Барыбызны да “Океан”да Сания апа тәрбияләде

Самараның “Океан” кибетендә иртәнге планерка вакытында (1980 елларда төшерелгән фотосурәт).

Самараның “Океан” кибетендә иртәнге планерка вакытында (1980 елларда төшерелгән фотосурәт).

Самара төбәгенең танылган татар зыялысы Сания Ибраһим кызы Каюмова турында берничә җылы сүз, бүген аның туган көне

Соңгы вакытларда без аның белән, бик еш булмаса да, сәбәбе чыкканда гел очрашып торабыз. Үткән елның маенда 85 яшен тутырган Сания апабыз минем кебек үк татар җәмгыятьләре оештырган мәдәни чараларда катнашырга, үзебезнең үзешчән һәм Казан артистларының концертларын карарга ярата. Менә шундый тамашаларның берсендә без аның белән бергә утырдык. Сания апа кызы Флора ханым белән, гадәттегечә, кочак-кочак роза чәчәкләре алып килгән һәм аларны күңеленә якын җырчыларга сәхнәгә үзе менгереп тапшырырга тырыша.

Тамаша ахырына якынлашканда соңгы чәчәк бәйләм­нәрен Сания апа төбәгебезнең тагын бер танылган шәхесе Хәбил Бикташев белән бер­гәләп халкыбызның яраткан җырчысы Зәйнәп Фәрхет­диновага тапшырды. Шунда Хәбил әфәнде җырчыга моннан утыз ел элек Самарадагы беренче концертында да Сания апа белән бергә роза чәчәкләре бүләк итүләрен искә алды.

Бу кичне без өйгә Сания апалар белән бергә кайттык. Юлда да нәкъ шушы көннәрдә, 1976 елның 30 мартында, үзенең Самараның Ленин проспектындагы махсуслаштырылган яңа “Океан” кибетенең генераль директоры итеп билгеләнүе, аны ачу тантанасында халык депутатларының өлкә советы утырышында башкарма комитет рәисе итеп сайланган Евгений Федорович Муравьевның да катнашуы һәм үзенең те­ләкләрен белдерүе турында сөйләде. Моңа кадәр Сызранда шәһәр партия комитетының беренче секретаре булып эшләгән Евгений Муравьевның соңрак күп еллар өлкә партия комитетын да җитәкләве, ә аңа кадәр, Мәскәүгә алынганчы, өлкәбезнең легендар җитәкчеләренең берсе булган Владимир Павлович Орловның да кичләрен халык­ка белгертмичә генә, “Океан” кибетенә килеп, биредә сәүдәнең ничек оештырылуын үз күзләре белән күреп, тикшереп китү очраклары хакында да исенә төшерде Сания апа.

Владимир Павлович Софья Ильиничнага (Сания Ибраһим кызын ул вакытларда шулай атап йөртәләр иде) “Океан” кибете ассортиментында яңа туңдырылган балыкларның ким дигәндә 14 төрен булдыруны тәэмин итү бурычын куя булган.

Сания апа үзенең Ерак Көнчыгышка, меңнәрчә чакрым арага, кибетенә диңгез һәм океан балыкларын кайтару максатында еш кына озакка сузылган командировкаларга йөрүен дә хәтеренә алды. Сания апа әле дә бәйрәмнәрне туганнарыннан, якыннарыннан еракта үткәрергә туры килгәнлеген онытмый, исендә тота.

Сания Ибраһим кызы Каю­мованың “Океан” кибете директоры булып эшли башлавына быел март аенда 42 ел тулса, аның сәүдә тармагында җитәкчелек итүенә 50 ел чамасыдыр, мөгаен. Алт­мышынчы еллар ахырында аны Гагарин урамындагы яңа зур гастрономның директоры итеп билгелиләр һәм ул аны берничә елда алдынгылар сафына бастыра.

Мин үзем Сания апаны узган гасырның 80нче елларыннан бирле беләм, мөгаен. Без ул чакта шулай ук сәүдә оешмасы җитәкчесе булып эшләгән ирем Шамил белән Красноармейски районында яши идек. Беркөнне Сания апа безнең гаиләбезгә өлкә үзәгенең Спорт сараенда булачак танылган җырчыбыз Әлфия Авзалованың концертына чакыру җибәрде. Мин үземчә бик тә тырышып иң яхшы дигән киемнәремне киенеп барган идем. Сания апаны беренче тапкыр күрүем иде. Ул мине баштан аяк карап чыкты да: “Күлмәгең бу концертка килешми, өстеннән кигән джемперыңны булса да, салыр идең!” — дип әйтеп куймасынмы. Кинәт югалып калдым, югыйсә, затлы панбәрхеттән тегелгән, үзем иң яхшысы дип санаган күлмәгемнән идем бит. Шунда үз алдыма, бу бик тә акыллы, барсын да белүче, аңлаучы хатын, дип уйлап алдым. Ә Сания апабыз үзе шулкадәр итагатьле итеп, «элегантно» киенгән иде. Хәзер дә бу күз алдымда тора. Аның татарларга гына хас озын яшел төстәге күлмәге, өстеннән кигән бәрхет пальтосының сәдәпләре каптырылмаган, ә муенында затлы шарф җилферди. Ире Әнгам абзый да егетләрчә матур иде бу минутларда. Мин шундый тату гаилә белән танышуыма бик шат идем.

Без, авыл җирендә яшәү­челәр, шәһәрдә Спорт сарае кебек гаҗәеп тамаша заллары булуын белми дә идек әле. Миңа ул вакытта бары 35 яшь кенә иде бит.

Ул көнне тамаша залы татар җырын яратучы, Әлфия Авзалованың җырлавына мө­киббән халык белән шыгрым тулы булып, аның бертуктаусыз матур киемнәрен алмаштырып торуын һәм моңлы җырларының әле берсен, әле икенчесен башкаруын тамашачы көчле алкышларга һәм чәчкәләргә күмде. Ә чәчәк бәйләмнәрен иң күп сәхнәгә мендерүчеләрдән, әлбәттә, Сания Ибраһим кызы булгандыр.

Концерт тәмамлангач, Әл­фия Авзалова белән аның төр­кемендәге бөтен артистларны Каюмовлар гаиләсе үз өйләренә чакырып, кунак ит­теләр. Ирем белән миңа да шушы искиткеч табында катнашырга насыйп булган иде. Моңа кадәр шундый тәмле итеп пешерелгән милли ризыкларыбызны бер генә төштә дә ашаганым булмагандыр, мөгаен. Телебезне йотарлык токмачлы шулпаларны, тутырмаларны, гөбәдияләрне, бә­­леш­ләрне, өч­поч­макларны ба­ры Сания апа­быз гына шулай пе­ше­рә белгән­дер.

Районнан гаиләбез белән шәһәргә күчеп килгәч (бу 1984 ел булгандыр), ул мине бер­сүзсез “Океан” кибетенә җаваплы урыннарның берсенә эшкә алды. Ә биредә урнашырга теләүчеләр аз булмагандыр, дип уйлыйм.

Минем кебек авыл җиреннән зур шәһәргә килеп, зур кибеттә эшли башлаган кешегә Сания апаның һәр әйткән сүзе тәрбия чыганагы булып тора иде. Миңа тормышның икенче ягы ачылгандай булды.

Иртән иртүк директорның эш бүлмәсе янында шактый озын чират тезелә, бертуктаусыз телефоннар шалтырый. Тик җитәкчебез эшләрнең барсын да бик тиз хәл итә, шундый тыгыз эш тәртибе булганда да зур кибетнең сәүдә залы да, складлар да, продуктларны фасовкалау цехлары да, һәр хезмәткәр дә аның игътибарыннан читтә калдырылмый иде.

Бер көнне мин эшкә килгәч, ашыкмыйча, салмак кына атлап, озын коридор буйлап эш урыныма таба барам. Ә Сания апа үз кабинетыннан чыккан да мине күзәтеп тора икән.

- Разия Азимҗановна, кая болай ашыгасың? — ди бу миңа.

Шунда мин ничектер югалып калдым, ничек җавап бирергә дә белмим.

- Безнең кибеттә болай атлап йөрмиләр, чабып йөрергә кирәк! — дип, ачуланмый-нитми, тавышын күтәрми генә аның миңа, яшь хезмәткәргә, үзенең үгет-нәсыйхәт бирүен мәңге онытасым юк.

Самараның “Океан” кибетендә иртәнге планерка вакытында (1980 елларда төшерелгән фотосурәт).

Самараның “Океан” кибетендә иртәнге планерка вакытында (1980 елларда төшерелгән фотосурәт).

Бадретдинова

Сания апа Каюмова Самара сәхнәсендә яраткан җырчысы Илсөя Бәдретдиновага бүләкләр тапшыра (апрель, 2018 ел).

“Океан”да эшләүче һәр хезмәткәр турында кайгырту бар иде. Үзебезгә төшке ашны чиратлап әзерли торган идек. Бу очракта артык күп акча да кирәк түгел, һәр кеше һәр почмакка сыенып йөрми иде. Сания апа да бездән читләшми, чираты килеп җиткәч, кичен камыр куеп, төшкә пирожкилар да пешерә, ә инде бәйрәм табыннарына пәрәмәч, бәлеш әзерләүне тулысынча үз өстенә ала иде. Ул беркайчан да тавышын күтәрмичә, һәрберебезгә теге йә бу ризыкны ничек пешерергә кирәклеген өйрәтә. Хәзер без моны мастер-класслар үткәрү дип атыйбыз, ә Сания апа шундый зур дәрәҗәле җитәкче булуына карамастан, моны бер гади эш итеп кенә санаган, күрәсең.

Сания Каюмова кул астында эшләүне үзе бер могҗиза дип атарга кирәктер. Шушы елларда кемнәр генә аның укучылары булмады икән. Шундыйларның берничәсен генә атап китү дә җитәдер. Сәлимә Басыйр кызы Игенбетова-Краснова, Роза Алек­сеевна Петрова (аның татар­ча исеме Разия Абдулла кызы), Фәния Харис кызы Абра­һимова, Роза Хәйрет­динова, Гүзәл Урмакаева, Әл­фия Басыйрова һәм әле тагын башкалар.

Аларның күбесе, “Океан” кибетеннән киткәч тә, үз эш­ләрен ачып җибәрделәр. Роза Алексеевна үзенең атаклы “Океан” (аны башта “Руслан” дип атаганнар иде, ә хәзер анда “Русская охота” рестораны) ресторанын ачса, Сәлимә Басыйр кызының берничә шәхси азык-төлек кибете бар иде. Мин үзем дә Самарада, беренчеләрдән булып, “Татар кухнясы”н ачтым, ә минем “Розалина” шәхси предприятием әле дә эшләп тора.

Сания апаның безгә һәм башкаларга риясыз ярдәм итү­ләре турында сөйләп тә бетерерлек түгел. Бик тә татар җанлы кеше ул. Хәзер дә элеккеге кебек Казаннан артистлар килгәндә, яки Самараның “Ялкынлы яшьлек” ансамбле үзенең яңа концерт программаларын күрсәткәндә, милли газета-журналларыбызның юбилейларын үткәргәндә һәрвакыт ихлас күңелдән зур чәчәк бәйләмнәре, кыйммәтле затлы бүләкләр бүләк итә. Аның Самараның Җәмигъ мәчетен төзегәндә төзү материаллары белән дә, акчалата да ярдәм итүен онытып буламыни?!

Тик ул үзенең башкаларга ярдәм итүен, кемгә нәрсә эшләгәнен беркайчан да санап торырга яратмый. “Барысы да Аллаһы ризалыгы өчен эшләнә”, — ди.

Эш белән беррәттән Сания апа динне дә алып бара. Кайда бер яңа нәрсә ишетсә — догамы, вәгазьме булсын, тизрәк үзенең куен дәфтәренә язып ала да яттан өйрәнергә тотына.

Гомерендә аңа күп югалтулар кичерергә — яшьли әти-әнисе, олыгайган көнендә гомерлек иптәше Әнгам абый, вакытсыз улы Әскар белән хушлашырга туры килде. Карыйм-карыйм да, Сания апаның чиксез сабырлыгына хәйран калам. “Ничек тә сабыр итәргә тырышам, Аллаһы шулай кушкандыр, бер Аңа гына таянам. Кайгыларны таратырга, кыенлыкларны җиңәргә әбием өйрәткән догалар ярдәм итә миңа”, — дип сөйли ул.

Бер көнне шулай Сания апа белән чәйләр эчеп, сөйләшеп утырабыз. Инде олыгаеп баруыбыз турында да сүз булды. Шунда ул тагын әбисен искә алды.

- Мин әле бала гына булганмындырмы, әллә инде бераз зурракмы, миңа ничә яшь булгандыр, белмим. Әбием йорт чардагында төрледән-төрле — мәтрүшкә, чамбыр кебек дару үләннәре, җимешләрдән как (“кагыт”) коеп киптерә торган иде.

- Мин менеп шуларны алып төшим әле дигәч, ул: “Юк, син баскычтан менә алмассың, егылырсың”, - диде дә үзе үрмәләп менеп китте. Ә әбиемә ул чакта 93 яшь иде инде, — дип сөйләгән иде Сания апа.

Без шунда рәхәтләнеп бер­гәләп көлгән идек. Менә нинди була икән ул оныгына карата әбинең мәхәббәте. Нәкъ аның догалары да тормышта терәк булып торалардыр, мөгаен.

Әнгам абый да туганнары каршында үзенең хәләл җефете — Саниясе белән горурлана иде. Ә Сания апа беркайчан да Әнгаменнән алда сүзгә кушылмый, сорасалар гына, җавап бирә иде. Шундый зур мәртәбәле җитәкче булуына карамастан, гаиләдә хатын, әни, әби булып кала алган олуг шәхестән безгә үрнәк алырга гына кала.

Рәхмәт сиңа, Сания апа, барысы, барысы өчен дә!

 

Разия ӘЮПОВА,

Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 733

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>