Сез озаграк эшләргә ризамы?

aafd1892b6ce8b335307d35aa6284d65_500_0_0Илдә яшәүчеләрнең нибары алты проценты пенсиягә соңрак чыгарга риза. “HeadHunter” оешмасы үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә әнә шул ачыкланган. Билгеле булганча, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев якын арада ук пенсия яшен арттыру турында закон проекты әзерләнәчәген әйтте. “Пенсиягә чыгу яшенә бәйле гамәлдәге чикләр бик күптән, узган гасырның утызынчы елларында ук билгеләнгән, ул вакытта уртача гомер озынлыгы 40 яшьне генә тәшкил иткән, – диде ул. – Шуңа күрә, кичекмәстән, әлеге мәсьәләгә бәйле яңа карар кабул итәргә кирәк”. Россиялеләр исә үзгә фикердә. Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы ир-атларны – 60, ә хатын-кызларны 55 яшьтән лаеклы ялга озату иң яхшысы, дип саный. Илдә яшәүче һәр өч кешенең берсе пенсия яшен киметергә дә каршы түгел. Сез озаграк эшләргә ризамы?

Гарифҗан Мөхәммәтшин, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:

– Кеше бала чагыннан эшли башлый, үзенең 55-60 яшькә җитүен дә сизми. Шушы вакыт эчендә аның гаи­лә корасы, балалар үс­те­рә­се, аларны тормышка аяк бастырасы бар. Бездә гомер озынлыгы – 77 яшь ти­рәсе, диләр. Бу – рәсми саннар гына, дөреслеккә туры килми. Мо­ның шулай икән­леген һәркем белә. Кеше 77 яшькә җитә икән, ул бу вакытта актив тормыш итә алмый инде. Авылда эш­ләү­че савымчыны гына алыйк. Иртән 3-4тә торып эшкә бара, авыр хезмәт баш­кара, юньле ял күрми. Аның артыгын эшләргә кө­че калмый. Гомер буе халык белән аралашып яшә­дем, ничек эшл­әгәннәрен, яшәгән­нә­рен күрдем. Кеше эшләр өчен тумый, яшәү өчен туа. Адәм баласы карт­лыгын балаларына кунакка йөреп, театрга, чит илләргә сәфәр кылып үткәрергә тиеш. Ни кызганыч, соңгы елларда депутатларыбыз арасында тормышны белмәүчеләр бар­лыкка килде. Пенсия яшен 80 яшь­кә кадәр арттырырга дисә­ләр дә, алар каршы чыкмаячак.

Иршад Гафаров, профессор, тарих фәннәре кандидаты:

– Пенсия яшен арттыруны хупламыйм. Чөнки аның өчен башта акчаны арттырырга кирәк. Теләгән кеше күпме кирәк эшләсен анысы. Мин үзем педуниверситетта 72 яшькә кадәр укыттым. Вазифам кыскара ди­гәч, рәхмәт әйтеп, китәргә булдым. Дөрес, бераз укыт­кан булыр идем әле. Бүген миңа – 76 яшь. Китап­лар, мәкаләләр язу белән шө­гыльләнәм. Укы­тучы­ларның уртача хезмәт хакы артты, диләр. Моның белән килеш­мим. Ә эш сәгатьләре артты. Авыл җирендә 7-9 мең сум пенсиягә ничек яшәргә була? Коммуналь түләү­ләр­не күтәрмәсеннәр иде. Без­нең акча даруга, ашау-эчүгә китә. Дару эч­мәс өчен, физкультура, бакча эше белән шөгыль­лә­нер­гә тырышам.

Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:

– Пенсиягә чыгу яшен шулай калдырырга кирәк дип саныйм. Хезмәт яшен­дәгеләр күп бездә, тик соң­гы егерме-егерме биш елда халыкны эштән биздереп бетерделәр. Дәүләтнең дө­рес идеология алып бармавыннан бу. Хәзер бө­те­несе югары белем алырга, сәү­дәгәр булырга, тиз арада күп акча эшләргә омтыла. Алай гына була алмый ул. Хөкүмәт җитештерү тар­магын үстерү, авыл хуҗалы­гында эшләү­че­ләргә булышу, эшче­ләрнең дәрәҗәсен үстерү, акчаларын арттыру буенча максатчан эш алып барсын иде.

Рушания Яруллина, китапханәче:

– Миңа пенсиягә чыгарга өч ел калып бара. Пен­сия­гә чыгу яшен арттыруга каршы, ничек бар, шулай калсын. Сау-сәламәт кешегә эшләргә эш юк, урам буйлап тегендә- монда эш соранып йөриләр. 43 яшемдә эш алыштырмакчы идем, урнаша алмадым. “Гафу итегез, команданы яшь­ләрдән туплыйбыз”, – дип кире бордылар. Лаеклы ялга чыккач та, кеше тели икән, эшен дәвам иттерә ала. Минем ирем дә бер айдан тагын эшкә китте. Пенсия акчасы ке­шегә өстәмә керем дә булып тора. Бюджет өлкә­сен­дә эшләүчеләрнең хезмәт хакы болай да аз бит.

Гөлфия Галиева, пенсионер (Саба районы, Тенеки авылы):

– Пенсия яшен арттыруга каршымын. 55 яшем тулуга бер көн дә эшкә бармадым. Без 8не бетергәч үк эшли башладык. Укырга җибә­рә­без дигәч тә, каршы төш­тек. Сугыштан соңгы еллар, әти-әниләр дә картайган иде. Аларга да яр­дәм итәсе килде. Беренче хезмәт хакыма әтигә дә, әнигә дә бишмәт алып кидерттем. Гаиләнең тамагын туйдыру өчен дә күп эшләргә туры килде. 25 ел бер урында эшләгән чак­лар сагындыра, әмма көн саен эшкә чыгып китәсе бер дә килми. Кеше организмы эшли-эшли картая. Лаеклы ялга чыгып, рә­хәтләнеп үз көеңә өй тирә­сендә мәш килеп йөрүгә ни җитә.

Рөстәм Гыйльманов, инженер (Казан):

– Ир кеше буларак, бу яңалыкка бер дә риза түгелмен. Без бит болай да стресска тиз бирешүчән, статистика да ир-атның гомере кыска булуын күрсә­тә. Лаеклы ялга чыгып, пенсия алу­ның рәхәтен күрмичә калырбыз дип куркам. Әмма закон чыкса, эшләми кая барасың? Озын гомерле булам дигән кешегә эш түгел, ял кирәк дип уйлыйм. Ил­дәге яшәү шартлары яхшырса, тиешле медицина ярдә­ме күрсәтелсә, озак та яшәр­без әле. Ә менә хатыным, Ходай сәламәтлекне бирсә, эшлим дип тора.

“Ватаным Татарстан” (№ 65, 12.05.2018).

Просмотров: 1111

Комментирование запрещено