На кладбищах сел Камышла и Давлеткулово прошли традиционные субботники / Камышлылар мәңгелек йортка хөрмәт күрсәттеләр (ФОТОСУРӘТЛӘР)

uGFqeHburkM12 мая на кладбищах сел Камышла и Давлеткулово прошли традиционные субботники.

Огромная работа проделана силами местных жителей и рабочих коллективов. Были вырублены заросли кустарников, собран и вывезен на свалку весь мусор. Выражаем благодарность всем, кто принял активное участие в добром деле.

-IboQ-7MDzwsNlW8NcDRGM uGFqeHburkM Vx9IykZRSbsПресс-служба Администрации м.р.Камышлинский.

* * *

Шимбә көнне, 12 майда, Камышлы авылы зиратында өмә уздырылды.  Йортларында эшләре күп булуга карамастан, вакытлары белән санашмыйча, көрәк, сәнәк, тырма, пычкы, балталар тотып, өмәгә килүчеләр байтак иде. Ел буена җыелган кипкән-корыган үләннәрне тырмаладылар, агачларны кистеләр-турадылар алар.  Авыл хакимияте башлыгы Сафин Заһит Әбделхак улы  җитәкчелек итте.

Бик кирәкле эш башкарылды, билгеле. Зират өсте нурланып, ямьләнеп, яшелләнеп китте. Авылдашларыма зур-зур рәхмәтләремне әйтәсем килә.

Исәннәрнең кадерен белеп, үлгәннәрнең каберен саклап яшәсәк, киләчәк буын безнең яхшы сыйфатларыбызны күңелләренә сеңдерер, Аллаһы теләсә.  Камышлыларның әлеге изге гамәлләре әби-бабалары, ата-аналары һәм якыннары рухларына дога булып барып ирешсен!

Тик менә шунысы аяныч, каберлекләрне чистартырга яки буярга килгән  кешеләр үзләренең бияләйләрен-перчаткаларын, буяудан бушаган савытларын, башка чүп-чарларын эчтә калдыралар. Янәсе зиратта эшләгән, кигән  бияләйләрне өйгә алып кайтырга ярамый. Каян алдыгыз сез бу канунны, каян укыдыгыз? Нинди ырымнарга ышанасыз? Алай икән, димәк өстегезгә киеп килгән киемнәрне дә шунда ук салып, ташлап калдырыргамы?  Кабер өсләрен чистартканнан соң бер дә тырма белән көрәк калмый, ә банка кала.  Зиратта чүп үләннәре дә  җитәрлек. Чиста булсын әле ул, артыгыздан җыеп йөрегез. Зират — авылның көзгесе бит. Буяу савытларын да, помазокларыгызны да  алып китеп, чүплеккә ташлагыз. 

Адәм баласының соңгы йорты – зират. Аның турыннан узган һәр кеше бу дөньяның мәңге түгеллеген исенә төшерә һәм вафат булган әби-бабаларыбыз, туганнарыбыз рухына дога кыла, үзенең кылган гамәлләре турында уйлана. Бүген яшәгән йортыбыз ничек чиста булса, зиратларыбыз да җыештырылган, аның кабер рәшәткәләре буялган, чәчәкләр утыртылган булырга тиеш. Моның савабы да әйтеп бетергесез бит.

Өмәгә килә алмаганнар да, зиратка чыгарга тырышыгыз инде. Каберләрне чистарту, дога укып кайту өчен бер-ике сәгать вакыт җитә. Ә савабы күпме! Кайчак “ничек савап эшләргә?“ дип аптырыйбыз. Ә бу савапны эзләп  йөрисе юк. Әгәр якыннарыгызның каберләре белән беррәттән инде ничә ел чистартылмаган чит каберләрне дә тәртипкә китерсәгез, савабы бермә-бер күп булыр. Дөнья эше беркайчан да бетми ул. Көндәлек мәшәкатькә сылтап, мәрхүм якыннарыбызны онытырга хакыбыз юк безнең.

imageimage2 image3 image4 image5 image6 image7 image8 image9 image10 image11 image12 image13 image14Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Автор фотосурәтләре.

 Камышлы авылы.

 

Просмотров: 1353

Один комментарий

  1. Особая благодарность за предоставление личной техники Алмату Ерниязову, руководителям ГБУ СО «Самаралес» и ООО «Родник» Х.Х. Сытдыкову и И.Н. Халимуллину за предоставление служебной техники.