9 майда Кошки районында урнашкан Яңа Җүрәй авылында, Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап, «Үлемсез полк» халыкара акциясе үткәрелде. Бу чара — 9 май бәйрәменең тагын бер күркәм традицияләренең берсе.
Акциядә Бөек Ватан сугышы елларының ачысын-төчесен татып, Җиңү көнендә исә шатлык хисләре белән янган, тик кызганычка каршы, инде вафат булган Бөек Ватан сугышы ветераннарының балалалары, оныклары, оныкчыклары (авыл халкы, мәктәп укучылары һәм укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, социаль хезмәт күрсәтүчеләр) катнаштылар. Алар әби-бабайларының фотосурәтләрен күтәреп, әлеге “Үлемсез полк”ка кушылып, Яңа Җүрәй буйлап горур атладылар.
Ил азатлыгы өчен шаһит киткән каһарманнарыбыз бәйрәм көнендә шул рәвешле «сафка басты». Һәр портрет — үзе бер тарих, истәлек. Батырларның даны мәңгелек, күпме сулар акса да, алар турында хатирәләр халык күңеленнән җуелмыйча, буыннан буынга тапшырылып килер.
Акциядә катнашучылар мәңгелек утка чәчәкләр дә куйдылар. Аннан соң авыл Мәдәният йортында матур итеп концерт куелды һәм социаль хезмәткәрләр килгән халыкны тәмле «фронт» боткасы белән сыйладылар.
Концерт бик җылы атмосферада узды. Тамашада Нурия Мирҗаҗанова, Румил Насыйров, Руфина Насыйрова, Лера Леонтьева, Данис Сабирҗанов катнаштылар.
Акция һәм концерт сугыш ветераннарын хөрмәтләү, алар үткән данлы юлларны искә төшерү максатыннан уздаралды. Дан Сезгә, хөрмәтле ветераннар! Безнең арада булмасагыз да, без Сезне хәтерлибез!
Ветераннар бик аз калды,
Кадерләрен белик аларның.
Күргәннәрен тыңлап, язып алыйк,
Тарихларга кертик даннарын.
Өйләренә барыйк үлгәннәрнең,
Толлар хәлен белү — саваплы.
Мендәрләрен рәтлик, чәйләр бирик,
Алар өчен без дә җаваплы.
Сугыштан соң бик күп сулар акты,
73 тапкыр килә безгә яз.
73 тапкыр инде май кояшы
Сибә җиргә җылы, бирә наз!
Яңа Җүрәй авылының данлы батырларын
Горурланып искә алып үттек.
Үлгәннәргә башыбызны иик,
Исәннәрнең кадерен белик!
Руфина НАСЫЙРОВА.
Яңа Җүрәй авылы, Кошки районы.
Просмотров: 1156