Уразага әзерләнәбез: мөселманнарны борчыган төп сорауларга Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирә

IMG_9900Мөселманнар өчен иң хәерле һәм рәхмәтле ай – Рамазан ае якынлаша. Быел да ураза җәйгә, көннәрнең озын чагына туры килә. Кемнәргә ураза тоту фарыз, уразалы вакытта ниләр эшләргә ярый һәм ярамый, ифтарларның асылы, фитр һәм нисаб күләмнәре һ.б.лар хакында “Татар-информ”га Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сөйләде.

Төп сораулар

  1. Уразага ничек ният кылырга һәм авыз ачканда нинди дога укырга?
  2. Уразадан кемнәр азат ителә?
  3. Уразаны боза торган гамәлләр нинди?
  4. Уразалы килеш укол кадатырга, кан бирергә ярыймы?
  5. Сәхәр, ифтар фотоларын социаль челтәрләргә элү дөресме?
  6. Уразаны айның башында һәм ахырында өчәр көн генә тоту дөрес гамәлме?
  7. Ифтар ашларында ураза тотмаучылар катнаша аламы?
  8. Фитр һәм нисаб күләмнәре ничек билгеләнә һәм алар кемнәргә бирелә?
  9. Балаларны ничек уразага кертергә?
  10. Мәккә вакыты белән ураза тотарга ярыймы?   

- Рөстәм хәзрәт, уразага керергә ничек әзерләнергә?

– Бисмилләһиррахманир-рахим! Алланың рәхмәте белән Рамазан ае якынлаша. Аллаһы Тәгәлә һәрберебезгә исән-сау булып, шушы уразаланы тотарга насыйп кылсын иде. Еш кына миңа “Уразаны нияек ниятләргә?” дигән сорау бирәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в) безгә хәдис-шәрифләрендә өйрәтеп калдырган, һәрбер гамәл нияттән тора. Ураза якынлашканда “тота аламмы икән, юкмы икән” дип шикләнеп керсәк, бу кеше уразасын тота алмас яки аңа бик кыенга туры килер. Шуңа күрә шушы ният көчле әйбер.

“Йокыга киткәндә ниятләргә ярыймы икән, иртән ниятләргәме икән?” дип тә сораулар бирәләр. “Иртәгә ураза тотам” дип, кич белән йөрәктән ниятләү хата түгел. Дин буенча кешенең эчтә булган нияте җитә. Әмма аны тел белән дә әйтсәк, “Яраббым, синең ризалыгың өчен ураза тотачакмын, тотармын” дип әйтсәк, ниятебез ныклырак була. Ягъни, сәхәр ашап бетергәч,

“Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”.

Татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, Үзеңнең ризалыгың өчен Рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”, дип, уразага ният ителә.

Кояш баегач, ахшам намазы вакытында, “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”, һәм татарча: “Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”, – дип авыз ачыла.

- Ураза тоту кемнәргә мәҗбүри һәм кемнәр моннан азат ителә?

–  Әгәр кеше балигълык яшенә җиткән икән, ул ураза тотарга бурычлы. Кеше балигълык яшенә кайчан җитә? Җенси яктан өлгергәч. Бу – кызларның күрем күрә башлавы, егетләрнең ир буларак җитлегүе. Шул вакыттан егет-кызлар ураза тота башларга тиеш. Уразада “Эшлим, вакытым юк” дигән сылтаулар юк. Әгәр син балигълык яшенә җиткәнсең икән, ураза тоту фарыз. Фарыз ни дигән сүз соң? Фарыз – теге яки бу гамәлне үтәмәсәң, гөнаһ дигән сүз. Без моннан сакланырга, бу гөнаһтан ераграк йөрергә тиеш. Икенчедән Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Уразаны кемгә тотмаса ярый? Кеше сәфәр чыгып, 4-5 көн юлда булса, бу арада уразасын калдырырга рөхсәт ителә. Әмма тотсагыз, хәерлерәк. Чөнки хәзер ураза тотмаска киртәләр юк: машиналарда кондиционер, кунакханәләрдә кондиционер, рәхәт вә җиңеллек. Әгәр калдырасыз икән, бу көннәрне Ураза Гаетеннән соң тотып бетерергә бурычлы. Әмма бөтен ил, дөнья белән бергә уразалы булу җиңелрәк тә, күңеллерәк тә.

–  Бала көтүче яки бәби ашатучы әниләр уразадан азат ителә аламы?

– Бала тапкан яки аны аны ашатучы яшь әни, баласына зыян килә, сөте азая икән, аңа уразаны калдырырга ярый. Шулай ук бала көтүче әниләргә уразаны тотмаска рөхсәт ителә. Әмма бу ураза аның өстендә кала. Һәм ул баласын тапкач, аны күкрәктән аергач, ике елдан соң шушу калган көннәрен тотарга тиеш. Галимнәрнең шундый сүзләре бар. Әни кеше бер-бер артлы бала таба икән, аның өстендә уразалары җыела, ул чакта нишләргә? Ярты ел буе ураза тота алмый бит. Бу вакытта яшь әни бер көн тотмаган уразасы өчен фидия бирсә, ягъни бер мескенне ашатса да ярый. Быел фидия, ягъни бер мохтаҗны ашату күләме – 200 сум.

– Мохтаҗларны ашату дигәннән, безнең җәмгыятьтә шундый күренеш бар. “Нигә әле мин үземне мәҗбүр итеп, ураза тотыйм, көн саен бер мескенне генә ашатам” диләр.

– Кеше сәфәрдә дә түгел, чирләми дә, бала да көтми яки имезми икән, бу кешегә ураза тотмау гөнаһ. Авыру дигәндә, ике төрне искә алырга кирәк. Ягъни кеше салкын тидереп яки грипп белән авырый, бу көннәрдә ураза тота алмый икән, ә савыккач уразага керергә тиеш. Ә менә диабет, ашказаны җәрәхәте кебек авырулар белән чирләсә яки бик карт кеше ураза тота алмый икән, андыйларга ураза тотмыйча, бер фәкыйрьне ашатырга рөхсәт ителә. Фәкыйрьләрне ураза тоткан кеше дә ашата ала, ул изге гамәл, әмма ул уразаны капламый.

–  Сәфәрдәге кеше уразаны калдыра ала дисез. Өеннән ничә чакрым ераклыкка киткәч, кеше сәфәрдә булып санала?

–  Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытыннан ук билгеле сәфәрнең аңлатмасы бар. Алар бит дөяләрдә йөргән, шушы дөядә йөрү өч көнлек сәфәр дип саналган. Галимнәр хәзер өйдән 80-100 чакрымга китүне сәфәр дип саный. Әйтик, Казан-Арча арасы 100 чакрым. Арчага барсак, без сәфәрдә саналабыз. Ә Биектауга гына барсак, ул сәфәр саналмый, һәм бу кеше уразасын калдырырга тиеш түгел. Күрше авылга барганда, “Мин сәфәрдә” дип уразадан качу дөрес түгел. Уразадан курыкмаска кирәк. Ураза вакыты – елның иң кадерле вакыты. Рамазан аенда шайтаннар “отпуск” ала. Уразаның савабы бөтен хата-гөнаһларыбызны кабул итә. Уразаның файдасын табиблар да таный, көне буе ашамый тору организмны чистарта. “Мин эшлим” дигән сылтау табып, уразадан качу да дөрес түгел. Безнең әби-бабайлар кырда урак урганда, эссе җәйдә тоткан уразаны. Без хәзер кондиционерлы кабинетларда утырабыз һәм ураза тотмаска мең төрле сәбәп табабыз.

– Уразаны боза һәм бозмый торган гамәлләр ниндиләр?

–  Диндә минемчә, синеңчә дигән караш юк, без Пәйгамбәребез күрсәткән юл буенча барабыз. Имеш-мимешләр күп йөри, “миңа бер мулла болай дип әйтте”, “бер апа ярый диде” кебек сылтаулар да бар. Иң нык борчыган сорау: уразада авызны чайкарга ярыймы? Пәйгамбәребез әйтә, чайкарга ярый, әмма ул эчкә кермәсен. Ягъни, авыз чайкаганда суны йотарга ярамый. Икенчесе – мунча керергә, душ кабул итәргә ярыймы дигән сораулар еш килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) ураза вакытында үзенә өстән су койган. Хәл җыю өчен душка керергә ярый. Су тәнне дә ял иттерә. Ә менә мунчага кереп, тирләп-пешеп утырырга ярамый. Безнең әби-бабайлар кар базларына төшеп тә хәл җыйган.

Тагын хуҗабикәләрдән еш ишетелә торган сорау шул: ашарга пешергәндә тозын ничек белергә, кабып карарга ярыймы? Бу – макруһ гамәл. Капсаң рөхсәт, әмма ул бик рөхсәт ителми торган рөхсәт. Әгәр бу ситуациядән чыгу юлы юк икән, шул вакытта кабып карарга ярый. Әмма уразалы килеш, ашның тәмен татып карамасаң хәерлерәк.

Яшьләрдән тагын: “Хәзрәт, без яңа өйләнештек, ураза вакытында кулга-кул тотынышырга ярыймы?” дигән сорау килә. Моның гаебе юк. Бары тик уразада җенси мөнәсәбәт, иреннән үбешү рөхсәт ителми.

–  Хәзрәт, ураза вакытында укол кадату, анализ өчен кан бирергә ярыймы?

- Уразада үз-үзеңә авырлык китерә торган эшләр йөкләү – гөнаһ. Әйтик, донор булып кан бирү. Билгеле күләмдә кан биргәч, хәл китә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Уразалы килеш, хәлне ала торган, ягъни, сиңа зыян китерә торган, гадәти булмаган эшләрне эшләү рөхсәт ителми”. Ә менә анализ өчен кан бирүнең зыяны юк. Ул очракта кан аз күләмдә бирелә, бу хәлне алмый. Әгәр ураза вакытында, анализ өчен кан тапшырырга кирәк икән, моны сәбәп итеп, уразага керми калырга ярамый. Уразада хәл кертә, көч бирә торган витамин-уколлар рөхсәт ителми. Ә менә авырып китеп, дару каба алмаган очракта, авыртуны баса торган укол кадату рөхсәт ителә.

–  Күзгә, борынга сала торган дарулар уразаны бозамы?

–  Тамак аша үткән һәр әйбер уразаны боза. Борынга, колакка салган тамчыларны тамак сизә икән, бу уразаны боза дигән сүз. Үзем дә сынап карадым аны, чыннан да ул тамак аша үтә. Күзгә салган дару тамактан үтмәсә, дару салуның гөнаһы юк.

–  Соңгы елларда яшьләр дингә килә башлады, ураза тотучылар да артты. Әмма бу мода гына түгелме? Сәхәрне, ифтарны төрле социаль челтәрләргә кую уразаның савабын бетермиме?

– Һәр нәрсә нияттән тора. Әгәр кемгә дә булса күрсәтү, мактану өчен генә ураза тотасыз икән, бу гамәлегез кабул булмас. Хәзер Аллага шөкер, яшьләрнең дингә килүе күзәтелә. Әгәр алар: “Миннән күреп, башкалар да дингә килсен, фәлән дустым да уразага керсен” дигән ният белән күркәм мисал күрсәтә икән, бу савапны бетерми.

–  “Ураза керер идем, намаз укымыйм” дип икеләнүчеләр бар.

–  Аллаһы Тәгалә безгә биш фарыз әмер иткән. Болар – иманлы булу, ураза тоту, намаз уку, зәкәт бирү, хаҗ кылу. Әгәр берсен үтәп, икенчесен әле үтәмибез икән, беренче үтәгән гамәл өчен савабын, үтәмәгәне өчен гөнаһын алабыз. Әмма намаз укымыйм дип, уразага керүдән куркырга кирәкми. Максат куегыз да, уразада әкренләп намаз кагыйдәләре белән таныша башлагыз. Андый мисаллар, шөкер, бар. Кемдер баштарак җомга намазларына гына йөри, аннары көн саен биш вакыт намазын укый башлый.

–  Бездә тагын шундый инану, тәртип, мода яши. Уразаның беренче өч көнен һәм соңгы өч көнен генә тотучылар да бар.

–  Кеше уразаның башында өч көн тотам дип ниятли һәм шуны тота. Чөнки ул ниятләнгән, әзерләнгән, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмен бирә. Уразаның иң авыр көннәре – беренче өч көне. Чөнки Аллаһы Тәгалә безнең тәнебезне шулай итеп яраткан, шушы өч көндә организм ситуациягә өйрәнә. Су юк, ашау кич белән генә. Кеше организмы шушы өч көндә көйләнә. Өч көн ураза тотып, организм ияләшә генә һәм ул аны тотмый башлый. Шуңа күрә ниятләгәндә, уразаны тулаем тотам дип ниятләргә кирәк. Башында да, уртасында, ахырында да унар көн булсын. Рамазанның беренче ун көне – Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт  көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы  ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере.

–  Сәхәр ашамыйча гына уразага керү дөресме? Кичтән ашап, ният кылып ятсаң, сәхәр вакытында уяну мәҗбүриме?

Уразаның беренче көнендә сәхәр 01.30 сәгатьтә булса, ифтар 19.50дә генә. Бу ара бик озын. “Эшкә барасым бар, йоклыйм әле, кичтән ашап ятам” дип уйлау дөрес, әмма бу материаль дөреслек. Кайвакытта кеше бер тәлинкә аштан да туклана, кайбер вакытта ике-өч тәлинкә ашап та туймый. Бу нәрсә дигән сүз? Бәрәкәт! Сәфәрнең дә шундый бәрәкәте бар. Сәхәр вакытында торып, бер генә йотым су эчеп, ниятләп ятсагыз, бәрәкәте дә, савабы да күбрәк булыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) “сәхәрне йоклап калмагыз” дип кисәткән.

– Ифтар ашларының файдасы нидә? Үзе ураза тотмаган хуҗага аның савабы бармы? Ифтарларда ураза тотмаган кеше катнаша аламы?

–  Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Кем ураза тоткан кешене ашата, аңа нәкъ шундый савабы була” ди. Мәсәлән, без ифтарга 30 кеше чакырдык, аның 20се уразалы икән, шул 20 кеше өчен савабы бара. Калганнары уразасыз булса да, безгә аларны ашаткан өчен рәхмәте языла. Мондый мәҗлесләргә ураза тотмаучыларның килүе гөнаһ түгел. Килсеннәр, дога кылсыннар. Чакырган җиргә сәбәпсез бармый калу – гөнаһ. Ифтарда катнашкан уразасыз кешегә уразага керергә, бәлки, бу мәҗлес сәбәп булыр. Авыз ачтыру – бик изге гамәл.

–  Рамазан аенда туган көн кебек мәҗлесләр үткәрүчеләр бар. Уразалы кешегә ризыклардан өстәл сыгылып торан мондый бәйрәмдә катнашырга ярыймы?

–  Ураза вакытында никах-туй мәҗлесләре, туган көн, искә алу, бәби чәе кебек бәйрәмнәрне уздырырга ярый, тик фәкать ифтардан соң гына. Көндез кунак җыю дөрес гамәл түгел. Шул бәйрәмне уздыручыга гөнаһ, ә анда бармаган уразалы кешегә моның гынаһы булмый. Мондый гөнаһлардан ераграк торсак иде.

–  Халык арасында зур бәхәс уяткан фитр һәм нисаб күләмнәре турында сөйләшик әле. Укучыларыбыздан да: “Каян килгән тәртип бу?”, “Нигә сәдаканың бәясен билгелиләр?” дигән сораулар килә.

- Пәйгамбәребез (с.г.в.), әлбәттә, фитраны сум (рубль) белән бирегез дип әйтмәгән. Әмма аның заманында да сәдаканың күләме булган. Безгә аңлар өчен бу өч литрлы банка күләме. Менә шушы банкага хөрмә җимеше салабыз икән, менә бу – безнең фитр сәдакасы. Без аны шулай итеп бирергә тиеш. Моны җыю — мәчетләр өчен өстәмә йөк. Чөнки аны безгә акчалата китерәләр, без аны җыеп, мәчетнең үз хәҗәтләренә бер тиен дә алмыйча, мескен-фәкыйрьләргә таратырга тиешбез. Әгәр дә үзегезнең тирәдә, ятимнәр, мескен-фәкыйрьләр бар икән, шушы өч литрлы банка белән хөрмәне аларга бирегез. Ашасыннар, бәйрәм итсеннәр. Хөрмә генә түгел, төрле ярмалар да бирергә мөмкин. Фитр сәдәкасын мәчеткә китердең икән, сиңа савабы язылды. “Хәзрәтләр моны нишләтә икән, кая куя икән?” дип уйлау — савапларны азайта. Уйлау да хәтта. Бирдең икән, оныт. Уң кулың белән биргән сәдаканы сул кулың сизәргә тиеш түгел.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) зәкәт күләмен дә сум белән дә, доллар белән дә әйтмәгән. Ул аны алтын белән билгеләгән. Хәзер Үзәк банк валютасы белән исәпләсәк, ул 200 мең сум чыга. Әгәр шулкадәр акча мендәр астында яки банкта ята икән, без шуннан 2,5 процент алып, мескен-ятимнәргә өлеш чыгарырга тиешбез. Бу – алар өлеше, Аллаһы Тәгалә аны сезнең аша биргән. Күпләр сорау бирә миңа: “Хәзрәт, Аллаһы Тәгалә Африкада сусызлыктан, ачлыктан интегүче балаларны күрми микәнни?” диләр. Күрә һәм ул алар өлешен синең аша бирә. “Минем кызыл дипломым бар, мин ул акчаны үзем эшләдем” дип уйлау дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә акыл, күз, колак бирмәсә, кызыл дипломың да, акчаң да булмый. Барысы да Аллаһы Тәгаләдән. Шуңа күрә зәкәтне, фитр сәдәкасын да бирергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Башка вакытта бер изгелеккә – ун изгелек язылса, уразада – җиде йөзгә кадәр” ди.

- Мескен дигәндә, кемне күз алдында тотарга кирәк?

- Яшәренә, ашарына бер нәрсәсе булмаган кеше – фәкыйрь була. Өч көнлек ризыгы булган кеше – мескен санала.

- Фитр сәдәкасын балаларга яки оныкларга бирергә ярыймы?

- Сәдака таратканда, иң беренче әнисенә бирә бездә кеше. Гадәт шундый. Сәдәка мескен кешегә бирелә. Әни кешене мескенгә санап, сәдака бирү – гөнаһ. Чөнки әти-әни, әби-бабай, балаларың һәм оныкларың синең карамагыңда. Әгәр син бай икәнсең, әниеңә сәдака түгел, бүләк бир.

- Кайбер дини гаиләләр, балалары үзләре аңлаганчы ук аларны да уразага кертә. Бу дөрес гамәлме?

– Диндә көчләү юк һәм аны кеше аңына матур сүз-гамәлләр белән сеңдерергә кирәк. Баланы кыйнап, мәҗбүриләп, “ураза тот, намаз укы” дисәк, моның файдасы юк. Баланың йөрәгендә мәхәббәт үстерергә кирәк. Мин – дүрт бала әтисе. Кечкенә балаларымның уразасы нәрсәдә? Ул — көндез кәнфит, туңдырма, шоколад ашаудан тыелу. Аның каравы алар сәхәр һәм ифтарда ни тели, шуны ашыйлар. Әгәр мин балаларымны мәҗбүриләп, уразага нәфрәт уятам икән, аның гөнаһы миңа. Балаларны уразага, намазга, дингә, хикмәт белән китерергә кирәк.

– Рамазан ае башлану белән, эссе җәйдә дә көннәр суыта, яңгырлар ява, уразалы кешеләргә җиңеллек бирә. Бу турыда Коръәндә язылганмы?

– Раббыбыз: “Диндә көчләү юк” ди. Аллаһы Тәгаләнең кешеләргә булган мәхәббәте күренә, ул җиңеллек бирә. Чыннан да, ураза вакытында көннәр утыра һәм мөселманнарга уразаны тоту җиңелрәк була.

– Рөстәм хәзрәт, узган ел уразада хәлсезләнүчеләр күп булу сәбәпле, кайбер хәзрәтләр, безнең җирлектә уразаны Мәккә вакыты белән тоту турында фикерләр әйтте. Бу фикергә карашыгыз нинди? 

– Без озын көннәрдә никадәр күбрәк ураза тотабыз, савабы да шулкадәр. Әгәр кешенең хәле җитми, йә булмаса авырый икән, андыйлар савыкканчы уразаны калдырып тора ала. Мәккә вакыты белән ураза тоту, ягъни көндез сәхәр ашау яки авыз ачу дөрес гамәл булмас. Чөнки Аллаһы Тәгалә Коръәндә сәхәр һәм ифтар вакытларын күрсәткән. Аның гамәлләренә каршы бару дөрес булмас. Безнең җирлектә сәхәрнең дә, ифтарның да үз вакытлары бар.

intertat.tatar

Просмотров: 1200

Комментирование запрещено