Председатель Совета НКАТ г.о. Сызрань навестил уважаемых мусульман-ветеранов / Ветераннарга кадер-хөрмәт

м-20180508_180425-210 мая Председатель Совета Национально-культурной автономии татар г.о. Сызрань Р.И.Шарафутдинов навестил уважаемых мусульман, ветеранов Великой Отечественной войны.

Почетный ветеран Великой Отечественной войны, активистка НКАТ г.о. Сызрань – Султанова Сягадять Алхабиевна, встретила Ринада Ирфановича как радушная хозяйка.

С любовью и трепетом Сягадять Алхабиевна показала свою домашнюю выставку, где каждый экспонат – это работа, выполненная своими руками. Здесь собраны изделия, приуроченные к многим событиям, праздничным и памятным датам.

Конечно, в этот день Сягадять Алхабиевна не могла не поделиться радостью и гордостью о том, что получила памятный подарок и поздравления от Врио Губернатора Самарской области Д.И. Азарова. А также с большим волнением показала письмо с поздравлениями к празднику от Правительства РФ.

От себя лично и от имени всех татар города Сызрани уважаемая Сягадять Алхабиевна выразила благодарность Главе Администрации г.о. Сызрань Н.М. Лядину.

Во время беседы С.А. Султанова рассказала некоторые факты своей биографии, которые относятся к эпохе военного времени. Так, будучи девушкой 14 лет, в Ленинграде, юная Сягадять рыла окопы. А потом, через некоторое время, попала в разведку.

Еще одним приятным удивлением и радостью в продолжение праздника Дня Победы стало для ветерана поздравление и вручение памятного подарка от Председателя Совета НКАТ.

Затем Ринад Ирфанович продолжил череду визитов.

На этот раз его встречала семья Галиевых. Шагид Закиевич Галиев – очень уважаемый аксакал, ветеран ВОВ, который, несмотря на свой почтенный возраст, посещает мечеть.

«Приятно и очень достойно то, что в гостях с визитом у Шагида Закиевича был в это время представитель татарского общества нашего города, руководитель Сызранского лесничества, Мунир Абдуллович Амиров, которого я был также очень рад видеть, так что у нас получилась очень хорошая компания в честь такого великого праздника!», — отметил Ринад Ирфанович.

Долго общались гости с ветераном, слушали рассказ о том, как начинал воевать он в Венгрии и Белоруссии, связистом, где и получил свои первые боевые награды.

Эта была очень трогательная и приятная встреча, а на память были сделаны фото.

Провожая гостей, Шагид Закиевич сказал о своем желании передать в музей НКАТ военный китель с наградами.

Ринад Ирфанович тепло поблагодарил ветерана.

«Да, время быстротечно, и в этом году нет с нами уважаемого мусульманина, героя Великой Отечественной войны, С.М. Мухаметжанова.

Почтим памятью ушедших, во время войны, в мирное время, тех, кем мы гордимся…»

Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА,
координатор НКАТ г.о. Сызрань.

Официальный сайт НКАТ г.о.Сызрань.

* * *

Җиңү бәйрәме уңаеннан Сыз­ран татарлары милли-мә­дәни автономиясе рәисе Ринад Шәрәфетдинов Бөек Ватан су­гышы ветераннарының һәр­кай­сын өйләренә барып кот­лады.

Сәгадәт Әлхәби кызы СОЛТАНОВА — Сызран татар автономиясенең актив әгъзасы. Ул оешма җитәкчесе Ринад Ирфан улын һәм аның белән бергә килгән кунакларны колач җәеп каршы алды һәм үзенең кул эшләре белән таныштырып үтте. Әлбәттә, Россия президенты, өлкә җитәкчелеге, Сызран шәһәре башлыгы җибәргән котлаулар, күчтәнәчләр турында да әйтми калмады. Шуларга Сызран татар автономиясе бүләге дә өстәлгәч, ветеран тагын да шатланды.

Аннан Сәгадәт Әлхәби кы­зы кунакларны чәй эчәргә ча­кырды. Анда да сүз сугыш афәтләре, ветераннарның хә­зерге тормышы турында барды. Ул үзе 14 яшеннән Ленинград тирәсендә окоплар казыган, шуннан разведкага да киткән. Бүген ул барысына да шөкер итеп, рәхәт тормышта яши.

Шаһид Зәки улы ГАЛИЕВ — Сызранның иң ихтирамлы шәхесләренең берсе. Ул 96 яшендә булуына карамастан, мәчеткә йөри, шәһәр татар автономиясе тормышы белән кызыксына, милли чараларда катнаша. Автономия вәкилләре килгәндә аның өендә тагын бер мөхтәрәм кунак — Сызран урманчылыгы җитәкчесе Мөнир Абдулла улы Әмиров та утыра иде. Кунаклар чәй эчкән арада Шаһид әфәнденең озын гомерендә булган хәлләрне тыңлап, тормыш юлын барладылар.

Шаһид Зәки улы Оренбург өлкәсенең Бакай авылында туып-үскән, Камышлы педучилищесын тәмамлап, хезмәт юлын укытучы булып башлаган. Сугышның беренче көннәреннән үк ул үз ихтыяры белән фронтка җибәрүләрен сорап гариза яза. Тик аны 1943 елда гына Сызранның радиотелеграф курсларында укытып, кечкенә куәтле радиостанциягә эшкә куялар. Ә инде 1944 елда ул фронтка алына. Шаһид Галиев 99 санлы гвардия ди­визиясенең һава-десант бригадасында элемтәче булып хезмәт иткән, Венгрияне һәм Белоруссияне азат итүдә катнашкан. Шуның өчен “II дәрәҗә Ватан сугышы” ордены, “За взятие Вены” медале һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Шаһид әфән­де Кләүле лесхозында эшли, читтән торып Мәскәүнең урманчылык техникумында укып, дип­лом ала, Шенталы леспромхозында баш инженер, Сызран районының Рачейка лесхозында директор булып эшләп, лаек­лы ялга чыга.

Хезмәт ветераны пенсиядә дә тик утырмый, 1991 — 2001 елларда ул Сызран районының сугыш һәм хезмәт ветераннары советы җитәкчесе булып эшли. Сызран районында 25 ел уңышлы эшләве өчен аңа “Сызран районының Мактаулы гражданины” исеме бирелә.

Искиткеч җылы атмосферада үткән очрашу вакытында Шаһид Зәки улы Сызранның милли-мәдәни автономиясе му­зеена медальләре тагылган кителен тапшырырга ния­те булуын белдергәч, Ринад Ирфан улы ветеранга олы рәхмәтләрен белдереп, кулын кысты.

Светлана ЛАВРЕНТЬЕВА.

 «Бердәмлек».

 

Просмотров: 1395

Комментирование запрещено