Сызрань татарлары Чүпрәле Сабан туена җыена

0119Сызрань татарлары Татарстанның Чүпрәле районында узачак Сабан туена кунакка җыена. Сызрань татарлары милли-мәдәни автономиясе  хәбәр итүенчә, Чүпрәле районы ел саен Сызраньда милли бәйрәмне оештыруда актив катнаша. 

 Быел исә чүпрәлеләр Сызрань татарларын үзенә кунакка чакырган. Бәйрәмгә теләге булган һәр кеше килә ала.

Чүпрәледә Сабан туе быел 16 июньгә билгеләнгән. Сызраньда милли бәйрәм уздыру датасы әлегә төгәл билгеле түгел.  Кайбер мәгълүматлар буенча, ул футбол буенча Дөнья чемпионаты тәмамланганнан соң үткәреләчәк.

Просмотров: 1045

Комментирование запрещено