Тәмәке төпчеге дә — үзенә бер күрсәткеч

5664d31bbd047052338b4574Сигез дистә ел буена бөек юлбашчыбызның туган көненә багышлап, ил буенча өмәләр уздырылып килде. Яхшы гамәл. Тик менә апрель азагында безнең төбәктә җылы һәм коры көннәр — сирәк була торган хәл. Күпчелеге явым-төшеп, салкын котып җилләре исә.

Быел Самар Җәмигъ мәсҗидендә гыйбадәтханә тирәсендә тәртип урнаштыру өмәсен Җиңү көне алдыннан уздырырга булдылар. Җылы һава. Коры җир. Күңелләрне иркәли торган саба җиле. Зәп-зәңгәр күкне тутырып, кояш балкыды.

Әйтергә кирәк, күңел җырлап торганда эш тә үтемле.

Өмәдә төрле катлам кешеләре хезмәт куйды. Яшьләр дә, урта буын да. Олылар арасында беренчелек Таһир ага Мамышев кулында иде. 91 яшьлек намаз карты. Җир селкетеп, башкаларны дәртләндереп, эшләде.

Һәр өмәдә тырма, капчык, себерке эш кораллары булып килә бирәләр. Берәүләр тырмалый, икенчеләре себерә, өченчеләре чүпне капчыкларга тутыра, дүртенчеләре ул чүп-чарны кирәк җиргә ташып тора.

Быел мин үзем себерке хуҗасы булдым. Һәм, әйтергә кирәк, кызык кына ачыш та ясадым. Самар Җәмигъ мәсҗиденең Стара-Загора урамына чыккан ягында бик матур таш плитәләр җәелгән, аның кырыенда үскән үләннәр арасында меңләгән тәмәке төпчеге ята.

Шул төпчекләрне себергәндә, һич көтмәгәндә, бер нәрсәгә игътибар иттем.

Төпчекләрнең 80 проценты — хатын-кызлар авызыннан калган папирус калдыклары! Димәк, Самарда, ирләргә караганда, асыл затларыбыз төтенне күбрәк яраталар!

Ә социологлар, диктофон тотып, сораштырып йөриләр. Кем күбрәк тәмәке тарта имеш — ир-егетләребезме әллә хатын-кызлармы? Ә социологларга тротуар буйлап йөрергә һәм күзләрен сукмак буендагы үләннәр арасына гына төбәп йөрергә кирәк.

Шулай да өмәдән киткәндә хәдисләрнең берсендә язылган фикер искә килеп төште: “Кем дә кем мәсҗид йортындагы чүпне җыеп түксә, ул кешенең гөнаһлары коелыр».

Амин! Шулай була күрсен.

Төптән уйлап караганда, без адым саен яхшылык эшләп, бертуктаусыз савап җыеп яши алабыз бит. Өмәдә эшләгән кешеләр белән бергә җәннәт бакчаларында хозурланырга язсын.

Шамил БАҺАУТДИН.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 1103

Комментирование запрещено