Готовность гостиницы «Кул Гали» в Болгаре составила более 90 процентов / Болгардагы «Кол Гали» кунакханәсенең әзерлеге 93 процент тәшкил итә

50-02Готовность нового гостиничного комплекса «Кул Гали» в Болгаре, который является аналогом исторической Белой палаты в городе Болгар ХIV века, составила 93 процента, рассказал ИА «Татар-информ» источник, знакомый с ходом работ.

На сегодняшний день там ведутся отделочные работы и благоустройство территории. Строительство гостиничного комплекса в Болгаре генподрядчиком ООО «Грань» было начато в 2015 году. Помимо самой гостиницы он будет включать в себя ресторанный и банный комплексы, а также подземную парковку на 128 мест.

В гостинице 151 номер. 

В январе Государственный советник Республики Татарстан Минтимер Шаймиев заявлял, что гостиничный комплекс «Кул Гали» планируют сдать в середине 2018 года. По окончании строительных работ ГКУ «ГИСУ РТ» сдаст комплекс Минземимуществу РТ, который в качестве собственника создает управляющую компанию или другую форму хозяйствования.

«Татар-информ».

* * *

Болгардагы «Кол Гали» кунакханә комплексының әзерлеге 93 процент тәшкил итә. Әлеге кунакханә ХIV йөз Болгар шәһәрендәге тарихи Ак пулатның тиңдәше булып тора, дип хәбәр итте «Татар-информ» агентлыгына эшләрнең барышы белән таныш булган чыганак.

Бүгенге көндә объектта бизәкләү эшләре алып барыла, территориясе тәртипкә китерелә. Болгардагы кунакханә комплексын төзү эшләре «Грань» ҖЧҖ генераль подрядчысы тарафыннан 2015 елда башланган иде. Кунакханәнең үзеннән тыш, ул ресторан һәм мунча комплексларын, шулай ук 128 урынга исәпләнгән җир асты парковкасын үз эченә алачак. Кунакханәдә барлыгы 151 номер бар.

Гыйнвар аенда Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев объектны 2018 елның уртасында файдалануга тапшыру күздә тотыла дип белдергән иде. Төзелеш эшләре тәмамланганнан соң, «ТР Баш төзелеш-инвестиция идарәсе» дәүләт казна учреждениесе комплексны ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына тапшырачак.  

«Татар-информ».

Просмотров: 959

Один комментарий

  1. Очень красивое здание!)))