Сез озаграк эшләргә ризамы?

aafd1892b6ce8b335307d35aa6284d65_500_0_0Илдә яшәүчеләрнең нибары алты проценты пенсиягә соңрак чыгарга риза. “HeadHunter” оешмасы үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә әнә шул ачыкланган. Билгеле булганча, Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев якын арада ук пенсия яшен арттыру турында закон проекты әзерләнәчәген әйтте. “Пенсиягә чыгу яшенә бәйле гамәлдәге чикләр бик күптән, узган гасырның утызынчы елларында ук билгеләнгән, ул вакытта уртача гомер озынлыгы 40 яшьне генә тәшкил иткән, – диде ул. – Шуңа күрә, кичекмәстән, әлеге мәсьәләгә бәйле яңа карар кабул итәргә кирәк”. Россиялеләр исә үзгә фикердә. Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан артыгы ир-атларны – 60, ә хатын-кызларны 55 яшьтән лаеклы ялга озату иң яхшысы, дип саный. Илдә яшәүче һәр өч кешенең берсе пенсия яшен киметергә дә каршы түгел. Сез озаграк эшләргә ризамы? Читать полностью