«Штаб» татар Москвы пригласил актера Фаниса Зиганшина на встречу с татарами мегаполиса / Камал театры артисты Фәнис Җиһанша Мәскәү татарлары белән очрашты (ВИДЕО)

1526309319_9e72c6b73f4c279d63b3bad42a419e1cПо приглашению «Штаба» татар Москвы актер театра и кино Фанис Зиганшин (Фанис Жиханша) посетил Москву и встретился с татарами мегаполиса. Визит актера легендарного театра им. Камала, заслуженного артиста РТ носил культурно-просветительский характер. Как отметил лидер «Штаба» татар Москвы Рустэм Ямалеев, мероприятие было организовано с целью активизации и мобилизации московских татар по вопросам сохранения родного языка, культуры, традиций.

В первую очередь актер Зиганшин посетил татарскую школу №1186 им. Джалиля и встретился с учениками учебного заведения. Гостя встретила директор школы, заслуженная артистка Татарстана Роза Хабибуллина-Шакирова. «Меня даже удивило, что они прекрасно владеют татарским языком и информированы о духовно-культурных ценностях татарского народа. Это результат кропотливой работы коллектива школы под руководством Розы Шакировой. Если бы можно было вернуться в прошлое, то я бы пришел учиться именно в эту школу», — сказал актер.

1526309319_9e72c6b73f4c279d63b3bad42a419e1c

После школы Зиганшин встретился с молодежью в «Штабе» татар Москвы и провел мастер-класс по ораторскому искусству. В мероприятии приняли участие более 70 человек. В первую очередь Зиганшин рассказал историю театра им. Камала, поднял вопрос развития татарского кино и затронул проблему сохранения татарского языка. Также молодежь подняла вопрос открытия татарского театра в Москве.

«Штаб» татар Москвы является примером сохранения нашего родного языка. Как я понял, «Штаб» — это очаг татарской жизни, культуры в Москве. Многие актеры нашего театра были в этом чудесном месте. Всех вас ждем на наши спектакли в Москве во время гастролей в январе 2019 года», — отметил Зиганшин.

business-gazeta.ru

* * *

Театр һәм кино артисты Фәнис Җиһанша катнашында Мәскәү татарлары “Штабы”нда “Хуҗа Насретдин Мәскәүдә” кичәсе, ораторлык осталыгыннан мастер-класс һәм Муса Җәлил исемендәге 1186 татар мәктәбендә очрашу уздырылды. Бу хакта Мәскәү татарлары  “Штабы”ның матбугат үзәге хәбәр итә. 

Данлыклы Камал театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншаның Мәскәүдә иҗади сәфәре татар “Штабы” чакыруы белән оештырылды. “Штаб” лидеры Рөстәм Ямалеев сүзләренчә, артист катнашындагы чаралар Мәскәү татарларын туган телне саклау мәсьәләсендә уяту, активлаштыру максатында үткәрелде.

Беренче чиратта Фәнис Җиһанша 1186 мәктәп укучылары белән очрашты. Казан кунагын мәктәп мөдире Роза Шакирова-Хәбибуллина каршылады һәм мәктәп музейлары, белем йортының 20 еллык тарихы белән таныштырды. Шуннан соң Фәнис Җиһанша мәктәп укучыларына ораторлык осталыгыннан мастер-класс уздырды. Популяр артист балаларны дөрес сөйләм һәм чыгыш әзерләү серләренә төшендерде. Укучыларны бигрәк тә имтиханнан вакытында белгән мәгълүматларны онытмау, укытучы алдында каушап калмау проблемасы кызыксындырды.

Шулай ук Фәнис Җиһанша яшүсмерләр арасында туган телне саклау проблемасын әйтеп узды. Актер балаларны үзара татарча аралашырга, әти-әниләре белән туган телдә сөйләшергә чакырды.

“Әти-әниең сиңа русча дәшсә, син, татарча җавап биреп, аларны шакккатыр”, — диде актер Фәнис Җиһанша.

Мәктәптә очрашу Фәнис Җиһанша башкаруында Кол Шәриф монологы белән тәмамланды. Ахырда актер мәктәп һәм аның укучыларына соклануын белдерде. Аның сүзләренчә, татар ата-аналары балаларын 1186 мәктәпкә укырга күбрәк китерергә тиеш.

«Балаларның татар телен белүләре, ислам дине кыйммәтләрен аңлаулары шатландырды. Бу – Роза Шакирова җитәкчелегендәге укытучылар коллективның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Балачагыма кайта алсам, мин, һишчиксез, бу мәктәптә укыр идем”, — диде Фәнис Җиһанша.

Алга таба Фәнис Җиһанша татар “Штабы”нда яшьләр белән очрашу вакытында шулай ук ораторлык осталыгыннан мастер-класс үткәрде. Очрашуда 70ләп кеше катнашты. Беренче чиратта Фәнис Җиһанша данлыклы Камал театры тарихы белән таныштырды, татар киносы үсешенә тукталды һәм татар телен саклау проблемасын әйтеп китте. Шулай ук Мәскәү татар яшьләре башкалада татар театрын булдыру мәсьәләсен күтәрде.

“Мәскәүдә татар «Штабы» туган телне саклау үзәге булып тора. Минем аңлавымча, “Штаб” – Мәскәүдә татар теле, мәдәнияте һәм тормышы үзәге. Театрыбыз актерларының да биредә булганы бар. 2019 елның гыйнварында Камал театрының Мәскәүдә гастроле узачак. Барыгызны да безнең тамашаларга көтеп калабыз”, — диде Фәнис Җиһанша.

Кичә “Туган тел” җырын башкару белән тәмамланды.

«Татар-информ».

Просмотров: 868

Комментирование запрещено