярдәм итә. Без — Җиңү варислары, сезгә тормышыбыз белән бурычлы”, — дип регион башлыгы ветераннарга мөрәҗәгать итте.

Кызыл байрак 2нче гвардия Командующие, гвардия генерал-майоры, Россия Герое Рөстәм Морадов ветераннарны, хәрбиләрне һәм самаралыларны котлап, 9 Май һәрвакыт безнең иң зур бәйрәм булды һәм булачак, дип белдерде.

Мөхтәрәм кунакларның чыгышыннан соң Парад башланды. Куйбышев мәйданы буйлап Россия һәм Җиңү байраклары астында 27 хәрби расчет, 67 тарихи һәм заманча хәрби техника үтте. Колоннаның башында быел беренче тапкыр Т-34 танкы барды. Тантаналы йөрештә 2нче армия һәм көч куллану структураларының хәрби расчетлары катнашты.

Парад барышында зур экраннан Мәскәүнең Кызыл мәйданда барган хәрби парадтан күренешләр тәкъдим ителде. Турыдан-туры эфирда самаралыларны Бөек Җиңү бәйрәме белән Россия президенты Владимир Путин тәбрикләде. “Бөек Ватан сугышы илебезнең күп гаиләләре тарихында үз эзен калдырды. Миллионнарның го­­мерен кыйган, ничәмә-ни­чә буынның бәхетен урлаган сугыш тәмамланганга 73 ел. Бүген, бу мөһим датаны билгеләп үтеп, сугышта катнашкан, батырларча һәлак булган солдатларны искә алабыз. Бу көннәрдә без күп буын солдатларның ка­һарманлыгы турында сөй­либез, хәрби бурычларын намус белән башкаручыларга, Кораллы Көчләребезнең данлы традицияләрен дәвам иттерүчеләргә, Бөек Ватан сугышы ветераннарына тиңдәшсез батырлыклары өчен рәхмәт һәм горурлык хис­лә­ребезне җиткерәбез”, — диде Пре­зидент.

Эльмира Шершова улы Константин белән.

Эльмира Шершова улы Константин белән.

Хәдичә Гыйниятуллина (алгы планда) Иске Ярмәк авылында яшәгән әтисе Гәрәй Идиятовның һәм аның оныгы Максим (уңда) Яңа Ярмәктә яшәгән бабасы Әхәт Гыйниятуллинның рәсемнәре белән “Үлемсез полк” сафында.

Хәдичә Гыйниятуллина (алгы планда) Иске Ярмәк авылында яшәгән әтисе Гәрәй Идиятовның һәм аның оныгы Максим (уңда) Яңа Ярмәктә яшәгән бабасы Әхәт Гыйниятуллинның рәсемнәре белән “Үлемсез полк” сафында.

Парадны “Үлемсез полк” акциясе тәмамлады. Быел бу йөрешкә 48 мең кеше кушылган иде. Кулларына сугышта катнашкан, һәлак булган, хәбәрсез югалган туганнарының рәсем­нәрен тоткан самаралылар колоннасы күңелләрдә горурлык хисе уятты. Рәсемнәрдә — хәрби формага киенгән япь-яшь егетләр-кызлар, күкрәкләре ор­­ден-медальләр белән тулган апа-абыйлар, йөзләрен җыер­чыклар баскан, чәчләренә чал төшкән әби-бабайлар. Әй­тер­сең лә балалары, оныклары, туганнары арасында ветераннар үзләре дә атлый.

Колоннада татар исемнәре дә күренә. Шершова Эльмира бабасы Газизнур Кәримовның фотосурәтен күтәргән.

- Бабам совет-фин сугышында катнашкан булган. Бөек Ватан сугышы башлануга аны Куйбышевка, яңа гына хәрби хезмәткә алынган яшь сугышчыларны өйрәтергә бил­гелиләр. Ә 1942 елда ул фронтка китә. Бабабыз 2нче Белорус фронтында сугыша, Прибалтиканы, Кенингсбергны фашистлардан азат итүдә катнаша. Яраланып, госпитальдә дә ятарга туры килә аңа. Өйгә Газизнур бабай 1946 елда гына кайта.

Ул бакыйлыкка күчкәндә миңа 11 яшь иде. Аны исән чакта күреп калуыма шатмын. Тик ул бер дә сугыш турында сөйләргә яратмый иде. Балалыгыбыз белән без дә кызыксынмаганбыздыр инде. Ә менә үскән саен бабаларыбызның батырлыгын, Бөек Җиңүнең нинди көч белән бирелгәнен аңлый башлыйсың. Балаларыбызга да бу мирасны тапшырып каласы килә. Шуңа да улыма Газизнур бабай турында белгәннәремне еш сөйлим, аның рәсемен күтәреп, “Үлем­сез полк” ак­циясендә дә катнашабыз, — дип сөйләде милләттәшебез.

Парадтан соң да халык тиз генә өйләренә таралышмады. Балалар мәйданга тезелгән хәрби техника күргәзмәсен чорнап алдылар, солдат боткасы артыннан кыр кухнясына да чират тезелде. Соңрак Куйбышев мәйданында “Җиңү безне уртак хәтер белән гасырларга бергә бәйләде” дип аталган концерт программасы башланды. Ә кич белән Идел өстен бәйрәм салюты яктыртты.

Гомумән, Самара Бөек Җи­ңү бәйрәмен зурлап үткәрде. Урамнарда, паркларда бу кадәр җанлылыкны күптән күргәнем юк иде дисәм дә дөрес булыр, мөгаен. Һәркемнең диярлек күкрәгендә Георгий тасмасы җилферди, кулларында – шарлар, чәчәкләр.Паркларда сугыш чорындагы җырлар яңгырады, әле анда, әле монда “Урра!” дип кычкырган авазлар ишетелде. Бу сугышта катнашкан, сугыш чорында тылда фидакарь хезмәт куйган, сугышның ачысын үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызга хөрмәт һәм дан. Ничә еллар үтсә дә, без аларның батырлыгын, илебезнең яраларын онытмыйбыз һәм онытмаячакбыз.

Алия АРСЛАНОВА.

Юлия РУБЦОВА фотосурәтләре.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1512

Комментирование запрещено