Илдә яшәүчеләрнең нибары алты проценты пенсиягә соңрак чыгарга риза. “HeadHunter” оешмасы үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә әнә шул ачыкланган. Билгеле булганча, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев якын арада ук пенсия яшен арттыру турында закон проекты әзерләнәчәген әйтте. “Пенсиягә чыгу яшенә бәйле гамәлдәге чикләр бик күптән, узган гасырның утызынчы елларында ук билгеләнгән, ул вакытта уртача гомер озынлыгы 40 яшьне генә тәшкил иткән, – диде ул. – Шуңа күрә, кичекмәстән, әлеге мәсьәләгә бәйле яңа карар кабул итәргә кирәк”. Россиялеләр исә үзгә фикердә. Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы ир-атларны – 60, ә хатын-кызларны 55 яшьтән лаеклы ялга озату иң яхшысы, дип саный. Илдә яшәүче һәр өч кешенең берсе пенсия яшен киметергә дә каршы түгел. Сез озаграк эшләргә ризамы?
Гарифҗан Мөхәммәтшин, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе:
– Кеше бала чагыннан эшли башлый, үзенең 55-60 яшькә җитүен дә сизми. Шушы вакыт эчендә аның гаилә корасы, балалар үстерәсе, аларны тормышка аяк бастырасы бар. Бездә гомер озынлыгы – 77 яшь тирәсе, диләр. Бу – рәсми саннар гына, дөреслеккә туры килми. Моның шулай икәнлеген һәркем белә. Кеше 77 яшькә җитә икән, ул бу вакытта актив тормыш итә алмый инде. Авылда эшләүче савымчыны гына алыйк. Иртән 3-4тә торып эшкә бара, авыр хезмәт башкара, юньле ял күрми. Аның артыгын эшләргә көче калмый. Гомер буе халык белән аралашып яшәдем, ничек эшләгәннәрен, яшәгәннәрен күрдем. Кеше эшләр өчен тумый, яшәү өчен туа. Адәм баласы картлыгын балаларына кунакка йөреп, театрга, чит илләргә сәфәр кылып үткәрергә тиеш. Ни кызганыч, соңгы елларда депутатларыбыз арасында тормышны белмәүчеләр барлыкка килде. Пенсия яшен 80 яшькә кадәр арттырырга дисәләр дә, алар каршы чыкмаячак.
Иршад Гафаров, профессор, тарих фәннәре кандидаты:
– Пенсия яшен арттыруны хупламыйм. Чөнки аның өчен башта акчаны арттырырга кирәк. Теләгән кеше күпме кирәк эшләсен анысы. Мин үзем педуниверситетта 72 яшькә кадәр укыттым. Вазифам кыскара дигәч, рәхмәт әйтеп, китәргә булдым. Дөрес, бераз укыткан булыр идем әле. Бүген миңа – 76 яшь. Китаплар, мәкаләләр язу белән шөгыльләнәм. Укытучыларның уртача хезмәт хакы артты, диләр. Моның белән килешмим. Ә эш сәгатьләре артты. Авыл җирендә 7-9 мең сум пенсиягә ничек яшәргә була? Коммуналь түләүләрне күтәрмәсеннәр иде. Безнең акча даруга, ашау-эчүгә китә. Дару эчмәс өчен, физкультура, бакча эше белән шөгыльләнергә тырышам.
Рөстәм Закиров, Татарстанның халык артисты:
– Пенсиягә чыгу яшен шулай калдырырга кирәк дип саныйм. Хезмәт яшендәгеләр күп бездә, тик соңгы егерме-егерме биш елда халыкны эштән биздереп бетерделәр. Дәүләтнең дөрес идеология алып бармавыннан бу. Хәзер бөтенесе югары белем алырга, сәүдәгәр булырга, тиз арада күп акча эшләргә омтыла. Алай гына була алмый ул. Хөкүмәт җитештерү тармагын үстерү, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә булышу, эшчеләрнең дәрәҗәсен үстерү, акчаларын арттыру буенча максатчан эш алып барсын иде.
Рушания Яруллина, китапханәче:
– Миңа пенсиягә чыгарга өч ел калып бара. Пенсиягә чыгу яшен арттыруга каршы, ничек бар, шулай калсын. Сау-сәламәт кешегә эшләргә эш юк, урам буйлап тегендә- монда эш соранып йөриләр. 43 яшемдә эш алыштырмакчы идем, урнаша алмадым. “Гафу итегез, команданы яшьләрдән туплыйбыз”, – дип кире бордылар. Лаеклы ялга чыккач та, кеше тели икән, эшен дәвам иттерә ала. Минем ирем дә бер айдан тагын эшкә китте. Пенсия акчасы кешегә өстәмә керем дә булып тора. Бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы болай да аз бит.
Гөлфия Галиева, пенсионер (Саба районы, Тенеки авылы):
– Пенсия яшен арттыруга каршымын. 55 яшем тулуга бер көн дә эшкә бармадым. Без 8не бетергәч үк эшли башладык. Укырга җибәрәбез дигәч тә, каршы төштек. Сугыштан соңгы еллар, әти-әниләр дә картайган иде. Аларга да ярдәм итәсе килде. Беренче хезмәт хакыма әтигә дә, әнигә дә бишмәт алып кидерттем. Гаиләнең тамагын туйдыру өчен дә күп эшләргә туры килде. 25 ел бер урында эшләгән чаклар сагындыра, әмма көн саен эшкә чыгып китәсе бер дә килми. Кеше организмы эшли-эшли картая. Лаеклы ялга чыгып, рәхәтләнеп үз көеңә өй тирәсендә мәш килеп йөрүгә ни җитә.
Рөстәм Гыйльманов, инженер (Казан):
– Ир кеше буларак, бу яңалыкка бер дә риза түгелмен. Без бит болай да стресска тиз бирешүчән, статистика да ир-атның гомере кыска булуын күрсәтә. Лаеклы ялга чыгып, пенсия алуның рәхәтен күрмичә калырбыз дип куркам. Әмма закон чыкса, эшләми кая барасың? Озын гомерле булам дигән кешегә эш түгел, ял кирәк дип уйлыйм. Илдәге яшәү шартлары яхшырса, тиешле медицина ярдәме күрсәтелсә, озак та яшәрбез әле. Ә менә хатыным, Ходай сәламәтлекне бирсә, эшлим дип тора.
“Ватаным Татарстан” (№ 65, 12.05.2018).
Просмотров: 1113