Иң хәерлесе – мохтаҗларга бирү

image4Ниндидер гаиләләр бик җитешле генә яши, ә кайсылары балаларына уенчык та алып бирә алмый. Сабый чагымда минем дә уенчыклар белән  уйнысым килде, әмма әти-әнием аларны сатып ала алмадылар шул.  Ишле гаиләбез көч-хәл белән очын-очка ялгап яшәде. Исемдә, әни аптырап, кәгазьдән курчак ясап бирде, тегүче буларак,  шушы «курчагыма» киемнәр дә тегеп кидерде.


Балаларыма, оныкларыма төрле уенчыклар алырга тырыштым, рәхәтләнеп уйнап үстеләр, шөкер.  Инде кызымның кызына — оныгыма 12 яшь тулды. Хәзер өемдә уенчыклар бик күп, үзләре белән уйнаучы юк, ыргытырга кызганам, алар өр-яңа сыман. Аннан балалар өчен менә дигән, берничә тапкыр гына киелгән аяк киемнәре дә бар иде. Барсын да җыеп, «Елмаю» дип аталган Камышлы авылының балалар бакчасына бүләк итәргә булдым. Тәрбияче Алия Сәйфулловна Яриева бүләкләремне бик теләп кабул итте.

imageimage3 image4 image6 image5

Аунап йөрмәсен, шкаф тутырып тормасын дип кирәксезгә чыккан уенчык, кием-салымнарны яндыручылар бар. Минемчә, әгәр барыбыз да хәлле тормышта яшәсәк, арабызда мохтаҗ, фәкыйрьләр булмаса, шулай итәргә дә ярар иде, бәлки. Әмма фәкыйрьләр, чын мохтаҗ кешеләр күп. Кемгәдер кирәк була торып, әйбер яндыру мантыйкка сыешлы гамәл түгелдер. Иң хәерлесе – аларны мохтаҗларга бирү.

Бәлки башкаларда да шундый кулланышта булган, әмма тузмаган уенчыклар, берничә тапкыр гына киелгән кием-салымнар бардыр? Әйдәгез мохтаҗларга ярдәм итик!

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

 

 

Просмотров: 986

Комментирование запрещено