Без бәхетле, чөнки пар канатлы

Гимрановы (1)Шенталы районының Де­нис авылында бер-берсен кайгыртып, яратышып яшәү­че, тату, үрнәк булырдай гаиләләр шактый. Марат һәм Лилия Гыймрановлар нәкъ шундыйлардан. Аларга бала­лары гына түгел, тирә-юнь­дәгеләр дә сокланып ка­рый, хөрмәт итә.

Гаилә корып яши башлау­ларына унөч ел тулса да, Марат белән Лилия беренче күрешүләрен бүгенгедәй хәтерлиләр. Егет булачак хатыны белән Шенталыда, Лилия дус кызы Лерага кунакка кайткач, таныша. Яшьләр бер күрүдә бер-берсенә гашыйк булалар һәм Марат берничә көннән сөйгәненә кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Лилия ике дә уйламый, ризалаша.

- Туй төшәр көнне кырык градус суык иде. Ә Лилия Пох­вистнево районының Гали авылында яши. Машиналарны көч-хәл белән кабызып, иртәнге биштә юлга чыктык. Менә шулай бераз җәфаланып булса да, әнкәйгә килен, үземә тормыш иптәше алып кайттым, — дип елмая Марат әфәнде. — Тимерне кайнар килеш сугарга кирәк шул. Ә хәзерге яшьләр бишәр ел очрашып йөриләр дә аерылалар. Бер-береңне ярату көчле булса, тормыш корып яши башлагач, аның уты көчәя генә бара.

Бу гаиләдә берсеннән-бер­се акыллы, тәртипле өч ба­ла — Илназ, Руфинә, Илшат үсеп киләләр. Аларны тәрбия­ләшергә әбиләре Таһирә апа да ярдәм итә. “Әнкәйнең без­нең белән яшәвенә бик шатбыз. Ул балаларыбызны тәр­бияләшә, кирәк чакта акыллы киңәшләрен бирә. Маратым электрик, үзем социаль хезмәткәр булып эшлим, өйгә соң гына кайтып кергән чаклар еш була. Өйгә кайткач та, йорт эшләрен, терлекләрне карыйсы бар бит әле. Әнкәй балаларыбызны карап, ашарга пешереп тора. Аллаһының зур рәхмәтләре яусын аңа”, — дип сөйли Лилия ханым.

Таһирә апаның тормышы катлаулы булган. “Ирем Әхәт кинәт кенә бакыйлыкка күчкәч, берсеннән-берсе кечкенә биш бала белән тол калдым. Бик тә авыр булды. Өй төзергә дип бура бураткан гына идек, ул йортта басып калды. Бер тиен акча юк. Әле дә төннәрен уянып, өй төзеп керү, тормыш алып бару мәшәкатьләрен искә алам.

Таһирә апа, Марат һәм Лилия Гыймрановлар балалары белән.

Таһирә апа, Марат һәм Лилия Гыймрановлар балалары белән.

Социаль хезмәткәр булып эшкә урнашып, кулга акча керә башлагач кына, тормыш бераз алга китте. Балалар да үсеп, ярдәм итә башладылар. Аллаһыга шөкер, аларны да башлы-күзле иттем. Мин бик бәхетле ана, — дип шатлыгы белән уртаклаша ул. Бүген Таһирә апа балаларына, онык­ларына хәер-дога укып, илгә-көнгә тынычлык теләп, шөкерана кылып, тормыш йомгагын сүтә. Марат белән Лилиянең дә җаннары тыныч. Чөнки алар үзләре теләгәнчә гаилә корганнар һәм шуннан канәгать калып, туганнары белән аралашып, матур тормышта гомер кичерәләр. Бу искиткеч гаиләдә булып, эчкерсез тыйнак кешеләр белән сөйләшеп утыруы — үзе бер бәйрәм. Аларның бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтләренә, ягымлы карашларына сокланмый мөмкин түгел. “Пар канатлы булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәгәнгә тормышыбыз да ямьле”, — дип гаилә бәхете сере белән уртак­лаштылар Марат һәм Лилия Гыймрановлар.

Нурсинә ХӘКИМОВА.

 «Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1192

Один комментарий

  1. Матурлар ,алмалар кебек